Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Шәһәркүләм семинар 22.03.2023
Бүген гимназиядә татар теле hәм әдәбияты укытучылары өчен ,,Укучыларның грамоталылыгын устерүдә укытучы hәм остаз роле" дип исемләнгән шәһәркүләм семинар узды. Әлеге семинарда гимназиянең тәҗрибәле татар теле hәм әдәбияты укытучылары Валеева Суфия Васил кызы, Фатыйхова Нәзлия Гаян кызы, Хаматова Ләйсәния Барый кызы ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучы укытучылар гимназиянең музеенда булып, әлеге уку йорты тарихында никадәр күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырылуы хакында мәгълүмат алдылар. Музей җитәкчесе Харисова Энҗе Мирзанур кызы гимназия укучыларыннан бер төркем гидлар оештырган, кызыклы тарихны бик үтемле итеп җиткерү формасын тапкан. Семинарда катнашучылар алдында башлангыч сыйныф укытучысы Солтанова Резеда Флюр кызы тематика буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гимназиядә дәрестән тыш чараларда укучыларның грамоталылыгын үстерү хакында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзhәм кызы чыгыш ясады. Ул әлеге юнәлештә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлегенә, гимназия тормышка ашырган проектлар хакында, гимназиядә тудырылган милли мохит турында дәлилләр китерә - китерә сөйләде. ,,Тылсым" театр студиясе җитәкчесе Шиhапова Энҗе Фрунзе кызының чыгышы актуальлеге белән аерылып торды. Әлеге театр студиясенә йөрүче укучыларның чыгышын карагач, семинарда катнашучы мөгаллимнәр укучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына соклануларын белдерделәр. ,,Техник модельләштерү" тугәрәге җитәкчесе Сираҗева Ләйсән Гамил кызы узенең хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды, татарча мультфильмнар ясаулары хакында сөйләде. Семинарны Вәлиев Марат Минсабир улы җитәкләгән курай тугәрәгендә hәм Зәйнуллина Әлфия Тауфик кызы җитәкләгән ,,Әллүки" җыр студиясендә шөгыльләнүче укучыларның чыгышлары бизәде. Семинар бик эшлекле форматта узды. Мәгариф идарәсе гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече Миначева Наилә Гадел кызы семинар эшенә уңай бәя бирде. Гимназия директоры Набиуллина Лиза Рихман кызы дәресләрнең фәнни, төзек булуын, чыгышларның эчтәлекле, мәгълуматлы булуын, укучыларның чыгышларының зәвыклы булуын ассызыклап, семинарны оештыручы, катнашучы укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Фотогалерея
-
"Сообщи где торгуют смертью" 21.03.2023
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия яшь буынның киләчәген кайгыртып, бик күп чаралар, класс сәгатьләре үткәрә. Шуларның берсе - 20 нче март көнне уздырылган "Сообщи где торгуют смертью" акциясе кысаларында уздырылган наркотикларга каршы тәрбия сәгате. Гимназиянең Әтиләр комитеты җитәкчесе Сагиров Ильнар Хатипович сөйләп узган лекция һәрбер укучыга төшенерлек итеп җиткерелде. 9-11 нче класс укучылары өчен оештырылган лекциядән соң ул укучыларга видеоролик та тәкъдим итте. Соңыннан укучылар белән әңгәмә оештырылды. " Әлеге теманың җитдилеген аңлап, киләчәгегез турында кайгыртып үзегезгә тиешле нәтиҗә ясарга тиешсез,- диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәмовна.
Фото
-
"Сабантуй " журналы кунакта 21.03.2023
Гимназиядә балалар яратып калырлык кунаклар -,,Сабантуй " журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова hәм ,,Салават күпере" журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева белән матур очрашу булды. Ничек аларны укучылар яратмасыннар, ди? Беренчедән, икесе дә балалар өчен чыга торган журнал хезмәткәрләре, алар укучыларның тын алуларына карап, кемнең кем икәнен әйтеп бирәләр; икенчедән, кунаклар күчтәнәчләр төяп килгәннәр; өченчедән, алар шундый кызык әңгәмәдәшләр; дүртенчедән, бик ягымлы, юмарт, киң күңелле, шаян апалар. Сәбәпләрне тагын китерергә була, ләкин сүзнең кыскасы: журналлары да шәп, хезмәткәрләре дә шәп! Кыска гына вакыт эчендә журналлар тарихы белән таныштырдылар, кызыклы сәхифәләр буенча уздылар, җырлаттылар, биеттеләр, бүләкләргә күмделәр. Гимназия укучылары да кунакларны каршыларга әзер иделәр. ,,Тылсым " театр студиясенең яшь артистлары Валеева Наилә белән Абдуллина Инзилә К.Тинчуринның ,,Җилкәнсезләр " әсәреннән өзек уйнадылар, нәфис сүз осталары Ганиева Таңсылу, Нуруллина Ясминә, Гыйльманов Сәид матур шигырьләр сөйләделәр, Әхмәтҗанова Нәзилә, Насифуллин Кәрим җырладылар. Бик күңелле булды. Кунакларның да кәефләре булды. Әлеге балалар өчен чыга торган журналлар бик зәвыклы, эчтәлеге бай. Татар укучысы, үз ана телеңдә укы, тәрбиялән, белем ал hэм журналларга язылырга онытма, диясе генә кала.
Фотогалерея
-
Прием в 1 класс на 2023-2024 учебный год
20.03.2023
Уважаемые родители будущих первоклассников!
