Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Антитеррористическая безопасность
25.11.2022
Наши педагоги систематически повышают свой профессиональный уровень в области антитеррористической безопасности. Инструктор по физической культуре Квитковская Елена Юрьевна прошла Всероссийское тестирование по итогам которого заняла 1 место
-
Әниләр көне
23.11.2022
Әни! Һәркем өчен иң изге зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәүгә көч- дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез.
Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Барлык Әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын сезгә!
Җир йөзендә барлык әниләр
Бәхетле яшәсен дип телик
Балалары куандырып торсын
Китерсеннәр бары игелек.Әни көне – шундый матур бәйрәм
Барлык әниләргә баш иик
Күзләрендә бәхет нуры һәрчак
Сүнми балкып торуын телик. -
Церемония награждения победителей республиканского этапа X Всероссийского конкурса "Воспитатели России"
21.11.2022
Состоялась церемония награждения победителей республиканского этапа X Всероссийского конкурса "Воспитатели России", которая состоялась в Министерстве Образовании и Науки Республики Татарстан.В номинации "Лучший профессионал образовательной организации" одержала победу наш педагог инструктор по физической культуре Квитковская Елена Юрьевна.
Елена Юрьевна, поздравляем Вас с победой! Желаем и дальше быть по жизни победителем, достигать все новых и новых высот и не останавливаться на достигнутом. Становитесь с каждой победой все сильнее! Вы — молодец, мы гордимся вами! - ПРАВИЛА ПОВЕДЕНИЯ В МЕСТАХ БОЛЬШОГО СКОПЛЕНИЯ ЛЮДЕЙ 16.11.2022
-
Котлыйбыз!!!
09.11.2022
82 нче "Көнбагышкай"балалар бакчасының балалар театр коллективы Республика куләмендә оештырылган "Сәйяр"конкурсында Абдулла Алишнын "Сертотмас үрдәк"әсәрен сәхнәләштереп муниципаль этапта 1 нче дәрәжә диплом белэн буләкләнде.
Алга таба да балаларга унышлар телибез. -
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне
04.11.2022
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп итүнең тамырлары XVII гасырга барып тоташа. XVII гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, Россияне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һ.б. халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап бәйрэм ителэ.
Бөек халык , ул бердәм халык! Без бергә булганда-без бөтен нәрсәдә көчле һәм дошманарга ил җиңелмәс, Россия халкы-ил өчен горурлык! Кадерле әти-әниләребез, бакчабыз хезмәткәрләре һәм сайтыбыз кунаклары, сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз.Сезгә өйләрегездә тынычлык, гаиләләрегездә татулык телибез.Бер-беребез белән тату яшәп, Ватаныбыз белән горурланып яшәргә язсын. Илебезнең, уртак йортыбызның нинди булачагы бездән тора. Аны матур, ямьле кунакчыл итү безнең көчебездән килә. Әйдәгез, бер-беребезгә карата ачык күңел, игелекле караш һәм җәмгыятебез белән горурланып яшик. Илебездә тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән! -
Поздравляем!
20.10.2022
По итогам муниципального и республиканского этапа конкурса "Воспитатель России", с гордостью хотим поздравить с победой нашего педагога Квитковскую Елену Юрьевну. Хотим пожелать всегда оставаться такой настойчивой, смелой, целеустремлённой. Желаем успехов, огромных возможностей в жизни и реализации каждой заветной мечты. И пусть вам всегда удаётся побеждать не только в конкурсах, но и в любом бою.
-
Бәйрәм белән сезне пешекчеләр!
20.10.2022
Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Пешекчеләр көнен бәйрәм итәләр.
2004 елдан башлап, 20 октябрьне Халыкара пешекче көне буларак билгеләп үтәләр.
Чын пешекче булыр өчен, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Пешекче һөнәренең килеп чыгышы бик борынгыдан килә. Безнең сәламәтлек, сыйфатлы ризыклар белән туклану, кәефебез пешекченең нинди ризык белән сыйлавына бәйле.
Бакчабыздагы әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
Бәйрәм белән сезне пешекчеләр! -
Әтиләр көне белән!
16.10.2022
Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен генә үткәрә идек.Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Этилэр көне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан без барлык әтиләрне бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Улы өчен үрнәк һәм кызы өчен игелекле тылсымчы булу, яхшы әти булу-кеше тормышында иң җаваплы һәм кирәкле хезмәт.Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен.Без сезнең белән горурланабыз. Тормышыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганыгыз өчен, мең-мең рәхмәт Сезгә.
-
“Автозавод районы мәгариф лидерлары-2022”
05.10.2022
Хөрмәтле коллегабыз, 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы тәрбиячесе, Исмагулова Ландыш Анасовна Автозавод районы башкарма комитетының Мәгариф алдынгылары мактау тактасына куюга лаек булды.Без аны шушы казанышы белән КОТЛЫЙБЫЗ!
Яшьли яратып сайлаган һөнәрегезгә гомер буе тугры калыгыз.Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу булсын, ул да булса - тәрбияче сүзе.Шушы исемне аклап, яклап, тап төшерми эшлисез. Күпме балалар, аларның әти-әниләре рәхмәтледер сезгә.Татар балалар бакчасында эшләп, милләтне, ана телебезне саклауда күп көч, фидакарь хезмәт куясыз.Һәрчак яңалыкка омтылып, белемегезне күтәрү өстендә эшлисез.Буген да мәгариф өстендәге яңалыкларга, үзгәртүләргә битараф түгелсез.
Киләчәктә дә саф күңелле, эчкерсез, мөлаем, кешелекле булып калыгыз.