Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Татарча диктант” 25.11.2022

25 нче ноябрь көнне 7 Б,В һәм 9 Б сыйныф укучылары “Татарча диктант” Дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Әлеге акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. Диктант язу акциясендә барлыгы 80 гимназия укучысы катнашты. Быел Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?”әсәреннән өзек яздырылды.
-
Шахмат турниры 24.11.2022

Безнең гимназиянең җыелма командасы Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Р. М. Шакиров истәлегенә багышланган гомуми белем бирү оешмалары арасында, шахмат турнирында катнашып, 1 нче урын яуладылар. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Мир в моменте" муниципаль фотоконкурсы 23.11.2022

2 нче гимназия укучылары "Барс" социаль инициативалар үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Мир в моменте" муниципаль фотоконкурсында актив катнаштылар. Үз яшь категорияләрендә җиңү яуладылар. 10 а сыйныф укучысы Хатмуллина Самира (җитәкчесе Нагуманова Л. Ф.) 1 нче урынга ия булды. 1 в сыйныф укучысы Абдуллина Ясмина (сыйныф җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М.) 3 нче урын яулады. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Түбән Кама гүзәле һәм Түбән Кама батыры" 22.11.2022

Туфан Миңнуллин татар драма театрында "Түбән Кама гүзәле һәм Түбән Кама батыры" шәһәр фестиваленең гала-концерты узды. Сайлап алу этабында 51 кеше катнашты һәм бары тик 13е генә финалга үтте. Безнең гимназия данын өч укучы яклады һәм югары күрсәткечләргә иреште. Салахиев Ралиф - 3 урын яулады. Һәм Нагуманов Азат белән Нургалиева Аделя "Тамашачылар мәхәббәте призына" ия булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
"Баручы кеше" проекты 21.11.2022

2 нче гимназия укытучылары "Баручы кеше" проектында актив катнаштылар. Бу проект нигезендә, адымнарны исәпләү буенча, мобиль кушымтаны кулланып, фон йөреше буенча Бөтенроссия команда ярышлары оештырыла.
-
"Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары" 20.11.2022

Шимбә көнне безнең шәһәрдә Татарстан Республикасы бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак"иҗтимагый оешмасын "Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары" дип исемләнгән күчмә утырышы булды. Безнең "Сәләт Түбән Кама" клубы активистлары очрашуда клуб турында сөйләделәр, клуб эшчәнлеге белән таныштырдылар.
-
"Ак калфак " 19.11.2022

Шәһәребезгә 19 нчы ноябрь көнне тәҗрибш уртаклашу максаты белэн төрле төбәкләрдән Милли җанлы "Ак калфак " ханымнары үзлшренең гаиләләре белән җыелды. Алар арасында татар телен саклаучы,хөрмәт итүче Ризаевлар гаиләсе дә катнашты. Алар шәһәребез мэры Р.Х. Муллинның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
“БЕЗНЕҢ КАВЕМ” III- ХАЛЫКАРА ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘКЛӘРЕ ФЕСТИВАЛЕ 18.11.2022

17 ноябрь көнне Казанда “БЕЗНЕҢ КАВЕМ” III- ХАЛЫКАРА ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘКЛӘРЕ ФЕСТИВАЛЕ булды Фестивальгә күренекле татарлар турында очерклар, уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияте үзәкләре, татар клублары эшчәнлеге турында һәм гореф-гадәтләребез турында авторлык эшләре кабул ителде. Чара Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына багышлана. Фестиваль не Россия кооперация университеты, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе, ТФАкадемиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылды. Безнең гимназия уку йортларында татар музейлары эшчәнлеге юнәлешендә II урын яулады. Фестивальдә Дан Орденнарынын тулы кавалеры Р.Х.Гайнуллинның сугышчан батырлык юлына багышланган кургәзмә белән дә катнашты. Музей җитәкчеләре Муратова Л.М. һәм Шаймухаметова Ф.М. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Шахмат турниры 17.11.2022

Классик шахмат буенча Идел буе федераль округы шәхси беренчелегендә 10 номинациядә 486 шахматчы (14 төбәктән) катнаштылар. Татарстан Республикасыннан турнирда өч шахматчы җиңүче булды. Безнең Галәвиев Самат(19 яшькә кадәр). - Нагаева Алия (Казан, 17).һәм Гәрәев Тамерлан (Казан, 11 яшькә кадәр).Россия Федерациясе беренчелегенең Югары лигасына юлламалар яуладык. Молодцы. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
«Каз өмәсе» бәйрәме 16.11.2022

Шәhәр китапханәсе белән берлектә 2 нче В сыйныфында «Каз өмәсе» бәйрәме уздырылды. Укучылар халкыбызның милли йоласы белән якыннан таныштылар. Балаларга милли тәрбия бирүдә сыйныф җитәкчеләре Нурия Нурисламовнага зур итеп рәхмәт.











