Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1274 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ЮИД конкурсы 16.04.2025
«Ковёр»яшьләр инициативалары үзәгендә ЮИД командалары арасында агитбригадалар конкурсы узды,анда безнең 5г сыйныф укучылары катнашты.
Конкурс нәтиҗәләрен көтәбез. -
"ЭкоЯз" айлыгы кысаларында 14.04.2025
"ЭкоЯз" айлыгы кысаларында, безнең гимназия укытучылары, югары сыйныф укучылары территорияне җыештырырга чыктылар. Алар бергәләшеп гимназия территориясен узган елгы яфраклардан, корыган ботаклардан арындырдылар.
-
12 апрель, космонавтика көне 12.04.2025
Бүген 12 апрель көнне 1961 елны – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
-
"Музей эше" компетенциясендә җиңүче 10.04.2025
9 апрель көнне Казан шәһәрендә Абилимпикс дип исемләнгән Россия Профессионал осталык чемпионатының региональ этабы уздырылды. Мәктәп укучылары арасында 2нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Валиева Рузилә көч сынашты. Рузилә мәктәп музее җитәкчесе Шәймөхәммәтова Ф. М. белән әлеге бәйгегә әзерлек максатында шәһәр комплекслы музеенда булдылар. Музей хезмәткәре Миндубаева Гүзәл Сирень кызы экспонатлар сакланышы, музей документлары тутыру үрнәкләре белән таныштырды.Яхшы әзерлек, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе куанычлы. Рузилә "Музей эше" компетенциясендә җиңүче булды.
-
Гимназия территориясендә субботник 05.04.2025
Бүген, 5 апрельдә Гимназия территориясендә субботник узды, анда укучылар һәм укытучылар катнашты. Укучылар актив рәвештә чүп-чарны җыйдылар һәм спорт мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр. Бүгенге субботникта катнашкан барлык хезмәттәшләргә һәм укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!
-
II Республика шахмат турнирлары 24.03.2025
24 мартта Байлар Сабасында 2016 елгы һәм 2015 елгы малайлар һәм кызлар арасында II Республика шахмат турнирлары узды. Бу турнир РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Минниханович Минниханов хөрмәтенә оештырылды. Командалы ярышта 16 команда катнашты. Җиңүне Түбән Кама командасы яулады. Җиңүчеләр составында уйнаучылар:
1) Шакиров Айдар (2ТГ, 3д)
2) Бикбов Самат (2ТГ, 2а)
3) Фролова Алина (7нче мәктәп)
4) Нуииева Амина ("Адымнар") -
Әлифба бәйрәме. 10.03.2025
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә Әлифба бәйрәме узды. Тирән эчтәлекле программа, берсеннән-берсе матур чыгышлар, зәвыклы итеп бизәлгән сәхнә-болар барысы да кичәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын дәлилли. Бәйрәмнең төп хуҗалары-1нче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары, чакырылган кунаклар, әти-әниләр бик канәгать калдылар.
-
Участие в "lll Открытой педагогической мастерской НГПУ" 27.02.2025
Психолого-педагогический класс МБОУ "Гимназии №2" имени Баки Урманче принял участие в "lll Открытой педагогической мастерской НГПУ" для классов психолого-педагогической направленности. Участие было организовано в формате видеоконференции.
-
Парламент дәресенең кунагы 24.02.2025
21 февраль көнне гимназиядә парламент дәресләре узды. Быел парламент дәресләре Ватанга хезмәт итүгә багышланды. Дәрес барышында 10 А сыйныфы укучылары Боек Ватан сугышы һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциясендә катнашучы батырлар, үзләренең бабалары, туганнары турында чыгыш ясадылар, презентация , видеороликлар белән таныштырдылар. Парламент дәресенең кунагы- Мусифуллин Наиль Шәкур улы шәһәр Советы депутатларының эшчәнлеге белән таныштырды, балалар белән бик эчтәлекле, җылы энгәмә үткәрде.
-
"Татар телем-туган телем" 20.02.2025
20 нче февраль көнне Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә "Татар телем-туган телем" исемле Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби чара узды. Чарада шәһәребезнең мәртәбәле шәхесләре, язучылары чакырылган иде . Чараның төп максаты: укучыларда ана теленә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү.