Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Сәламәт яшәү рәвеше" 01.02.2023
Бүген безнең гимназия укучылары, укытучылары Халык иҗаты йорты каршында үткәрелгән, "Сәламәт яшәү рәвеше" фестивалендә булдылар.
Укучылар хәрәкәтле урам уеннарында катнаштылар. Сәламәтлекләрен дә тикшерделәр. Балаларга чара бик ошады. -
Ачык Кубок чаңгы ярышлары узды 31.01.2023
2023 елның 31 гыйнварында "Алмаш" базасында, "80 нче аерым чаңгы батальонына" багышланган Ачык Кубок чаңгы ярышлары узды. Ярышларда безнең гимназиядән 7 в сыйныф укучылыры: Ногуманов Д., Миннигалиев Р., Садриева Л., Кикнадзе Л. катнаштылар. Узышларда бер һәм өч километр араны узарга кирәк иде. Молодцы!
-
"Без-XXI нче гасырның киләчәге" 30.01.2023
2 нче Б сыйныф укучысы Шайдуллин Самат (сыйныф җитәкчесе Хусаинова А. М.) 22 нче гимназиядә үткәрелгән "Без-XXI нче гасырның киләчәге" дип исемләнгән VII Региональ конференциясендә катнашты һәм 3 урынга ия булды. Молодец, Самат. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
“Шагыйрь һәм музыка” 29.01.2023
27 гыйнвар көнне шәһәребезнең музыка көллиятендә “Шагыйрь һәм музыка” дип исемләнгән Халыкара музыкаль әдәби фестиваль узды. Әлеге фестивальдә безнең гимназия укучылары Гиззатуллина Азалия һәм Сәләхиев Ралиф катнашты. Молодцы.
-
Физик тәрбия буенча республика олимпиадасы 28.01.2023
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Физик тәрбия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең гимназия укучылары:Әхмәдиев А., Булатов А., Габдуллин С., Гасимова Д., Камалиева А., Мифтахова Д. (җитәкчеләре: Булатов И. Ф., Махъянова Г. Г.) югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы. Котлыйбыз. Алга таба җиңүләр телибез!
-
"Казан ачык талантлар университеты 2.0" 27.01.2023
2023 елның 20 нче гыйнварыннан 27 нче гыйнварга кадәр КФУ һәм "Казан ачык талантлар университеты 2.0" берлегендә оештырылган профильле педагогик смена уза. Безнең гимназиябезнең 11 нче А сыйныф укучылары Габдуллина Айгөл һәм Вахитова Эльвира әлеге сменада катнашалар. Кызларга уңышлар телибез.
-
“Татар кызы” ,“ Татар малае” 26.01.2023
Бүген 1-4 сыйныф укучылары арасында шәһәркүләм “Татар кызы”, “ Татар малае” бәйгесенең сайлау туры узды. Гимназиядән “Татар малае» нда 4 Г сыйныфы укучысы Хөсәенов Рамазан (сыйныф житәкчесе Насибуллина Р. А. ), “Татар кызы” 4 Д сыйныфыннан Төхвәтуллина Альмира (сыйныф житәкчесе Гарифуллина, Л. В. ) катнаштылар. Балаларның чыгышлары бик матур,эчтәлекле, искитмәле сокланырлык иде. Укучыларны бәйгегә әзерләүдә зур хезмәтләрен куючы Раушания Әдһәмовна, Лилия Василовна һәм укучыларның әти-әниләренә, баларның үзләренә зур хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларга уңышлар телибез.
-
24.01.2023
Хөрмәтле Әдибә Бакировна!
Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Ceз 30 еллык тарихы булган гимназиягә нигез салучыларның берсе. Тирән белемле, тырыш, таләпчән җитәкче урынбасары булдыгыз. Тәжрибәгез өчен зур рәхмәт!
Сәламәтлегегез нык, алдагы көннәрегез ышанычлы булсын! Якыннарыгызның ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын!
Без телибез сезгә озын гомер, Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын. -
"Тылсымлы педагогик әкият" марафонында 20.01.2023
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы А, психолого-педагогик сыйныф укучылары, "Тылсымлы педагогик әкият" марафонында актив катнаштылар. Вәлиәхмәтова Камилла (җитәкчесе Шиһапова Б. Х) 2 урын яулады. Барлык катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Молодцы!
-
«Адымнар-Түбән Кама» белем бирү комплексында 18.01.2023
18 нче гыйнвар көнне 10 нчы Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Клюге Л. И.) һәм 11 нче Б сыйныф (сыйныф җитәкчесе Булатов И. И.) укучылары, Нефть, химия һәм нанотехнология институты тарафыннан үткәрелгән ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Чара «Адымнар-Түбән Кама» белем бирү комплексында булды. Чара барышында балаларга КНИТУда һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр, олимпиадалар һәм конкурслар, шулай ук университетта үткәрелә торган проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек турында да мәгълүмат алдылар.