Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1361 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Функциональная грамотность" темасына мастер- класслар үткәрелде. 10.02.2023
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Функциональная грамотность" ( математическая, естественнонаучная) темасына мастер- класслар үткәрелде. Укытучылар теория белән бергә практик биремнәр дә үтәделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
"Жить помня о корнях своих..." республикакүләм конференциядә 09.02.2023
Безнең гимназия укучылары "Жить помня о корнях своих..." республикакүләм конференциядә катнаштылар. 9 нчы В сыйныф укучысы Адиева Амелия (җитәкчесе Шаймухаметова Ф. М. һәм Новичкова Л. Д.) 2 нче урын, ә Валиева Рузиля 8 нче Г сыйныф укучысы(җитәкчесе Шаймухаметова Ф. М. һәм Муратова Л. М.) Лауреат исеменә лаек булды. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
"Сәләт дөньясы" турында 08.02.2023
10 нчы А- психолого-педагогик сыйныф укучылары белән, 2022 нче елны безнең гимназияне тәмамлаган, хәзерге вакытта КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “Математика һәм инглиз теле укытучысы” юнәлеше буенча белем алучы, 1 нче курс студенты- Мөхәмәдшина Эльвина очрашты. Ул укучыларга "Сәләт дөньясы" турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде
-
"Әлдермештән Әлмәндәр " 07.02.2023
7 нче февраль көнне 1нче д сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Мухамедшина Р И.) һәм 3 нче д сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Гайнутдинова З.Р.)Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр " спектаклен карадылар.Балаларга спектакль бик ошады.
-
80 нче Татар чаңгы батальоны сугышчыларын искә алу 06.02.2023
Мәңгелек ут янында, өч ел элек шәһәребездәге туганнар каберлегендә күмелгән, 80 нче Татар чаңгы батальоны сугышчыларын искә алу булды. Тыныч тормыш һәм тыныч күк йөзе өчен Сезнең алда баш иябез!
-
"Милли мәдәниятләр мозаикасы" фестивалендә 05.02.2023
Безнең гимназиянең 3 нче сыйныф укучылары якшәмбе көнне "Милли мәдәниятләр мозаикасы" фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды.
-
"География һәм экология" 05.02.2023
10 нчы А- психолого-педагогик сыйныф укучылары белән, 2021 нче елны безнең гимназияне тәмамлаган, хәзерге вакытта КФУ ның "География һәм экология" факультетның 2 нче курс студенты- Нагуманова Әлфия очрашты. Ул укучыларга үзенең уку йорты һәм студент тормышы турында сөйләде.
-
Татар дәүләт драма театрында 04.02.2023
Бүген 4 нче А сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Хакимова Л. Д. ), әти-әниләре белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында "Мираликундия" спектаклен карап кайттылар. Балаларны оештырып алып барганы өчен Лидия Хәсәншәеховнвга бик зур рәхмәт. Молодцы.
-
Очрашу кичәсе гөрләп узды 03.02.2023
3 нче февраль көнне безнең гимназиядә Очрашу кичәсе гөрләп узды.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Гимназиягә килдек без тагын... -
02.02.2023
Хөрмәтле Суфия Ибрагимовна! Сезне чын куңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез гимназия тарихында тирән эз калдырган мөгаллим. Укучыларда тарих фәненә мәхәббәт, патриотик юншлештә тәрбия бирүдә сезнең хезмәтегез бәялеп бетергесез. Сезнең инициативагыз белән гимназиягә этнографик музей оеша. Ул бүген дә уку- тәрбия эшендә мәгълүмат чыганагы.
Барсы өчен дә гимназия исеменнән Сезгә зур рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч картлык теләп калабыз!