Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Театр атналыгы
25.11.2024
«Көнбагышкайда» театр атналыгы кысаларында тәрбиячеләр һәм балалар бик матур чыгышлар әзерләделәр.3 нче төркем балалары тәрбияче Низамова Г.С. белән В.Сутееваның «Алма» әкиятен, 4 нче төркем тәрбияче Исмагулова Л.А.белән «Теремкәй һәм аның дуслары» әкиятен, 7 нче төркем тәрбияче Хайруллина Л.М. «Куян кызы» әкиятен, 9 нче төркем тәрбияче Фатыхова Э.Д. белән «Теремкәй һәм башкалар», 10 нчы төркем тәрбиячеләр Султанова Л.Р., Хайруллина Л.М., укытучы-логопедТухбатуллина Г.Г. белән «Теремкәйдә аулак өй», 6 нчы төркем тәрбиячеләр Хамзина Ф.А., Насретдинова И.Х.белән «Кызыл калфак белән сәяхәт» әкиятен, 1 нче төркем тәрбияче Кузнецова М.Ш. белән «Бияләй», 2 нче төркем тәрбиячеләр Гарафеева Э.Р., Хайруллина Л.М. белән «Койрыклар» әкиятен, 12 нче төркем тәрбияче Ахметова А.М. белән «Казлар- аккошлар» әкиятен, 11 нче төркем тәрбиячеләе Алексеева Р.М., Пакреева Л.М.белән «Койрыклар», 5 нче төркем тәрбияче Напалкова А.М. белән «Груффоло» әкиятен сәхнәләштерделәр. Зал һәр әкияткә матур итеп темага туры китереп бизәлгән. Һәр балага образына туры китереп костюмнар кидертелгән. Балаларның рольләргә керүе сокландыргыч булды. Алар шул хәтле эмоциональ итеп сөйләшәләр.Без бу театрларныны караганда балаларның татар халык аваз иҗатын куллануларын күрдек. Алар бик күп мәкаль, табышмак, әйтемнәрнәр беләләр. Иҗади номер буларак кашыклар биюе, җырлы-биюле халык уеннары куелды, татар халык җырларын тәкъдим иттеләр. Барлык тәрбиячеләребезгә киләчәктә дә иҗади һәм һөнәри уңышлар теләп калабыз.
https://vk.com/wall-215824097_2500
https://vk.com/wall-215824097_2472
https://vk.com/wall-215824097_2471
https://vk.com/wall-215824097_2470
https://vk.com/wall-215824097_2467
https://vk.com/wall-215824097_2464
-
«Бәхет йолдызы» Республика милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесе
24.11.2024
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен «Бәхет йолдызы» Республика милли татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә катнашалар, аны Яр Чаллы шәһәренең «1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» үткәрә. Быел да музыка җитәкчесе М.У.Җәләева җитәкчелегендәге"Сәйдәш" балалар төркеме хореграфия номинациясе буенча чыгыш ясап 3нче урын лауреат исеме алдылар.
"Нәфис сүз" номинациясе буенча бик күп җиңүчеләр булды:
3 нче урын лауреат җиңүчеләре: Билалова Амелия, Салаватова Мәрьямне котлыйбыз.
1 урын диплом белэн бүләкләнүчеләр:
Гатиятуллина Ләйлә, Гарипов Камил,Шәйхетдинова Наилә, Латипов Тимур, Исламова Адиләне әлеге бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз.
Кечкенә йолдызчыкларыбызны һәм педагогларны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!https://vk.com/wall-215824097_2453
-
Экскурсия в бибилиотеку № 13 "Здравствуй, книжная страна"
23.09.2024
Сегодня дети подготовительной группы №12 в сопровождении узких специалистов и старшего воспитателя нашего сада посетили библиотеку №13. Для них была проведена экскурсия-знакомство "Здравствуй, книжная страна". Ребята познакомились с устройством библиотеки, узнали, как записаться туда, познакомились с библиотечным фондом. Юных читателей познакомили с различными видами книг- книгами-брошюрами, книгами-панорамами, энциклопедиями, книгами со звуковыми эффектами, 4D, книгами, которые необходимо смотреть при помощи очков виртуальной реальности и многими другими. Ребята участвовали в интерактивной викторине "Сказки и сказочные герои", "Угадай сказку по смайлику". Эта экскурсия имела большое значение для поддержания интереса ребят к книгам, их стремления в будущем познавать новое с помощью чтения детской литературы. -
Городской семинар-практикум по теме «Взаимодействие музыкального руководителя и педагогов ДОУ в процессе формирования ритмических способностей детей дошкольного возраста» для начинающих музыкальных руководителей города Набережные Челны.
19.09.2024
На базе нашего детского сада №82 «Подсолнушек» прошел семинар-практикум по теме «Взаимодействие музыкального руководителя и педагогов ДОУ в процессе формирования ритмических способностей детей дошкольного возраста» для начинающих музыкальных руководителей города Набережные Челны. Семинар-практикум начался с музыкального выступления детей 5,11,12 групп. Дети представили завораживающий танец барабанщиков и ложкарей. Воспитатели группы №11 Алексеева Рафиса Муллаяровна и Пакреева Лилия Марсовна продемонстрировали, как можно развивать ритмические способности детей во время организации татарских народных игр. Учителя-логопеды Тухбатуллина Гульнара Гайнелхаковна, Хусаинова Альбина Шамилевна, Алексина Ирина Алексеевна показали мастер-класс «Развитие речи через ритмические упражнения «Музыкальный пикник». Инструктор по ФК Квитковская Елена Юрьевна провела очень интересный мастер-класс с использованием нестандартного оборудования, что заинтересовало многих начинающих музыкальных руководителей. Воспитатель по обучению родному языку Сабирова Ляйсира Рафаэлевна и музыкальный руководитель Заляева Миляуша Ульфатовна с использованием игрового пособия «Кубики-Друдлы» организовали познавательный мастер-класс.
В рамках семинар-практикума педагоги-наставники детских садов поделились своими методическими наработками для успешной адаптации начинающих специалистов в сфере дошкольного образования. Были продемонстрированы методики по выработке ритмических навыков детей дошкольного возраста. Педагоги показали, что отработку ритмических упражнений можно выполнять разными способами: как традиционными, так и инновационными методами. Семинар прошел на высоком уровне, начинающие специалисты принимали активное участие во всех мастер-классах. -
Экскурсия в музей пожарной охраны г. Набережные Челны и ПСЧ № 54
13.09.2024
В рамках месяца безопасности дети подготовительной группы № 11 МБДОУ № 82 «Подсолнушек» посетили экскурсию в музей пожарной охраны г. Набережные Челны при ПСЧ № 54.В музее дети познакомились с историей развития пожарной службы, узнали о подвигах знаменитых пожарных г. Набережные Челны. Во время экскурсии было проведено тренировочное занятие по пожарной безопасности. Воспитанники познакомились с алгоритмом выполнения обязанностей людей данной профессии: услышали сирену, примерили форму, увидели в действии пожарный рукав. Воспитанники получили массу положительных эмоций, были восхищены работой пожарной службы. Некоторые дети изъявили желанием в будущем стать частью этой ответственной профессии. -
1 сентябрь-Белем көне
01.09.2024
Бүгенге кояшлы икенче сентябрь - Белем көнендә 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм үтте.Төрле мавыктыргыч уеннар, мисаллар чишелде, бәйгеләр оештырылды, театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәмдә балаларның матур биюләре, шигырьләре, җырлары яңгырады.Булачак мәктәп укучылары - балаларыбызның күңелләрендә сөенеч, йөзләрендә шатлыклы елмаю балкыды. Балалар кечкенәдән шулай белемгә омтылып, акыллы булып үссеннәр өчен тәрбиячеләребез бар көчләрен куеп эшлиләр.
https://vk.com/wall-215824097_2013
-
29 нчы гимназияда "Белем бәйрәмендә"
01.09.2024
2 сентябрь – Белем көне. Белем көне – уку елы башлану тантанасы, ә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен беренче кыңгырау бәйрәме ул. Әле безнең кечкенә тәрбияләнүчеләребезнең "укучы" статусына хәтле шактый ваквтлары булуга карамастан, бакчада да бу бәйрәмне билгеләп үтү традицияга кергән. Нәниләребезне шул рәвешле мәктәп белән таныштыра башлыйбыз. Бәйрәм алдыннан тематик шөгыльләр үткәрелә. Әле алай гына да түгел, дәвамчанлык кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 29 нчы гимназияга тантаналы линейкага барабыз. Быел 5, 11, 12 төркем балалары кунак булып кайттылар. Безне каршы алганнары, бәйрәмне карарга мөмкинлек тудырган 29 гимназия администрациясенә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
https://vk.com/wall-215824097_2012
https://vk.com/wall-215824097_2008
-
Бакчабызда "Чаллы ТВ" журналистлары
29.08.2024
Бүген безнең бакчада әле "Чаллы ТВ" журналистлары да булып китте. Алар Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә "Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесендә lll урын алган балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы турында репортаж ясарга килгәннәр иде. Ләйсирә Рафаэлевна үзенең бу бәйгегә ничек килүе, һөнәри үсеше, балаларга тел өйрәтүдә кулланган яңа алымы турында бәян итте. Журналист Лилия Гатина балалар бакчасының яулаган күпсанлы грантлары нәтиҗәсендә җиһазландырылган кабинетларны, педагогларның балаларның уңышларын үз күзләре белән күреп матур, эчтәлекле репортаж ясады. Кунакларыбыз белән бары тик шатлыклы вакыйгаларда гына очрашырга язсын, дигән теләкләр белән саубуллаштык.
-
30 август – Республика көне.
29.08.2024
30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату гомер кичерә.Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән.
Бакчабызда да елның елында гөрләтеп бу бәйрәмне билгеләп үтәбез. Бәйрәм үткәрәсе көн иртәсендә спорт мәйданчыгында эш кайнады. Тар белгечләребез Квитковская Е.Ю., Сабирова Л.Р., Заляева М. У. һәм бәйрәмне алып баручы Напалкова А. М. лар Рәсәй һәм Татарстан Республикасы дәүләт символы буларак флагларны алып чыгып беркеттеләр, төсле шарлар мәйданчыкка бәйрәм кәефе кертте. Бәйрәм иң элек матур милли киемнәр кигән балаларның биюеннән башланды. Татарча-русча җырлар, милли уеннар оештырылды. Балалаларга соңыннан кечкенә күчтәнәчләр тапшырылды. Максатыбыз: балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Аларның күңелендә бу бәйрәм-туган яклары, туган илләре өчен горурлану бәйрәме булсын иде.Шушы илдә яшәп, шушы җирдә, төбәктә үсүләре белән горурлансыннар иде. Алдагы көннәребез сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәргә язсын! Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Бәйрәм белән!https://vk.com/wall-215824097_2000
-
Педагогик киңәшмә № 1
29.08.2024
Бүген дә бакчабыз тормышы һәрвакыттагыча "кайнап" торды. Иртәнге якта балалар белән Республика көнен билгеләп үттек, аннан репортаж ясау өчен килгән "Чаллы ТВ" журналистларын каршы алдык һәм инде көнебезне оештыру педагогик киңәшмәсе белән тәмамладык. Әмма барысы турында чиратлап...
Менә матур, җылы җәй айлар сиздермичә узып та китте. Барлык хезмәткәрләр көч туплап, ял итеп кабаттан бакчабызга җыелыштык. Бүгенге оештыру педагогик киңәшмәсе җылы эчтәлекле итеп оештырылды. Киңәшмәне уздыру турындагы боерык белән танышканнан соң, уку елына куелган максат, бурычлар билгеләнде. Еллык план, төп программаларны, өстәмә белем бирү программаларын, тар белгечләрнең циклограммаларын, шөгыльләр челтәрен расладык. Иҗади төркемгә кергән педагогларны билгеләп, эш тәҗрибәсе аз булган тәрбиячеләргә остазлар беркеттек. Әлбәттә инде, көн кадагы соравы булган куркынычсызлык һәм иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Тәрбиячеләбез Фатыхова Э.Д., Мирзагалимова А. М. үткәргән осталык дәресе дә бик урынлы булды. Һәрберебез үз кулларыбыз белән матур шәмнәр ясадык һәм безгә аларны бүләк итеп калдырдылар. Өлкән тәрбияче тарафыннан җәйге чорда тәрбия һәм белем бирү торышы турында җентекләп төзелгәгән анализ справкасы укылды. һәм инде һәрбер педагог турында җылы сүзләр әйтеп диплом һәм бүләкләр тапшырып киңәшмәбезне тәмамладык.
Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да якынлашып килүче "Белем бәйрәме" һәм Республика көне белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, рухи көч, иҗади уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык, бәрәкәт теләп калам!https://vk.com/wall-215824097_1997













