Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Ел укытучысы - 2023” 23.12.2022

Бүген “Ел укытучысы - 2023” бәйгесенең соңгы этабы үтте. Безнең гимназиядән финалга чыккан, Хайброва Г. Р. башка укытучылар белән бергә, түгәрәк өстәл форматында әңгәмәдә катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды. Молодец, Гөлназ Разимовна. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
“Безнең алмаш” проекты 21.12.2022

Халыклар Дуслыгы йортында “Безнең алмаш” проекты кысаларында “Кама таңнары” язучылар берлэшмэсе әгьзалары Р.Вәлиев премиясендә катнашучылары -яшь язучылар белән очрашу уздырдылар.
-
"Чикләрсез психология" олимпиадасында 19.12.2022

10 нчы А психолого-педагогик сыйныф укучылары (педагог-психолог Нагуманова Л.Ф. җитәкчелегендә) психология буенча XI Бөтенроссия дистанцион "Чикләрсез психология" олимпиадасында катнашып, "Яшь психологлар" командасы 3 нче урын яулады, ә "Йолдызлар" командасы 1 нче урын яулады. Молодцы, котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
"Бархатные лепестки" 17.12.2022

"Бархатные лепестки" 7-8 сыйныфлар җыелма командасы (җитәкчесе педагог-психолог Нагуманова Л. Ф) . психология буенча XI Бөтенроссия дистанцион олимпиаданың төркем турында 3 урын яуладылар. Команда составында: Әюпова Әминә 7 в , Мусина Азалия 7 в, Фәтхетдинованы Язилә 8 д. Молодцы кызлар. Яңадан-яңа җиңүләр телибез!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл. 16.12.2022

3 в сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабитова А. Х.) яңа ел алдыннан бергәләшеп "Лагуна" күңел ачу үзәгенә боулинг уйнарга бардылар.Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
-
VI Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы 15.12.2022

КФУда Лев Толстой исемендәге укучыларның VI Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды. 11 А сыйныф укучысы Габдуллина Айгөл (фәнни җитәкчесе Шәймөхәммәтова Ф.М.) мактаулы 2 урынны яулады һәм 9 Б сыйныф укучысы Сәлимгәрәев Хәким (фәнни җитәкчесе Габдуллина г. р.) шулай ук мактаулы 2 урынны яулады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
"Абака" региональ математик уен 14.12.2022

24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен булды. Безнең гимназия командалары бик уңышлы чыгыш ясадылар. 4 нче сыйныфлар арасында 1 нче урын, 5 нче сыйныфлар арасында 2 һәм 3 нче урын, 6 нчы сыйныфлар - 3 урын, 7 нче сыйныфлар-3 нче урын. Молодцы балалар. Шулай ук балаларны әзерләгән өчен башлангыч сыйныф укытучысы Насыйбуллина Р. А. һәм барлык математика укытучыларына бик зур рәхмәт. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Кыш бабай бул" акциясендә 13.12.2022

1 нче Г сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Аверьянова Э. Х. һәм әти-әниләр белән берлектә бүген НТР телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. "Кыш бабай бул" акциясендә катнаштылар. Авыр хәлдә калган балаларга тәмле күчтәнәчләр илттеләр.
-
Татар дәүләт драма театрында 12.12.2022

Бүген 2 нче Г сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Шайхутдинова И.Ф.) әти-әниләре белән бергә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында "Мираликундия" спектаклен карап кайттылар. Балаларга спектакль бик ошады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
"Резиденция Баба Яги" 10.12.2022

Бүген, 10 нчы декабрь көнне 7 Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Э. К) күрше, Удмуртия республикасының Котловка авылында урнашкан "Резиденция Баба Яги" да кунакта булып кайттылар. Анда аларны Кыш бабай, Кар кызы каршы алды һәм балаларга төрле уеннар оештырылды. Балаларга бәйрәм бик ошады.











