Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«ЭкоЯз-2023»/«Умырзая чәчәге» ясау-төркем белән эш.
12.04.2023
Яз килгәнен хәбәр итеп
Умырзаялар калка,
Чынлап әйтәм, ышанмасаң,
Урманга барып кара.
Бүген кояшлы, матур яз көнендә 6 төркем балалары язның беренче чәчәген ясадылар. -
12 апрель кешелек тарихының истәлекле датасы
12.04.2023
1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә.
Безнең балалар бакчасында «Космонавтика көне» уңаеннан танып-белү чаралары булып узды, аның максаты – балаларны космос белән таныштыру, космик очышлар турында күзаллауларны киңәйтү, беренче космонавт Ю. Гагарин белән танышу, Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, фәндәге казанышлары, кешеләрнең каһарманлыгы өчен 6 нчы төркем балалары тәрбияче Хамзина Фәнзилә Альбертовна белән космос турында үзләренең белемнәрен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә матур кул эшләреннән күргәзмә ясадылар. -
«Татар малае-2023»,«Татар кызы-2023»
12.04.2023
12 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар Дәуләт драма театрында шәһәркүләм "Татар кызы-2023","Татар малае-2023" бәйгесенең финалы узды.Бәйгедә барлыгы 101 балалар бакчасы арасыннан финалга алты кыз һәм алты малай чыкты.
Безнең балалар бакчасыннан Гатиятуллин Хөсәен "Иң талантлы малай" номинациясендә җиңү яулады, әзерләде Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче. Хөсәен дуслары белән бергәләп милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде.Шулай ук"Яр Чаллы егетләре"турында җыр җырлап күңелләрне күтәрделәр.Афәрин,Хөсәен!Афәрин, барлык катнашучы балаларга! -
Районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений
11.04.2023
На базе ДОУ № 72 "Антошка" прошел районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений. Команду МБДОУ N 82 "Подсолнушек" достойно представили Рахматуллин Искандер, Акчурина Эвелина, Маликова Адиля, Галяутдинов Исмаиль.
Поздравляем наших юных плавцов и желаем дальнейших побед. Ура! -
«ЭкоЯз-2023»/«Ак каен» темасына сәнгати - эстетик эшчәнлек
11.04.2023
11 апрельдә Россиядә «Ак каен» көне бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шул исәптән, «ЭкоЯз-2023» конкурсы кысаларында 8 нче зурлар төркемендә тәрбияче Мирзагалимова Альбина Мансуровны белән «Ак каен» темасына сәнгати - эстетик эшчәнлеге үтте.
-
«ЭкоЯз-2023»/«Гаиләдә экологик белем бирү» темасына анкета тутыру
10.04.2023
«ЭкоЯз-2023» акциясе кысаларында төркемнәрдә ата-аналар «Гаиләдә экологик белем бирү» темасына анкета тутыру. Анкетаның максаты: ата-аналарның балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик тәрбияләү һәм аны гаиләдә реаль тормышка ашыру мәсьәләләренә мөнәсәбәтен ачыклау.
-
«ЭкоЯз-2023»/«Урман - безнең байлыгыбыз» темасына эшчәнлек
10.04.2023
Табигать - ул тиңсез хәзинә,
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә
Сакла аны, аңа син тимә.
Бүген 8- нче зурлар төркемдә «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән темага эшчәнлек үткәрелде. Бурычлар: балаларда игътибарлык, әйләнә - тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү. Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен , диалогик сөйләмне үстерү. -
«ЭкоЯз-2023»/«Пластикка икенче тормыш»
10.04.2023
Бүген бар кешене дә экология борчый. Көнкүреш калдыклары әйләнә-тирә мохитне пычрата. Аларның күпчелеге табигый шартларда таркалмый яки бик озак таркалу вакыты бара. Әйләнә-тирә мөхитне чистарак итәр өчен, ташланган чүп-чарны киметергә, ә моның өчен аларга яңа тормыш бирергә кирәк.
Шуны истә тотып 4 нче төркемнән Файзуллиннар гаиләсе балаларның кул чукларының моторикасын үстерүгә юнәлтелгән, пластик савытлардан "Дүрт дус" уенын ясап алып килделәр. Балалар төркемдә бик яратып уйныйлар. -
«ЭкоЯз-2023»/7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Яшел самокат" ярышы
07.04.2023
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә.
Шул уңайдан бакчабызда төркемнәр арасында "Яшел самокат"дип исемләнгән ярыш уздырылды. -
«ЭкоЯз-2023»/«Экологик КВН»
06.04.2023
Табигатьне саклау - барыбызның да уртак эше. Аның байлыгын үсеп килүче яшь буынга калдыру - безнең изге бурычыбыз. Шуңа күрә балаларда табигатьнең матурлыгын тоя белүне, аңа мәрхәмәтле карашны кечкенәдән тәрбияләү бик мөһим. Шул максаттан бүген 8нче зурлар төркемендә экологик КВН узды. Балалар, командаларга бүленеп,әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белемнәрен күрсәттеләр: кызыклы сорауларга җавап бирделәр, табигатьтә килеп туган төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикерләрен җиткерделәр, экологик билгеләргә аңлатма бирделәр, урман аланын чүп-чардан арындыруда, аларны төрләргә аеруда катнаштылар. КВН бик кызыклы узды. Балалар биремнәр үтәп кенә калмадылар, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат та алдылар.