Согласно приказу Министерства просвещения Российской Федерации от 02.09.2020 №458 «Об утверждении порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» установлены следующие сроки подачи заявления в 1-й класс:
- для детей, проживающих на закрепленной территории - с 30 марта по 30 июня 2023 года;
- для детей, не проживающих на закрепленной территории – с 6 июля по 5 сентября 2023 года.
Информация о количестве мест в 1-х классах на 2023-2024 учебный год
Количество классов
Язык обучения
Количество мест в первом классе
УМК
3
татарский
75
«Школа России»
График очного приема: с 30 марта 2023 года (104 кабинет)
30,31 марта - 8.00-16.00 ч. (Обеденный перерыв – 12.00-13.00 ч.)
В остальное время:
Каждый понедельник и среду – 14.00 -16.00 ч. (приемная)
Подробная информация в рубрике "Прием детей в гимназию" по ссылке: https://edu.tatar.ru/n_chelny/gym2/page422958.htm
-
"Юнармия" 18.03.2023
Гимназиянең "Юнармия" командасы җитәкчеләре Могинов Фаик Фоат улы тырышлыгы, узләренең максатчан әзерлекләре белән ,,Жиңү юлында 2023 " шәһәркүләм бәйгедә 2 урын яуладылар! Котлыйбыз! Без булдырабыз!
-
"Ябалак" 18.03.2023
Гимназиянең 3-5 сыйныф укучылары ,,Ябалак" татар телендә төбәкара фән олимпиадасында бик яхшы нәтиҗәле урыннар яуладылар. Нияз Минhаҗев ( 3б сыйныф укучысы , укытучысы Газизова Я.Г) , Петрова Милена (4а сыйныф укучысы, укытучысы Сагитова А.А) - жиңүчеләр, Валишина Ясминә , Әхмәтҗанова Ясминэ (икесе дә 3в сыйныф укучылары, укытучылары Файзуллина Ф.Г.), Миргалимов Вилдан (4а сыйныф укучысы, укытучысы Сагитова Э.Э.), Кашапова Зилия (5в сыйныф укучысы, укытучысы Валеева С.В.), Багаутдинов Йосыф (5а сыйныф укучысы, укытучысы Набиуллина Л.Р, Старовайтова С.В.)Гыйлэжев Булат ( 4б сыйныф укучысы, укытучысы Кадирова А.Х.) призерлар булдылар. Афәрин!
-
"Без- Татарстан варислары" 17.03.2023
"Без- Татарстан варислары" исеме астында узган квиз-уенда гимназия укучылары жиңүчеләр булдылар! Әлеге уенда катнашу өчен, 9нчы сыйныф укучыларын тарих фәне укытучысы Каюмов Ринат Габдрахман улы әзерләде. Уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, афәрин!
-
"Кайда улем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" 17.03.2023
"Кайда улем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит!" ( ,,Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе кысаларында Яр Чаллы наркология диспансеры табибы Мортазина Гүзәл Азат кызы гимназиянең югары сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Яшүсмер организмына зыян салучы начар гадәтләр: эчучелек, наркомания, тәмәке тарту , җинаять юлына басу кебек җитди темаларга ачыктан-ачык сөйләшү булды. Әлеге чарадан ясалган нәтиҗә түбәндәгечә яңгырар: сәламәтлекне, аек акылны югалтмыйча яшәргэ өйрәник, дуслар! hәр кеше узенең язмышының юлын үзе сайлый, ялгыш юлга кермә син, яшүсмер!
-
"Алда - йөз юл, берсе- синеке" 16.03.2023
Гимназиядә ,,Алда - йөз юл, берсе- синеке" дигән исем астында узган бик матур чарада шәһәребезнең Юл иминлеген саклау буенча дәүләт инспекциясе пропаганда булегенең әйдәп баручы белгече Кашапова Венера Михаил кызы катнашты. Юлларда сак, игътибарлы булу хакында күп сөйләнелсә дә, әлеге кагыйдәләр уен формасында җиткерелә икән, ул үтемлерәк . ,,Чараның эчтәлеге уйланылган, музыкаль бизәлеш бар, уйнар өчен командалар тупланган, актив тамашачы җыелган, димәк, уңышлы эш башларга була",- дип чараны алып баручы Фаттахова Алсу Миннемөхәмәт кызы бәйрәмне ачып җибәрде. Быел ЮИД оешканга 50 икән, шул уңайдан укучылар әлеге вакыйганың тарихы турында видеофильм карадылар. Аннан соң иң кызыгы башланды: командалар юл билгеләрен тану буенча ярыштылар. Яңа төрле юл билгесе уйлап ясау буенча булган бәйгедә дә сынатмадылар. Әле тапкырлыклары да сыналды: юл йөрү кагыйдәләрен белү - белмәүләре тикшерелде, татар халкының киңәшләр хәзинәсе булган мәкальләр дә читтә калмады. Бишенче сыйныф укучылары әзерләгән концерт номерлары да остәлгәч, чарага бәйрәм төсе керде. Кыска гына вакыт арасында юл иминлеге хакында күпме мәгьлүмат җиткерелде. ,,Иң мөhиме: юлларда сак, игьтибарлы булу , ашыкмау - кабаланмау кирәк, шуны онытмыйк, дуслар!"- дип Кашапова В.М. бәйрәмне йомгаклады. Хактан да, юллар хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, узебез юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйк!
-
Телефон Доверия 14.03.2023
Видеоролик смотреть