Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 794 учащихся |
У нас учат: | 50 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Минем шәлем җылысы"
06.05.2023
"Минем шәлем җылысы" акциясенең иң актив катнашучылары- гимназиянең 7б сыйныф укучылары Хәбибуллин Айрат, Исламова Альбина. Бүгенгесе көндэ гимназия укучылары тарафыннан 5223 буш консерв савыты тапшырылган. Шуның меңнән артыгы 7б сыйныф укучыларыныкы. Афәрин!
Фотогалерея
-
Котлау!
06.05.2023
Гимназиянең хөрмәтле ветераны, шәһәребезнең танылган шәхесе Сәгыйтов Зөфәр Ярулла улын якынлашып килүче Җинү бәйрәме белән котлыйбыз! Бүген ветеранны шефлыкка алган 9в сыйныф җитәкчесе Фатихова Нәзлия Гаян кызы, үзе, аны зурлап, бүләкләр тапшырды.
Фотогалерея
-
Афәрин!
06.05.2023
Гимназиянең 1б сыйныф укучысы Гильманова Хәят узенең бабасы белән горурлана, аның истәлеген саклый, зурлый белә. Афәрин, Хәят!
Фотогалерея
-
"Хәтер кайтавазы" 05.05.2023
Гимназиядә Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган ,,Хәтер кайтавазы" дип исемләнгән, реаль тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылган документаль-тамаша күрсәтелде. Әлеге эшне оештыручы, сценарий авторы- гимназиянең хөрмәтле укытучысы Харисова Энҗе Мирзанур кызы. Вакыйгаларның реаль җирлеге - Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылы, геройлары -шул авылның тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары. Вакыйгалар бер кайгысыз базар көне тамашасыннан башлана; аннан , аяз көнне яшен суккандай , сугыш башлану хәбәре килә; сугышка озатулар, хат көтүләр, ачлык галәмәтләре сурәтләнә hәм Җиңү көне тантанасы белән бетә. Бер сәгать вакыт аралыгында, күңелләргә үтеп керерлек, җаннарны сулкылдатырлык дәрәҗәгә җиткерелеп, сугыш чоры татар авылы тарихы күрсәтелә. Сугыш вакыйгалары патриотизм, гражданлык, кешелеклелек призмалары аша бирелә.Әлеге чара өлкәннәр өчен дә, яшь буын өчен дә гаҗәеп дәрәҗәдә файдалы, әһәмиятле чара булып тора. Җиңү көннәре алдыннан мондый эчтәлекле чара оештырган Харисова Энҗе Мирзануровнага, Зарипова Зифа Мирхатовнага, әлеге чарада катнашкан гаҗәеп талантлы укытучылар Хәйруллин Насфат Ашрафулловичка, Закирова Сания Маликовнага, Хаматова Ләйсәния Бариевнага, Сагитова Әнисэ Әмировна га, Солтанова Резеда Флюровнага, тырыш укучыларга , чарага килгән кунакларга зур рәхмәт!
Фотогалерея
-
Батырлар онытылмасын!
05.05.2023
Илебездә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә караган бик күп чаралар үткәрелә. Бу нисбәттән, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиялеләр башкарган эшләр дә шактый. “Җиңү тәрәзәләре”, “Җиңү хаты” акцияләрендә катнашу, Георгий тасмалары тагып йөрү, ветераннарны өйләренә барып котлап кайту, 9 май бәйрәменә караган плакатлар ясау, төрле конкурсларда катнашу. Ә бүген исә гимназиябезнең 7А сыйныфы укучылары Шайхаттарова Сәвия Өлфәтовна җитәкчелегендә Орловка бистәсендә урнашкан бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга атап салынган һәйкәлгә чәчәк салу тантанасында катнаштылар. Илебезнең тынычлыгы өчен шәһит киткән бабаларыбызның һәйкәлләргә исемнәре уеп язылган. Тантанада аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара – иленә тугры булган бабаларыбыз үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куйган тәрбия чарасы. Күкләребез тыныч булсын иде !
