Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Актаныш" шахмат турниры узды 18.09.2022
15-18 нче сентябрь көннәрендә Актанышта - "Актаныш" шахмат турниры узды. Турнирда: Казаннан, Түбән Камадан, Баулыдан, Бөгелмәдән,Лениногорскидан, Актаныштан, Мамадыштан, Минзәләдән, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 118 шахматист көч сынашты. Нәтиҗәдә, безнең Түбән Кама шәһәре командасы 3 нче урынга лаек булды. Шәхси ярышта Галәвиев Самат-2 нче урын яулады. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. Тренер Шәйхетдинов К. Н.
-
"Милләтләр кроссы"-бөтенроссия спорт чарасы 17.09.2022
Шушы көннәрдә "Милләтләр кроссы"-бөтенроссия спорт чарасы булып узды. Бу акция, 2004 нче елдан башлап, илдә ел саен сентябрьдә үткәрелә.
17 сентябрьдә ярышта мәктәп укучылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре һәм хәтта шәһәр җитәкчеләре катнашты. Безнең гимназистлар кросста актив катнаштылар. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды -
"Наш двор" проектын тәкъдим итү 17.09.2022
Җомга, 16 нчы сентябрь көнне, безнең гимназиябез диварларында 30 нчы микрорайон яшәүчеләре белән берлектә "Наш двор" проектын тәкъдим итү һәм төзәтмәләр кертү буенча җыелыш узды.
-
"Гаилә остаханәсе" 16.09.2022
16 нчы сентябрь көнне "Гаилә" паркында "Гаилә остаханәсе" муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән әдәбият һәм рус теле укытучысы Юнысова Д. Р. Һәм 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән Ризаевлар гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз. Молодцы. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Беренче ата-аналар җыелышы үтте 15.09.2022
Яңа уку елы башланды. 2022 елның 15 сентябрендә беренче сыйныф ата-аналары өчен актлар залында беренче ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта гимназия директоры Гаязова А. Н.һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясады.
-
12.09.2022
Гимназиябезнең 6 нчы В сыйныфын укучы Гайфутдинов Ислам Түбән Кама шәһәре мәктәпләре укучылары арасында спорт радиопеленгациясе буенча шәһәр квалификация ярышларында катнашып, 1 нче урын яулады. Молодец. Алга таба да җиңүләр телибез.
-
ОБЖ укытучыларының утырышы 10.09.2022
9 сентябрь көнне гимназиянең актлар залында ОБЖ укытучыларының утырышы булды. Бу утырышта укытучылар үзәра тәҗрибә уртаклаштылар, яңа уку елына - яңа максатлар куйдылар
-
Юл патруле 09.09.2022
9 нчы сентябрь көнне 1 нче В сыйныф укучылары, әти - әниләре һәм 29 нчы мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә "Рамус Молл" сәүдә үзәге янына юл патруленә чыктылар. Алар балаларга, олыларга юл аша чыгарга ярдәм иттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Гимназиядә эвакуация үткәрелде 08.09.2022
8 нче сентябрь көнне безнең гимназия укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә һәм эвакуация үткәрделәр. Шулай ук үзләрен кызыктырган сорауларга җавапны, янгын сүндерү хезмәткәренә бирделәр. Әңгәмә бик эчтәлекле булды.
-
«Минем циффрлы Татарстаным» 07.09.2022
7 нче сентябрь көнне Түбән Камада «Минем циффрлы Татарстаным» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Тантаналы чара «Кванториум» балалар технопаркында узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге һәм мәгълүмат үзәге оештырды. Конкурста 20ләп беренче сыйныф укучысы катнашты. Яшь түбәнкамалылар үз эшләрендә шәһәр һәм киләчәк автомобильләрен, циффрлы һөнәрләрне, IT-йортны, роботларны сурәтләделәр һәм хәтта санлы дуслар да булдырдылар. Безнең гимназиябезнең 1 Б сыйныф укучысы Салимова Раяна һәм 1 В сыйныф укучысы Абдуллина Ясмина да шушы конкурста көчләрен сынадылар. Молодцы. Алдагы конкурсларда уңышлар телибез.