Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы
31.03.2023
Бүген бакчабыз базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгына Менделеевск шәһәрендәге коллегаларыбыз килде.
Стажировка мәйданчыгында эш бик продуктив, эмоциональ, кызыклы, эчтәлекле узды. -
"ЭкоЯз" кысаларында тәрәз төбендә "Бакчачылар шәһәре" проекты
30.03.2023
Яз - үсентеләр утырту чоры. Табигатьнең яңа бүләкләреннән авыз итәсе килгәндә, безнең балаларыбыз тәрәз төбендәге әкияти бакчада яшел тәмләткечләр үстерәләр.
-
"ЭкоЯз" кысаларында "ЭкоЗарядка"
29.03.2023
Көннәр җылына башлауга бакчабызда саф һавада иртәнге гимнастикалар башлана. Бүген балалар белән тәрбиячеләребез һәм физкультура инструкторы Квитковская Е. Ю. белән "ЭкоЯз" кысаларында "ЭкоЗарядка" ясадылар.
Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйткәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.
-
«Юный мастер-2023» /«Яшь оста-2023»
29.03.2023
99 нчы санлы "Дулкын" балалар бакчасында "График дизайн" компетенциясендә "Юный мастер" ("Яшь оста") Чемпионатының муниципаль этабы узды. Балалар "График дизайнер" һөнәре турында белемнәрен, график редакторларда эшли белү осталыгын күрсәттеләр (логотип һәм паттерн ясадылар).
Безнең тәрбияләнүчебез Кисаубаев Мөхәммәд җиңүче булды! Остазы укытучы-логопед Хәлимова Гөлназ Гаяз кызы.
Җиңүчегә һәм остазына конкурсның региональ этабында уңышлар телибез!
На базе МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №99 "Дулкын" прошёл муниципальный этап Чемпионата "Юный мастер". В компетенции "Графический дизайн". Ребята продемонстрировали знания о профессии "Графический дизайнер", показали профессиональные умения владения графическими редакторами (создали логотип и паттерн). Самым ответственным моментом для дошкольников стала презентация продукта.
Наш воспитанник Кисаубаев Мухаммад стал победителем! Наставник учитель-логопед Халимова Гульназ Гаязовна.
Пожелаем победителю и наставнику успехов на региональном этапе конкурса
-
«ЭкоЯз-2023» /«Суның үзенчәлекләре» эксперименталь эшчәнлек
28.03.2023
Бүген 8нче зурлар төркемендә "Суның үзенчәлекләре" темасына эксперименталь эшчәнлек үтте.
Эшчәнлекнең бурычлары булып:
1.Яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү.
2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
3. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
-
Педагогларның активлыгын үстерү өчен еллык план кысаларында бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше процессында педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү" темасына педсовет
28.03.2023
Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төп рольне тәрбияче, аның һөнәри сыйфатлары уйный. Бүгенге көндә тәрбияче – ул югары компетентлыкка, креативлыкка ия булган, үзенең эшчәнлегендә даими рәвештә инновацияләр һәм яңа эш ысуллары кулланучы педагог. Шулай итеп, заманча мәгариф системасы тәрбиячеләрдән белемнәрен даими камилләштерүне таләп итә. Әмма, барыбызга да билгеле булганча, күп кенә яңа белем һәм технологияләр уртача биш елдан соң үз актуальлеген югалта. Нәкъ менә шуның өчен дә педагогның һөнәри-шәхси үсешен арттыру методик эшнең төп юнәлеше булып тора.
Һәр тәрбияченең һөнәри осталыгын камилләштерү күбесенчә педагоглар эшчәнлеге белән методик эшнең өзлексез үрелеп баруына бәйле. Өстәвенә, методик эш федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, балалар белән эшләүне үстерүгә һәм камилләштерүгә нигезләнгән булу күздә тотыла.
Педагогларның активлыгын үстерү өчен еллык план кысаларында бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше процессында педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү" темасына педсовет узды. Педагогларыбыз эш тәҗрибәсеннән чыгып Тухбатуллина Г. Г. укытучы - логопед, "Биоэнергопластика һәм артикуляцион күнегүләр" мастер - классы күрсәтте, Миндиярова Г. Р. "Кинезиологик күнегүләрнең әһәмияте турында, ХалимоваГ. Г. , укытучы- логопед, "Пескотерапияның әһәмияте белән таныштырды, Хасаншина Г. Н. "Сторителлинг интерактив метод белән таныштырды". Тәрбияче Пакреева Л. М. "LEGO конструктролар кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен әкиятләр, шигырьләр ярдәмендә камилләштерү, активлаштырү ысуллары белән уртаклашты.
Тәрбиячеләр үзләре уйлаган дидактик уеннар белән таныштырып чыктылар. -
Профсоюз тарафыннан оештырылган йөзү ярышлары
27.03.2023
Буген Чаллы шәһәренең 39 нчы мәктәбе бассейнында Профсоюз тарафыннан оештырылган йөзү буенча ярышлар узды, алар традицион рәвештә спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелде.
Безнен кызларыбыз - әфарин! -
"Татар малае-2023,Татар кызы-2023"шәһәркүләм бәйгесендә катнашып бакчабызның сандугачы Гатиятуллин Хөсәен 3 нче турга үтте
27.03.2023
Алга таба да Хөсәенгә зур уңышлар теләп калабыз!
-
«ЭкоЯз-2023»/ «Өй түрендә бакчада, сыерчык канат кага» сыерчык оялары әзерләү
26.03.2023
Яз җитте. Шаулап-гөрләп ташулар акты, сулар еракка, киңлеккә юл алды. Кояш үзенең җылы нурлары белән юмартланып, бар дөньяны җанландырды. Тиздән сагынып көткән канатлы дусларыбыз – сыерчыклар кайтачак. Моны "Көнбагышкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар түземсезләнеп көтте. Чөнки алар әтиләре, бабалары белән сыерчык оялары ясадылар.Бакчабызда "Өй түрендә бакчада, сыерчык канат кага" исемле сыерчык оялары ясау буенча шәһәркүләм конкурсы кысасы алдыннан акция уздырылды. Иң яхшылары шәһәркуләм конкурска озатылачак.
-
"НӘҮРҮЗ"
25.03.2023
Безнен балалар бакчасында да “Нәүрүз” - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды.
Күркәм бәйрәмне бар төркем нәнилэре белән бергәләп үткәрдек.
Чарага Нәүрүзбикә, Кыш бабай, Убырлы кебек бәйрәм геройлары да кунак буларак чакырылган иде.
Кыш бабайның китәргә вакыты җитсә дә, әле ул китәргә ашыкмый, үз урынын язга бирәсе килмәде. Кыш бабай бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүзбикә белән көч тә сынашты. Алар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, аркан тартыштылар. Нәүрузбикә җитезрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Бәйрәм шигырь, җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан Нәурүзбикә балаларны кайнар коймак белэн сыйлады.
Бу көнне барысы рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты, тамаша кылып утырды