Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Ялкын" 03.05.2023
Гимназиягә ,,Ялкын" балалар hәм яшүсмерләр журналы мөхәррире Фазуллин Илназ үзе белән ,,Шәпблогер" медиамәктәп вәкилләрен очрашуга алып килде. Очрашу кызык, мавыктыргыч, ялкынлы булды. Кунакларга , гимназиягә кергәч, кызыл келәмнән узу ; шарлар тотып үзләрен сәламләгән укучылар, ,,Мизаж" төркеме башкарган заманча жырлар, ,,Мэхәббәт" ШТК командасы чыгышы, Ганиева Таңсылуның хисле итеп шигырь укуы, Сәрвәров Саматның өздереп баянда уйнавы, ә иң мөhиме - актив, позитив, иҗади гимназия укучылары белән аралашу ошады. Укучылар блогер мәктәбенә ,,сынау" да уздылар: 20 минут эчендә кызыклы тематика уйлап табып, сюжет төшереп, аны монтажлап , кунакларга тәкъдим иттеләр. Кемнәр җиңде дисезме? Сәхәбетдинова Зәринә, Хәбибуллина Илhамия, Галиева Әминәдән торган команда. Алар ,,Без -,,Ялкын"ны, ,,Ялкын" безне ярата" дигән теманы ачтылар. Афәрин, креатив фикер йөрткән, замана сулышын тойган укучылар бар бездә, бәлки киләчәктә блогерлар да булырлар. Кем генә булсалар да, белемле, тәрбияле, кешелекле булсыннар. Очрашуга килгәндә, кунаклар гимназияне ошатып киттеләр. ,,Сездә укучылар узгә, үзләрен иркен , тәрбияле тоталар, иҗадилык бөркелеп тора",- диде Илназ Фазуллин. Безгә дә кунаклар ошады. Кыска гына вакыт эчендә укучыларның күңелләрендә иҗатка ялкын кабызган ,,Ялкын"ның да , яшь блогерларның да хәтерләрендә безнең белән очрашуның матур мизгелләре озак сакланыр, безне рухландырган кебек, аларны да иҗатка рухландырыр дигән теләктә калабыз.
Фотогалерея
-
Киләчәкне кайгыртып... 26.04.2023
Гимназиябезнең 9-11 нче класс укучылары, ел әйләнәсе, һөнәр сайлау максатыннан, шәһәребездәге төрле уку йортларында булып, белгечләр белән очрашалар, бик күп лекцияләр тыңлыйлар. Бүген 9А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе - Билалова Г.Х.) КамАЗ запас частьләр һәм компонентлар җитештерү заводына экскурсиягә бардылар. Алар завод мохите белән якыннан таныштылар. Укучыларга, персоналлар белән эшләү белгече Роберт Сәләхетдинов завод турында эчтәлекле итеп сөйләде. Заводта эшләүчеләргә яхшы эш хакы, матди һәм социаль ярдәм күрсәтелүе хакында әйтеп узды. Соңыннан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге экскурсия укучыларда уңай тәэсирләр калдырды. Гимназия администрациясе әлеге экскурсия өчен завод җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерә.
Фотогалерея
-
Бүген бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2023
26 нчы апрель. Бүген бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн татар халкы яшәгән һәрбер илдә, шәһәрдә, авылда билгеләп үтелә. Чөнки милли үзаңы булган һәркем, шигырь-поэмалары аша дөнья әдәбиятына билгеле булган бөек шагыйребез белән горурлана. Аның шигырьләрендә тәрбиянең асылы да, милләтебезнең киләчәге өчен борчылу да чагылыш таба. Кыйммәтле милли мирас калдырган бөек Тукаебызның иҗатын бүген гимназиябез укучылары "Ачык микрофон" аша бик яратып сөйләделәр. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары ныклап әзерләнгәннәр. 1А, 1Б, 1В сыйныфы укучыларының сөйләмнәре чиста, аваз әйтелешләре е дөрес. Бу исә сыйныф җитәкчеләренең (Закирова Сания Малик кызы, Харисова Эльмира Инсаф кызы, Абдуллина Гүзәлия Райф кызы), әти-әниләрнең, телебезнең киләчәгенә битараф булмауларын күрсәтә. Афәрин, Тукай варислары.
Фотогалерея
-
«Неделя психологии» 23.04.2023
В рамках Всероссийской «Недели психологии» прошли интерактивные занятия по теме: «Саморегуляторы».
1-2 классы Фотогалерея
3-4 классы Фотогалерея
7-8 классы Фотогалерея
9-11 классы Фотогалерея
В рамках Всероссийской «Недели психологии» прошли родительский собрания для 9-11 классов по теме: «Психологическая готовность к экзаменам: стресс и саморегуляция эмоционального состояния».
Фотогалерея
-
Котлыйбыз 20.04.2023
Яшь курайчыларыбызны котлыйбыз! Валиев Марат Минсабир улы тугэрэгенэ йоргэн укучылар ин тэжрибэле остаз кулына элэккэн икэннэрен бик тиз анлыйлар, шуна да икелэтэ.тырышалар! Котлыйбыз, афэрин !
