Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы
18.01.2024
Бүген "Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсының муниципаль этабының финалы.
булып узды.Анда балалар бакчасында эшләүче 9 педагог осталыкта көч сынашты.
Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды.
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан педагогыбыз Сабирова Ляйсира Рафаэль кызы 2 нче урынга лаеклы булды.
Котлыйбыз һәм зона этабында уңышлар телибез! -
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсның муниципаль этабының конкурста катнашучы педагоглар белән түгәрәк өстәл
17.01.2024
"Ел тәрбиячесе - 2024" Россиякүләм һөнәри конкурсның муниципаль этабының конкурста катнашучы педагоглар белән түгәрәк өстәл.
-
Год семьи / Гаилә елы
11.01.2024
22 ноября 2023 года Президент РФ Владимир Путин подписал Указ, согласно которому 2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи, сохранения традиционных семейных ценностей. В Год семьи особое внимание уделено сохранению традиционных семейных ценностей. К ним относятся любовь, верность, уважение, взаимопонимание и поддержка. Эти ценности являются основой крепкой и счастливой семьи. Крепкая семья – это залог стабильности и процветания общества.
2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм Ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия.
-
Год научно-технологического развития в Республике Татарстан / Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы
11.01.2024
Рустам Минниханов объявил в Республике Татарстан Годом научно-технологического развития 2024 год
«Понимая важность роли науки и инноваций в реализации стоящих перед нами задач, в рамках десятилетия науки и технологий в Российской Федерации, 300-летия российской науки следующий год в Республике Татарстан объявляю годом научно-технологического развития», — заявил раис РТ, выступая с ежегодным посланием к Государственному совету региона." Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2024 елны фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында, киләсе елны Татарстан Республикасында россия фәненең 300 еллыгын фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итәм",-дип белдерде ТР раис, төбәкнең Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаганда.
-
Всероссийская научная-практическая конференция с международным участием «ОБРАЗОВАНИЕ И ДИАЛОГ КУЛЬТУР: ТРАДИЦИИ И СОВРЕМЕННОСТЬ»
28.12.2023
ФГБОУ ВО «Набережночелнинский государственный педагогический университет» наш детский сад № 82 комбинированного вида «Подсолнушек» участвовал во Всероссийской научно-практической конференции с международным участием «ОБРАЗОВАНИЕ И ДИАЛОГ КУЛЬТУР: ТРАДИЦИИ И СОВРЕМЕННОСТЬ». Конференция проводилась в рамках реализации государственной программы Республики Татарстан «Реализация государственной национальной политики в Республике Татарстан на 2014–2025 годы».
Целью конференции являлась, осмысление актуальных проблем, связанных с формированием диалога культур в поликультурной образовательной среде.Детский сад №82 представил на выставочной площадке и ярмарке мастеров образовательные подпроекты: «Шәҗәрә», «Кубики Друдлы», «Карусель».
Во второй секции практической части конференции «Воспитание у подрастающего поколения культуры межнационального общения, основанной на уважении чести и национального достоинства граждан, традиционных российских духовно-нравственных ценностей» заведующий ДОУ №82 Исаева Резеда Салмановна выступила по теме:«Особенности межнационального общения в контексте духовно- нравственного воспитания детей дошкольного возраста в соответствии с ФОП ДО».
Конференция прошла плодотворно и интересно. -
VI Всероссийский Форум работников дошкольного образования "Территория детства: вызовы 2023"
21.12.2023
На базе Елабужского института Казанского (Приволжского) федерального университета состоялся VI Всероссийский Форум работников дошкольного образования "Территория детства: вызовы 2023" при участии руководителей и педагогов из разных городов и регионов России: г. Москва, г. Орел, г. Грозный Чеченская республика, г. Владивосток, г. Казань, г. Санкт-Петербург, г. Ярославль, г. Уфа, Республика Саха (Якутия), г. Пермь, г. Екатеринбург, Краснодарский край, в рамках которого педагоги МБДОУ № 82 "Подсолнушек", лауреаты Регионального этапа Всероссийского конкурса " Воспитатели России -2023": Сабирова Ляйсира Рафаэловна, Квитковская Елена Юрьевна, Шагалиева Эльвира Фикусовна, поделились своим опытом работы.
https://vk.com/wall-215824097_1178
- Милек салымнарын түләгез!/Заплатите имущественные налоги! 08.11.2023
-
Сак булыгыз! Юка боз!
07.11.2023
Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра.Бигрәк тә балалар язгы су буйларында уйнарга ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, күл яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр. Мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, тәрбиячеләр алдан ук балалар алдында аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш.
Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш. Хоккей уйнау өчен дә сулыклардагы бозның калынлыгы 15 см.дан ким булмаска тиеш. Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый. Шулай ук, бер урында берничә кеше җыелып торудан да сакланырга кирәк. Боз өстеннән чыкканда шикле урыннарны әйләнеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә агым көчле, чишмә чыгучы, куаклар, үләннәр боз өстенә чыгып торучы, чишмә агып төшүче, торак пунктларда сәнәгать предприятиеләреннән җылы сулар агып чыгучы урыннар куркыныч. Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта да боз кинәт ватылып китә икән, паникага бирелмәскә, өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташларга, су өстендә торырга тырышырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз кырыена кулларыгызны киң итеп җәеп куеп тотынырга һәм аяк киемен салырга тырышырга кирәк, чөнки аяк киеме эченә су җыелып ул сезне су астына тарта башлаячак. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башлап бер аягыгызны, аннан соң әкренләп кенә икенче аягыгызны боз өстенә күтәрергә тырышырга. Башны һәрвакыт су өстендә тотарга һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырырга онытмаска.
Әлеге гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде!!!!!!!!!!
«Игътибар! Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре»
-
6 нчы ноябрь – Республикабызда Конституция көне
06.11.2023
Бүген Татарстан Республикасы өчен аеруча әһәмиятле көн: 6 нчы ноябрь – Республикабызда Конституция көне.
Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итә.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. . № 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы барыбызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итә, саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез.
Бәйрәм белән!
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
03.11.2023
№ 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар узды. Чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Ватаныбызның ничек зур һәм матур икәнен, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Мондый чаралар үткәрү балаларда гражданлык, патриотлык, үз илең, халкың язмышы белән бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияли.