Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Физтех мәктәбе вәкиле белән очрашуда 16.05.2024
Кичә безнең гимназиянең 9 нчы ,10 нчы В,11 нче В сыйныф укучылары Долгопрудный шәһәренең Физтех мәктәбе вәкиле Идрисов А Р. белән очрашуда булдылар.Укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Шәһәребезнең лаеклы кешеләре 13.05.2024
Җиңү көне уңаеннан, безнең гимназиябез укучылары тыл ветераннарын, шәһәребезнең лаеклы кешеләре Гимранов Наил Мухаметдинович, Лебедева Зинаида Федоровна, Тимербаева Фәүзия Тимергалиевна, Никитина Прасковья Александровна һәм Глухов Михаил Ивановичны котлап кайттылар. Аларга исәнлек-саулык,озын гомер теләделәр.Тагын озак еллар безгә үрнәк булуларын теләделәр.
-
Җиңү парадында 09.05.2024
Безнең гимназиябезнең егетләре Җиңү парадында чыгыш ясадылар. Алар югары дәрәҗәдә әзерлек, чыдамлык һәм үрнәк күрсәттеләр.
-
Җиңү Парадында, күмәк биюдә 08.05.2024
Безнең 7 нче сыйныф укучылары - Җиңү Парадында, шәһәребез укучылары белән бергә, күмәк биюдә катнаштылар. Дөньялар тыныч-күк йөзе аяз булсын. Батыр бабаларыбызның, әбиләребезнең батырлыгы беркайчан да онытылмасын.
-
"Форпост" 27.04.2024
27 нче апрель көнне "Форпост" яшьләр формированиеләре спартакиадасы узды.Безнең гимназия командасы лаеклы 1 нче урынны яулады.Молодцы.,Котлыйбыз.Киләчәктә уңышлар телибез.
-
"Колесо безопасности - 2024" 25.04.2024
25 нче апрель көнне яшь инспекторларның "Колесо безопасности - 2024" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды Анда безнең гимназиянең 5нче А сыйныф укучылары катнашты. Балалар бик яхшы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләрне көтәбез!
-
Технология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасы 23.04.2024
14 нче - 20 нче апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә технология фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада 10 нчы сыйныф укучысы Шафиков Кәрим призер булды (җитәкчесе Мурзаханов М.А.)
Молодец Кәрим, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. -
Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы 20.04.2024
13-18 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада безнең укучылар да актив катнашты. Йомгаклау этабына үтү өчен, безнең укучылар алдагы өч этапта җиңү яуладылар. Гамируллин-җиңүче.
Хазипова белән Шахиева -призер булдылар. Физик тәрбия укытучылары (Булатов И.Ф. һәм Махъянова Г.Г.) Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. -
«Аҗаган 2024» 19.04.2024
Безнең гимназиядә «Аҗаган 2024» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды. Безнең гимназия отряды лаеклы 1 нче урын яулады. Молодцы балалар.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары 18.04.2024
Безнең гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары Факил Сафин, Набирә Гыймматдинова, Фоат Садриев, Рәсимә Набиуллина, Альбина Муртазина белән очрашу узды. Язучылар мәктәп укучылары белән җанлы аралаштылар. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреп җанлы аралашу үткәрделәр. Кунаклар мәктәп музее белән дә таныштылар. Әлеге очрашу тәэсиратлары барыбызның күңелендә дә озак сакланыр дип өметләнәбез. 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат Фоат Садриев иҗаты буенча фәнни эш язган иде.Һәм аның язучыдан: Әсәрләрдә прототиплар кем? Вакыйгалар тормыштан алынганмы? - дигән сорауларга җавапны беләсе килгән иде. Бүген әлеге сорауларга җавапны ул язучының үзеннән алды.