Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
9декабрь — Ватан Геройлары көне. 09.12.2022

9декабрь — Ватан Геройлары көне. Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында максатында махсус көн билгеләнә. 2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге көнне шәһәребезнең Ватан Геройларын искә алу максатыннан, тарих фәне укытучысы Шакирова Э.К. 10 В сыйныфында тарих дәресен Батырлар аллеясында һәм мәңгеле ут яныда алып барды. -
Мәгариф хезмәткәрләре Спортакиадасы 08.12.2022

8 декабрь көнне безнең укытучыларыбыз 6 нчы мәктәп базасында үткәрелгән Мәгариф хезмәткәрләре Спортакиадасы кысаларында, мәгариф оешмалары командалары арасында шахмат турнирында катнаштылар һәм 3 урын яуладылар. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашуда 07.12.2022

11 нче А сыйныф укучылары КФУның Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашуда булып кайттылар. Үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
"Кама таңнарының сүнмәс яктысы" 06.12.2022

Халыклар дуслыгы йортында "Кама таңнарының сүнмәс яктысы" дигән проект кысаларында «Мәйдан» журналы hәм « Көмеш кыңгырау» гәҗитенең баш редакторлары белән очрашу узды. Әлеге чарада гимназия укучылары-Р.Вэлиев премиясе җинүчеләре Уразайкина Диана 4 нче А сыйныфы, Бикбова Диләрә 4 нче А сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Хакимова Л. Х.), Шәрифуллин Данир 5 нче Г сыйныфы(укытучысы Мухаметьянова Ч. М. ) hәм Мингазов Салават 5 нче В сыйныфы (укытучысы Мухамедшина Р. И.) истәлекле буләк hэм мактау грамотасы белән буләкләнде. Молодцы. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
КИУ психология факультеты студентлары белән очрашулар 05.12.2022

Психолого-педагогик 10 нчы А сыйныфында, В. Г Тимирясов исемендәге КИУ филиалының психология факультеты студентлары белән очрашулар узды. Студентлар безнең өлкән сыйныф укучыларына үзләренең уку йорты турында сөйләделәр һәм берничә кызыклы дәрес үткәрделәр.
-
КФУның Алабуга институты вәкилләре 03.12.2022

11 нче А сыйныф укучылары КФУның Алабуга институты вәкилләре белән 27 мәктәптә очрашуда булып кайттылар. Үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
"Ел укытучысы-2022" 02.12.2022

1 нче декабрь көнне "Ел укытучысы-2022" конкурсының 2 этабы үтте.Конкурсантлар ачык дәрес күрсәттеләр. Безнең гимназиябезнең данын Хайброва Г. Р яклый. Эчтәлекле, мавыктыргыч дәрес өчен бик зур рәхмәт. Нәтиҗәләрне көтәбез. Алдагы этапларда уңышлар телибез.
-
Ханов Фирдәвес Гайнетҗан улы белән очрашу 01.12.2022

1 нче декабрь көнне, безнең гимназиябез укучылары шәһәребезнең мөхтәрәм шәхесе, Тубән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Ханов Фирдәвес Гайнетҗан улы белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
"Мәктәп экопатруле" 30.11.2022

Бүген, 30 нчы ноябрь көнне, башкалабыз Казанда "Мәктәп экопатруле" Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Безнең гимназия укучылары "Иң актив класс" номинациясендә 1-4,5-8,8-11 нче сыйныфлар арасында җиңү яуладылар. "Дюрассел Раша" республика конкурсында "Иң актив мәктәп" номинациясендә 1 нче урынга ия булдылар.
Гимназиябезнең 7 укучысы "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүче булды,ә безнең шәһәр "Иң яхшы муниципаль район"номинациясендә җиңүче булды. Молодцы. Котлыйбыз.Башкалабыз Казанда "Мәктәп экопатруле" Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына барырга автобус белән тәэмин иткән өчен, гимназия коллективы, укучылар һәм әти-әниләр шәһәребез Мэры Муллин Р.Х. һәм мәгариф идарәсе начальнигы Гарифуллин А.Х. рәхмәтләрен җиткерәләр. -
"Бишек җыры" 26.11.2022

Шәһәр китапханәсе белән берлектә 4 д сыйныф укучылары(сыйныф җитәкчесе Гарифуллина Л. В.) Әнилшр көненә багышлап "Бишек җыры" дигән чара уздырдылар. Балалар бергәләшеп төрле биремнәр үтәделәр, әниләренең рәсемнәрен ясадылар.











