Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
«ЭкоЯз-2023»/«Табигатьне, урманны саклыйк һәм яратыйк» дигән темага кисеп ябыштыру эшчәнлеге
14.04.2023
"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" - дип яза күренекле педагог В.А.Сухомлинский. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.Балаларыбыз белән бергәләп “Табигатьне, урманны саклыйк һәм яратыйк” дигән темага 8 нче зурлар төркемдә кисеп ябыштыру эшчәнлеге үтте.
-
«ЭкоЯз-2023»/«Эко-эмблемалар» күргәзмәсе
14.04.2023
Планетабызны, аның табигатен саклау –бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш. Шул форсаттан безнең 82 нче балалар бакчасында «Эко-эмблемалар» күргәзмәсе үткәрелде.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул- безнең әни,
Табигатьне саклагыз! -
Финальные городские соревнования по плаванию в рамках "Спартакиады" среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений
13.04.2023
На базе ДОУ №119 "Кроха" прошли финальные городские соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений. Наш сад достойно представили: Рахматуллин Искандер, Галяутдинов Исмаиль.
Поздравляем наших юных плавцов! -
В рамках Года педагога и наставника спортивное мероприятие «Рекорды сада» 12.04.2023
В рамках Года педагога и наставника в саду № 82 «Подсолнушек» состоялось спортивное мероприятие «Рекорды сада», в процессе которого команда наставников соревновалась с командой молодых специалистов.
Благодаря данному мероприятию педагоги получили положительный эмоциональный заряд, а так же способствовало сплочению коллектива. -
12 апрель- Космонавтлар көне
12.04.2023
12 апрель- беренче космонавт Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп уза. Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый.
Бу тарихи көнне иск алып 10 нчы мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән космос, аны өйрәнү тарихы, беренче очучы-хайваннар, беренче космонавт Ю.А. Гагарин, космонавтлар турында әңгәмә үткәрелде.
Балалар белән төркемдә һәм ачык һавада «Космос» темасына кисеп ябыштыру, асфальтта рәсем ясау оештырылды. -
«ЭкоЯз-2023»/«Космонавтика көне»нә багышланган кул эшләреннән күргәзмә
12.04.2023
«Апсайклинг» (ингл. upcycling) - материалларны һәм әйберләрне икенчел куллану, алар өчен яңа функционал булдыру һәм аларның кыйммәтен арттыру.«Апсайклинг» соңгы ике дистә елда тагы да популярлашты.
Шуны истә тотып бакчабызда «ЭкоЯз-2023» акциясе кысаларында «Космонавтика көне»нә багышланган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Һәр гаилә иҗади якын килеп, үзенең кулланышын югалткан әйберләрне кояш, ракета, планетага әверелдерде. -
«ЭкоЯз-2023»/«Умырзая чәчәге» ясау-төркем белән эш.
12.04.2023
Яз килгәнен хәбәр итеп
Умырзаялар калка,
Чынлап әйтәм, ышанмасаң,
Урманга барып кара.
Бүген кояшлы, матур яз көнендә 6 төркем балалары язның беренче чәчәген ясадылар. -
12 апрель кешелек тарихының истәлекле датасы
12.04.2023
1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток-1» космик корабле һавага күтәрелә. Корабль бортындагы кеше – беренче космонавт Юрий Гагарин була. Шул вакыйгадан соң 12 апрель бәйрәм көненә әйләнә.
Безнең балалар бакчасында «Космонавтика көне» уңаеннан танып-белү чаралары булып узды, аның максаты – балаларны космос белән таныштыру, космик очышлар турында күзаллауларны киңәйтү, беренче космонавт Ю. Гагарин белән танышу, Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, фәндәге казанышлары, кешеләрнең каһарманлыгы өчен 6 нчы төркем балалары тәрбияче Хамзина Фәнзилә Альбертовна белән космос турында үзләренең белемнәрен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә матур кул эшләреннән күргәзмә ясадылар. -
«Татар малае-2023»,«Татар кызы-2023»
12.04.2023
12 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар Дәуләт драма театрында шәһәркүләм "Татар кызы-2023","Татар малае-2023" бәйгесенең финалы узды.Бәйгедә барлыгы 101 балалар бакчасы арасыннан финалга алты кыз һәм алты малай чыкты.
Безнең балалар бакчасыннан Гатиятуллин Хөсәен "Иң талантлы малай" номинациясендә җиңү яулады, әзерләде Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче. Хөсәен дуслары белән бергәләп милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде.Шулай ук"Яр Чаллы егетләре"турында җыр җырлап күңелләрне күтәрделәр.Афәрин,Хөсәен!Афәрин, барлык катнашучы балаларга! -
Районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений
11.04.2023
На базе ДОУ № 72 "Антошка" прошел районный этап городского соревнования по плаванию в рамках Спартакиады среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений. Команду МБДОУ N 82 "Подсолнушек" достойно представили Рахматуллин Искандер, Акчурина Эвелина, Маликова Адиля, Галяутдинов Исмаиль.
Поздравляем наших юных плавцов и желаем дальнейших побед. Ура!