Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне
20.02.2024
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе hәрвакыт актуальлеген югалтмый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү проблемасы җәмгыять өчен иң мөhим мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта патриотизм, гражданлык тәрбияләү -шактый авыр бурыч, аны хәл итү сабырлык hәм такт таләп итә.
Бала өчен патриотизм — ул аның туган йорты hәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләүче тамырлар, туган якка карата мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык. Мәктәпкәчә белем бирү вакыты баланың әхлакый - патриотик сыйфатларын формалаштыру өчен иң уңайлы чор булып тора, чөнки балалар образы, хис - тойгылар бик якты hәм шуңа күрә хәтердә озакка, ә кайвакыт гомер буена саклана.
Менә 82 нче ,, Көнбагышкай" балалар бакчасында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7 нче һәм 8 нче мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә спорт ярышы үткәрелде.
Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә катнаштып җитезлек, кыюлык, тизлектә ярыштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. -
«Туган тел» татар телендә шигырь укучылар бәйгесе
16.02.2024
"КАМАЗ" Мәдәният сараенда Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган тел» татар телендә шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы 100 гә якын кеше катнашты. 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасыннан Шайхутдинова Найлә, Мөхәмәдиев Мөхәммәд, Валеева Азалия, Гатауллина Сафинә, Латипов Тимур катнаштылар. Конкурс саф татар телендә барды, балалар татар шагыйрьләренең шигырьләрен башкардылар. Мөхәмәдиев Мөхәммәд, 2 нче дәрәҗә дипломы, Шайхутдинова Найлә, 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр.Афәрин, котлыйбыз.Балаларны әзерләгән педагогларыбызга, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Татар теле матур һәм моңлы, ул белем һәм зирәклек саклаучы. Үз телеңне белү-үз чыганакларыңа, тамырларыңа кайтуның ышанычлы ысулы.
-
Каз өмәсе
01.02.2024
Бакчабыз сабыйларын кечкенәдән үк татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында музыка җитәкчесе Халилова Айназ Айдаш кызы, тәрбияче Әхмәтова Әлфирә Мияссәр кызы һәм 12 нче зурлар төркем балалары белән “Каз өмәсе” үткәрелде. Бәйрәмгә кунак буларак әти-әниләр, әби-бабайлар да чакырылган иде.Элек-электән каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызлар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Бүген бәйрәм үтәсе залда чып-чын тантана иде, күңелләрне өздереп, моңлы "Каз канаты" җыры яңгырады. Кызлар, өмә булган өйгә җыелдылар, каз йолкып, каз канаты сыдырырга өйрәнделәр. Җор телле, тапкыр сүзле егетләр дә өмәгә килделәр. Кызлар көянтәләренә эленгән "казлар” белән чишмә буена төшкәндә егетләр озата барды. Балалар капма-каршы җырлы-биюләр, такмаклар, “Йөзек салыш”, “Каурый алыш” кебек халык уеннарын уйнадылар. Өмәбез Касыйм бабай белән Рәкыя әбинең чәй өстәле артында каз мае бн майланган коймагыннан авыз итеп тәмамланды.Татар халкында шундый күңелле бәйрәмнәр, йолалар бик күп. Без балаларны барысы белән дә таныштырырга тырышабыз.
-
"Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем биру стандартлары шартларында инклюзив белем бирүне оештыруга заманча алымнар куллану" темасына балалар бакчаларында эшлэүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы
31.01.2024
Бүген бакчабыз базасында белем күтәрү курслары кысаларында "Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем биру стандартлары шартларында инклюзив белем бирүне оештыруга заманча алымнар куллану" темасына балалар бакчаларында эшлэүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды.Стажировка мәйданчыгының программасы бик продуктив, эмоциональ, кызыклы, эчтәлекле узды.
-
Балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегендә әхлакый-патриотик тәрбия бирү" темасына шәһәркүләм семинар-практикум
24.01.2024
Бүген, 24 нче гыйнвар көнне безнең "Көнбагышкай"да балаларга ана теле өйрәтүче тәрбиячеләр өчен шәһәр күләм гамәли семинар узды. Семинарга Казан шәһәреннән мөхтәрәм кунаклар чакырылган иде: Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы -"Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары.
Мөхетдинова Руфия Рифкатовна - "Сабантуй" журналының баш мөхәррир урынбасары. Татар телен өйрәнүдә куллану өчен китап, журналлар, видео һәм аудио кулланмалар тәкъдим иттеләр. Тәрбиячеләр өчен нинди бәйгеләр оештырылуы турында сөйләделәр. Бакчабызның "Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесендә шәһәр күләмендә икенче урынны яулаган балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Ләйсирә Рафаэлевна мастер-класс күрсәтте. Һәм программа буенча башка балалар бакчаларыннан чыгышлар булды. Семинар бик кызыклы, эчтәлекле һәм сыйфатлы булды. Килгән кунаклар, хәзмәттәшләр зур рәхмәтләрен әйтеп киттеләр. -
Кар көрәү өмәсе
22.01.2024
Балалар бакчасы администрациясе ата-аналарга, кар көрәүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә.Балалар тормышына битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт! Сезнең актив ярдәмегез балаларга саф һавада йөрү, уйнау өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.Ял көннәре булуга карамастан, гаиләләре белән килеп булышканнары өчен 1, 2,3,4,5,7,8,9,12 нче төркем әти- әниләренә аеруча зур рәхмәтләр белдерәбез.
https://vk.com/wall-215824097_1279
-
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы
18.01.2024
Бүген "Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы.
булып узды.Анда балалар бакчасында эшләүче 9 педагог осталыкта көч сынашты.
Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды.
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан педагогыбыз Сабирова Ляйсира Рафаэль кызы 2 нче урынга лаеклы булды.
Котлыйбыз һәм зона этабында уңышлар телибез! -
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсның муниципаль этабының конкурста катнашучы педагоглар белән түгәрәк өстәл
17.01.2024
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсның муниципаль этабының конкурста катнашучы педагоглар белән түгәрәк өстәл.
-
Год семьи / Гаилә елы
11.01.2024
22 ноября 2023 года Президент РФ Владимир Путин подписал Указ, согласно которому 2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи, сохранения традиционных семейных ценностей. В Год семьи особое внимание уделено сохранению традиционных семейных ценностей. К ним относятся любовь, верность, уважение, взаимопонимание и поддержка. Эти ценности являются основой крепкой и счастливой семьи. Крепкая семья – это залог стабильности и процветания общества.
2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм Ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.
-
Год научно-технологического развития в Республике Татарстан / Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы
11.01.2024
Рустам Минниханов объявил в Республике Татарстан Годом научно-технологического развития 2024 год
«Понимая важность роли науки и инноваций в реализации стоящих перед нами задач, в рамках десятилетия науки и технологий в Российской Федерации, 300-летия российской науки следующий год в Республике Татарстан объявляю годом научно-технологического развития», — заявил раис РТ, выступая с ежегодным посланием к Государственному совету региона." Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2024 елны фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында, киләсе елны Татарстан Республикасында россия фәненең 300 еллыгын фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм",-дип белдерде ТР раис, төбәкнең Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаганда.