Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Әниемнең алтын куллары" кул эшләре күргәзмә 13.03.2023
Кешенең яраткан һөнәреннән тыш яраткан шөгыльләре дә була. Рухи ләззәт бирүче бу шөгыль аның тынгысыз иҗат эшенә әверелеп китә. Шуның белән кеше үзенә күңел тынычлыгы таба.
Бакчабызда 8 март- халыкара хатын - кызлар көненә багышланган атналык кысаларында әнә шундый оста куллы әниләрнең кул эшләреннән "Әниемнең алтын куллары" исемле күргәзмә оештырылды. Ул күргәзмәдә ниләр генә юк!
Әниләр үзләренең чынлап та алтын куллы булуларын исбатладылар. Берсеннән-берсе матур эшләре белән хәйран калдырдылар.
Рәхмәт сезгә хөрмәтле әниләребез! -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгының 2 нче көне 13.03.2023
Тәрбияче төрле яклап сәләтле булырга тиеш. Сәләт тумыштан бирелмәскә дә мөмкин, ләкин тырышлык белән күп кенә уңышларга ирешергә һәм күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Юкка гына "Тырышкан табар - ташка кадак кагар" димиләр.
Бүген бакчабыз базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгының 2 нче көне уздырылды.
Стажировка бик продуктив, эмоциональ, кызыклы, эчтәлекле узды. -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы 10.03.2023
Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды.
Безнең педагогларыбыз мастер-класслар һәм шөгыльләрдәге үзләренең кызыклы алымнары белән уртаклаштылар.
Килгән педагоглар үзләренең эшләрендә яратып һәм актив кулланырлар дигән теләктә калабыз. -
"Янгыннан сак бул!" 10.03.2023
Бүген 8 нче зурлар төркемендә "Янгыннан сак бул!" темасына әңгәмә оештырылды. Максат: ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.
-
"8 март - халыкара хатын – кызлар көне"нә багышланган бәйрәм иртәләре
07.03.2023
Бакчабызда 2.03.- 7.03. тикле "8 март - халыкара хатын – кызлар көне"нә багышланган бәйрәм иртәләре үткәрелде. Без әниләребезгә һәм әбиләребезгә мәхәббәтебезне һәм кайгыртуыбызны белдереп, безнең өчен эшләгән барлык изгелекләре өчен рәхмәт әйтә алабыз. Бу көн кояш нурлары һәм хатын-кыз елмаюлары белән яктыртылды, чәчәкләр белән бизәлде һәм яхшы сүзләр матур теләкләр белән тулы иде. Безнең бакчада тәрбияләнүчеләребез әниләрне һәм тәрбиячеләрне яз бәйрәме белән күңелгә үтеп керерлек һәм назлы итеп котладылар. Дулкынланган сабыйларның иҗади чыгышлары һәм шатланган кунакларның алкышлары бәйрәмнең җылы һәм күңелле атмосферасын тудырды.Тантаналы чара һәркемгә бик күп шатлык һәм күңелле тәэсирләр калдырды!
-
"Магнит тартылышы" мавыктыргыч эксперимент белем бирү эшчэнлеге
06.03.2023
Бүген 6 нчы логопедлар төркемендә тәрбияче Хамзина Ф. А. белән "Магнит тартылышы" мавыктыргыч эксперимент белем бирү эшчэнлеге уткәрелде .
Максаты: балаларның, эксперимент аша уйлау, фикерли белүләрен ачыклап, кызыксынуларын үстерү. -
«ЭкоЯз-2023»/«Яшел суган»проекты
06.03.2023
11 нче логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән суган утырттылар. Тәҗрибәнең төп максаты булып, балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру.
Балалар бик теләп, актив катнаштылар. -
ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКАНЫҢ ФАЙДАСЫ
05.03.2023
Сабыйларыбызның һәр көне иртәнге гимнастика белән башлана. 9 нчы кечкенәләр төркеме тәрбияче Фатыхова Э. Д. белән иртәнге гимнастика ясыйлар. Гимнастика баланың йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә.
-
8 март бәйрәменә багышлап стенгазеталар
01.03.2023
Әниләр бәйрәме
Беренче тамчылар тама,
Яз килүгә шатланып.
Язлар җиткәч, таңнар ата
Зәңгәрләнеп, сафланып.
Алып кил безгә, яз,
Чәчәкләр бәйләме.
Килеп җитте матур бәйрәм —
Әниләр бәйрәме.Еллык план кысаларында бакчабызда бәйрәм алдыннан, әниләрне котлап һәр төркем стенгазеталар чыгарды.
-
"Фребель Бүләкләре" уен җыелмасын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү" темасына семинар - практикум 28.02.2023
28.02.2023 көнне бакчабызда
тәрбиячеләр өчен "Фребель Бүләкләре" уен җыелмасын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү" темасына семинар - практикум узды.Педагогларыбыз Квитковская Е. Ю., Халимова Г. Г., Исмагулова Л. А. "Фребель бүләкләре" уен җыелмасын кулланып эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Педагоглар Фридрих Фребель педагогикасының теоретик нигезләре белән таныштылар.
Белем бирү процессын ФГОС-ДО нигезендә оештырганда " Фребель бүләкләре» уен җыелмасын куллану мөмкинлекләре турында күзаллауларын киңәйттеләр.
Педагогларда уен технологиясе белән кызыксыну һәм үзләренең иҗади потенциалын үстерү теләге уянды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү эшчәнлегендә "Фребель бүләкләре " уен комплектының практик кулланылышы мастер-класс ярдәмендә күрсәтелде.