Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
13 нче китапханә филиалына экскурсиядә 11.02.2025

Бүген язучы, фронтовик Муса Җәлил белән танышуны дәвам итеп, 5 нче төркем балалары белән Яр Чаллы шәһәренең 13 нче китапханә филиалына экскурсиягә бардылар. Китапханәдә балалар Муса Җәлилнең тормышы, иҗат юлы, сугыш чоры вакытлары турында мәгълумат алдылар. Аның китапларын укыдылар, шигырьләрен тыңладылар. "Моабит дәфтәре"белән танышу балаларда зур кызыксыну, язучыга карата хөрмәт уятты.Шулай ук балалар китапханә тормышы белән дә таныштылар.Ничек китап алып була, китапны ничек сакларга, ничә көн эчендә китапны китереп бирергә кирәге турында хезмәткәрләрдән ишетеп белделәр. Балалар зур кызыксыну белән төрле китапларны карадылар һәм тиздән әти-әниләре белән киләбез дип сүз биреп киттеләр!
-
Тематическая беседа "Писатели-фронтовики Великой Отечественной войны" 10.02.2025

В рамках Плана мероприятий по подготовке и празднованию 80-летия Победы в Великой Отечественной войне воспитатель Кузнецова Махим Шукуровна для старшей группы провела тематическую беседу "Писатели-фронтовики Великой Отечественной войны". Дети познакомились с историей создания героями произведений, составивших золотой фонд литературы о Великой Отечественной войне.
-
Всероссийская акция памяти "Блокадный хлеб" 09.02.2025

В рамках Всероссийской акции памяти "Блокадный хлеб" посвященному "Дню полного освобождения от фашисткой блокады" воспитатель Султанова Л. Р. с детьми группы №10 провела тематическую беседу о важности и ценности хлеба во время Великой Отечественной Войны.
-
«Россия чаңгы юлы-2025» 08.02.2025

Бүген 8 нче февраль көнне илебезнең барлык төбәкләрендә Россиядә кышкы массакүләм спортны яратучы 500 меңнән артык кеше «Россия чаңгы юлы-2025» Бөтенроссия узышында катнашты. Безнең бакчабыздан физик инструктор Шакирова Зульфия Рафисовна тәрбияләнүчеләре Шайхутдинова Наиля, Исмагилов Саид, Хаернасов Камиль, Билалова Амелия көчләрен сынаштылар. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм энергия алдылар!
-
"Күңелле стартлар" 03.02.2025

82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы белән 29 нчы гимназия арасындагы хезмәттәшлек кысаларында төзелгән программа нигезендә, балалар бакчасының чыгарылыш төркеме hәм 1 а сыйныфы укчылырыннан төзелгән командалар арасында "Күңелле старт" уены үткәрелде.Бәйрәмне мавыктыргыч итеп үткәргән физкультура укытучылары Альбина Радиковна, Эдуард Рамазановичка hәм аларга ярдәм иткән 10а, 7б сыйныфы укучыларына зур рәхмәт.
-
Педкиңәшмә № 3
30.01.2025
Еллык план нигезендә планлаштырган 3 нче педагогик киңәшмәне уздырдык. Тема түбәндәгечә билгеләнде: «Педагогларның, ата-аналарның һәм балаларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга, физкультура сәламәтләндерү чараларын яхшыртуга юнәлтелгән үзара хезмәттәшлек формаларын камилләштерү». Педкиңәшмәнең максаты итеп, физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыруда, ата-аналар белән бердәмлеккә шартлар тудыруның заманча юлларын эзләү. Бу киңәшмәгә әзерлек эше уку елы буена алып барыла. Педагогик киңәшмәне балалар бакчасы мөдире Исаева Р.С. үткән педагогик киңәшмәнең карары үтәлеше белән таныштырып үтте.Өлкән шәфкать туташы Новикова А.Н., «Төркемнәрдә санитар-гигиена режимын саклау» темасы буенча шәфкать туташы Мусина Ф.К., «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тоз бүлмәсендә уеннар оештыру» темасына чыгыш ясады һәм вариантлары белән таныштырды.Өлкән тәрбияче Шагалиева Э.Ф., «Балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда, физик-сәламәтләндерү эшен оештыру» темасына тематик тикшерүгә анализ ясады һәм киңәшләр җиткерде. Педкиңәшмә кысаларында үткәрелгән «Иң яхшы массаж сукмагы» бәйге нәтиҗәләре чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Киңәшмәнең практик өлешендә физик культура (йөзү буенча) инструкторы Шакирова З.Р., тәрбияче Фатыхова Э.Д. «Стопотерапия» темасы буенча практик күнегүләр кулланып, мастер-класс күрсәттеләр. Физик инструктор Квитковская Е.Ю. «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын арттыру максатыннан степ-платформаларны куллану» темасы быенча чыгыш ясады һәм педагоглар белән степ платформаларда кулланыла торган күнегүләр белән таныштырды.Чыгыш азагында флешмоб уздырды.Тәрбиячеләр Хамзина Ф.А., Насретдинова И.Х. «Витаминлы коктейль» рецепт серләре белән таныштырдылар һәм мастер-класс ясадылар. -
Региональный интеллектуальный конкурс "Логотурнир" 28.01.2025

Сегодня прошёл финал регионального интеллектуального конкурса "Логотурнир" для детей старшего дошкольного возраста с ОВЗ. В финальный тур вышли лучшие воспитанники детских садов нашего города. Наша воспитанница Муртазина Ясмина удостоилась диплома лауреата конкурса, с чем мы её искренне поздравляем!
-
"Ел тәрбиячесе - 2025" Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабының финалы
24.01.2025
Бүген "Ел тәрбиячесе - 2025" Россиякүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы булып узды.Анда балалар бакчасында эшләүче 9 педагог осталыкта көч сынашты.Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды.
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан педагогыбыз Хайруллина Ләйсән Миннихан кызы 1 нче урынга лаеклы булды.Остаз педагогларыбызга, иҗади төркемебезгә рәхмәт белдерәбез.Котлыйбыз һәм регион этабында уңышлар телибез! -
Шахмат турниры
24.01.2025
.jpg)
Спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан тәрбияче Солтанова Ландыш Рәзиф кызы катнашты.
-
"Ел тәрбиячесе - 2025" Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы
23.01.2025
.jpg)
Әлеге конкурс мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләренең инновацион хәрәкәтенә ярдәм итү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату, яңа педагогик технологияләр кертү, талантлы, иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү максатларында үткәрелә. Яр Чаллы муниципаль районының "Ел тәрбиячесе-2025" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары арасында һөнәри осталык муниципаль конкурсының икенче этабында тәрбияче Хайруллина Ләйсән Миннихан кызы 82 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә "Ата-аналар белән педагогик чара" һәм "Минем педагогик табышым" номинацияләрендә үзенең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Ләйсән Миннихан кызына эшендә һәм башлангычларында уңышлар телибез!