-
Всероссийская неделя психологии 20.04.2023
Гимназиядә ,,,Всероссийская неделя психологии" (,,Рәсәйкүләм психология атналыгы-) кысаларында тәрбия чаралары, сыйныф сәгатьләре уза. 4б классында сыйныф җитәкчесе Кадирова Алсу Хәмитовна ,,Сүзсез генә дуслаш", ,,Супергерой кебек дус бул", ,,Супергеройлар hәм мәкерлеләр" дигән темаларга интерактив уеннар оештырды. Дус була белү бик куп проблемаларны чишә, шуңа күрә әлеге атналык укучылар өчен бик файдалы булачак.
Фотогалерея
-
"Татар теле-сәхнә теле" 19.04.2023
Гимназиядә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театры артистлары белән очрашу булды. Очрашу гимназиянең ,, Тылсым" театр студиясе әзерләгән тамаша белән башланды. Яшь артистлар Г.Камалның ,,Бүләк өчен" әсәреннән өзек уйнадылар hәм тэҗрибәле артистларны шаккаттырдылар. Гимназиягә килгән кунаклар - ,,Татар теле-сәхнә теле" спектаклендә уйнаучы состав. Артистлар гаҗәеп чибәрләр, мөлаемнар: Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова,Әдилә Хәсәнова, Эдуард Никитин, Илмас Насретдинов, театрның администраторы Таhир Башаров. Әңгәмә барышында укучылар Гөлчәчәк Хафизованың аhәңле итеп шигырь укуын, Илнур Байназаров белән Айсылу Мөсәлләмованың җырлавын ишетү бәхетенә ирештеләр. Кыска гына вакыт эчендэ артистлар тамашычыларны үзләренә гашыйк иттелэр. Кунаклар бездән канәгать калдылар, Гөлчәчәк Хафизованың: ,,Без бүген бик җылы очрашуда булдык", - дигән җөмләсе әлеге чаранын тиешле дәрәҗәдә узуына куелган бәя булды. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе әзерләде hәм алып барды.
Фотогалерея
-
Егет без!
19.04.2023
Гимназиядә 6-7 нче сыйныф укучылары өчен патриотик темага багышланган ,,Егет без!" дигән дәрестән тыш чара узды. Укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан Билалов Илгизәр Илдус улы чакырулы иде. Чара тантаналы рәвештэ башланып китте: залга юнармиячеләр дәүләт флагларын алып керделәр, дәүләт гимннарын тыңлагач, аләмнәрне залдан алып чыктылар. Чара барышында Илгизәр Илдус улы узе турында, туган илне кадерләү хакында бик матур итеп сөйләде. Укучылар язган хатлар, кулдан ясалган шәмнәр өчен, рәхмәтләрен белдерде. Чара музыкаль номерлар белән аралашып барды. Халыкның :,,Сугышның йөзе юк", - дигән мәкале хакыйкатькә туры килә. Бүген чарада яңгыраган Г.Кутуйның ,,Сагыну " нәсере дә, М.Җәлилнең ,,Ана бәйрәме" шигыре дә, ,,Кичер мине,әни!" бию композициясе дә, ,,Русский лес" жыры да урынлы иде. Кыска гына вакыт аралыгында мәгьнәле әңгәмә, зәвыклы чыгышлар булды. Без сугышның бетүен, әти-әниләрнең илгә исән-имин кайтуын, доньяда тынычлык урнашуын телибез. Илебезне , безне яклап , сугышка киткән солдатларга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Фотогалерея
-
Татар малае - Самат 18.04.2023
Бүген 1нче санлы балалар иҗат йортында 1- 4 нче сыйныфлар арасында «Татар малае- 23» бәйгесе булып узды. Бәйгедә гимназиянең 1б сыйныфы укучысы Фәсхетдинов Самат, катнашып, 2 нче урынны яулады. Әлеге җиңүне Саматка әти - әнисенең, укытучысы - Абдуллина Гүзәлия Раиф кызының тырышлыклары, эзләнүләре нәтиҗәсендә ирешүен әйтеп узарга кирәк. Гаиләдәге татулык, милли гореф-гадәтләргә таянып ана телендә тәрбияләнүче Саматта чагыла: ул бик матур итеп сөйли, җырлый, бии. Димәк, әнисе - Фәсхетдинова Роза Усман кызы балаларына ана теленә мәхәббәтне тиешенчә бирә алган. Әтисе – Фәсхетдинов Ринас Фәнис улы үзе дә сәхнәдә патша ролендә уйнап, матур итеп чыгыш ясады. Фәсхетдиновлар кебек үз кыйбласын югалтмаган үрнәк гаиләләр гимназиябездә генә түгел, Татарстаныбызда бик күп булсын иде. Афәрин, Самат Риназ улы, җиңүең белән котлыйбыз!
Фотогалерея -
“Жизнь без отходов» акциясе
17.04.2023
Безнең гимназия укучылары “Жизнь без отходов» акциясендә катнаштылар. Алар ун көн дәвамында мамык – җеп тукымадан торган кием – салым тапшырдылар. Искергән, я булмаса киелми торган әйберләрне тапшырган кешегә дә файда – фатир чистарып кала, җыючы як - “Орион” яшьләр үзәге дә эшлекле уй - максатын тормышка ашыра: эшкәртеп яңа башка төр әйбер чыгаручыларга җибәрәчәк. Димәк, сакчыл мөнәсәбәтне күз уңаенда тоткан әлеге акция ике якка да отышлы.
Фотогалерея