Фото
-
“Эврика” Яшьләр үзәгендә 05.05.2023
Бүген Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары “Эврика” Яшьләр үзәгендә 9 Май – Җиңү көне уңаеннан уздырылган сугыш чорына караган шигырь сөйләү чарасында катнаштылар. 5А сыйныфы укучысы- Әхмәтҗанова Нәзилә Муса Җәлилнең “Яулык”, 5В сыйныфы укучылары Кашапова Зилия, Фәрхетдинова Ясминә, Сибагатова Зәринә Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен, 8В сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу әнисе Ганиева Резеда Әсхәт кызы белән берлектә Азат Зәйнуллинны язган “Солдатлар” шигырен сөйләделәр. Әлеге чара туры эфирга язылып барды. Чараны танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минһаҗева Зөләйха Мөхитовна алып барды.
Фотогалерея
-
Котлау! 05.05.2023
Гимназиянең профсоюз җитәчесе Валеева Суфия Васил кызы җитәкчелегендә гимназия укытучылары ветеран укытучыларның хәлләрен белешеп, гомер бәйрәмнәре белән котлыйлар, өлкән буын вәкилләренә ихтирам , игътибар курсәтеп торалар . Күптән түгел гимназия коллективы М.Вахитов исемендәге мәктәп директоры Уразаев Ирек Таhировичны 92 яшь туган көне белән котлады! Ирек Таhир улы белән педагог-организатор Билалова Гөлсинә Хоснулла кызы әлекке моңлы көйләрне сыздырып уйнап утырдылар. Ветераныбыз белән җанлы әңгәмә оештырдылар. Әлеге очрашудан ветеран укытучының күңеле булды .
Фотогалерея
-
Жину бэйрэме алдыннан 05.05.2023
Жину бэйрэме алдыннан тылда хезмэт куйган ветеран укытучыларны котлаулар дэвам итэ. 8а сыйныф укучылары Андреева Роза Бэдри кызын котладылар.
Фото
-
"Ялкын" 04.05.2023
Гимназиягә ,,Ялкын" балалар hәм яшүсмерләр журналы мөхәррире Фазуллин Илназ үзе белән ,,Шәпблогер" медиамәктәп вәкилләрен очрашуга алып килде. Очрашу кызык, мавыктыргыч, ялкынлы булды. Кунакларга , гимназиягә кергәч, кызыл келәмнән узу ; шарлар тотып үзләрен сәламләгән укучылар, ,,Мизаж" төркеме башкарган заманча жырлар, ,,Мэхәббәт" ШТК командасы чыгышы, Ганиева Таңсылуның хисле итеп шигырь укуы, Сәрвәров Саматның өздереп баянда уйнавы, ә иң мөhиме - актив, позитив, иҗади гимназия укучылары белән аралашу ошады. Укучылар блогер мәктәбенә ,,сынау" да уздылар: 20 минут эчендә кызыклы тематика уйлап табып, сюжет төшереп, аны монтажлап , кунакларга тәкъдим иттеләр. Кемнәр җиңде дисезме? Сәхәбетдинова Зәринә, Хәбибуллина Илhамия, Галиева Әминәдән торган команда. Алар ,,Без -,,Ялкын"ны, ,,Ялкын" безне ярата" дигән теманы ачтылар. Афәрин, креатив фикер йөрткән, замана сулышын тойган укучылар бар бездә, бәлки киләчәктә блогерлар да булырлар. Кем генә булсалар да, белемле, тәрбияле, кешелекле булсыннар. Очрашуга килгәндә, кунаклар гимназияне ошатып киттеләр. ,,Сездә укучылар узгә, үзләрен иркен , тәрбияле тоталар, иҗадилык бөркелеп тора",- диде Илназ Фазуллин. Безгә дә кунаклар ошады. Кыска гына вакыт эчендә укучыларның күңелләрендә иҗатка ялкын кабызган ,,Ялкын"ның да , яшь блогерларның да хәтерләрендә безнең белән очрашуның матур мизгелләре озак сакланыр, безне рухландырган кебек, аларны да иҗатка рухландырыр дигән теләктә калабыз.
-
Жиңү көне алды 04.05.2023
Жиңү көне алды акцияләрендә гимназия укучылары бик актив катнашалар!
Фото