Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 20.10.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында татар халык киемнәре белән танышуны дәвам итү. "Куңелле домино" уены аша фикерләүне камилләштерү.
-
Һөнәри юнәлеш бирү 20.10.2021

20 ого октября в рамках реализации открытых онлайн-уроков, реализуемых с учетом опыта цикла открытых уроков «ПроеКТОриЯ», направленных на раннюю профориентацию, состоялась демонстрация выпусков «Шоу профессий»: "КОМПЕТЕНЦИЯ
ЛАБОРАТОРНЫЙ ХИМИЧЕСКИЙ АНАЛИЗ". -
Әтиләр көне 16.10.2021

Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә. 16 нчы октябрь көнне шушы бәйрәм кысаларында укучылар, укытучылар һәм әтиләр катнашында иртәнге зарядка үткәрелде. Иртәнге гимнастика, иртәнге йокыдан торганнан соң, сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Сәламәт булыйк!
-
"Юнармия" 16.10.2021

16 нчы октябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына кабул итү тантансы узды."Юнармия" хәрәкәте сафларына кергән балалар илебезнең лаеклы кешесе булырга, кечеләрне якларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ант иттеләр.
-
Нәбирә Гыйматдинованың 65 яшьлек юбилее 16.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 16 нчы октябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы, татар язучысы, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың 65 яшьлек юбилее уңаеннан, язучының тормыш һәм иҗат юлыны белән танышып, китапларына күзәтү ясадылар, укылган әсәрләре буенча фикер алыштылар.
-
Әхлак дәресләре 15.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, әхлак дәресләре кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары “юк” сүзен ничек итеп дөрес һәм ышандырырлык итеп әйтү өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында әңгәмә кордылар, психолог киңәшләрен тыңладылар. Дәрес азагында 100 төрле “юк” дип эйтү мисалыннан, үзләренә кулай дип тапкан ике вариантны сайлап алдылар. Сыйныф сәгатеннән дөрес һәм катгый итеп “юк” дип әйтергә өйрәнергә, күңелебезгә ошаган шөгыль табарга, әйләнә – тирә дөнья һәм кызыклы кешеләр белән танышырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Урта звено укучылары әдәплелек турында сөйләштеләр. Нинди генә хәлдә калсаң да әдәпле булырга, кешелек сыйфатларын югалтмаска кирәк, әдәпле булу һәрвакыт актуаль булып кала дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Человек идущий 15.10.2021

Проект «Человек идущий» реализуется Благотворительным фондом Лиги здоровья нации при поддержке Министерства спорта Российской Федерации в рамках Федерального проекта «Спорт – норма жизни».
В основе проекта лежит организация всероссийских командных соревнований по фоновой ходьбе с использованием мобильного приложения по подсчёту шагов «Человек идущий». Соревнования проходят на системной основе в течение длительного периода времени, что приводит к формированию оптимального двигательного режима и привычки к ходьбе, как следствие, к увеличению количества людей, систематически занимающихся физической культурой и спортом.
С 15.10. по 15.11. 2021г. – основной (зачётный) этап соревнований. До 31.11.2021г. состоится онлайн-церемония награждения победителей.
Команда нашей школы тоже присоединилась к соревнованиям. Мы выступаем в числе неформальных объединений граждан (группы ЗОЖ). Наша цель – пройти как можно большее количество шагов в течение месяца.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 12.10.2021

"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф малайлары арасында “Татар малае” бәйгесе узды. һәр катнашучының милли татар киеме белән чыгыш ясаулары, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүләре аерым мактауга лаек. Катнашучылар биеп тә күрсәттеләр, шигырь дә сөйләделәр, рәхәтләнеп җырладылар да, чын күңелдән уйнап та алдылар. Жюри әгъзалары сабыйларның уңган-булганлыгына сокланып, чыгышларына югары бәя бирделәр. Әлеге бәйге бик яхшы тәэсирләр калдырды. Мондый балалар тәрбияләнеп үскәндә, милләтебезнең киләчәге өметле.
-
Россия прокуратурасына 300 ел 12.10.2021

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 нче октябрь көнне, Россия прокуратурасына 300 ел тулу уңаеннан, сыйныф сәгатьләре узды. Чараны укучылар үзидарәсе уздырды. Укучылар, прокуратураның дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш алып баручы, дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итүче органнарының берсе икәненә төшенделәр. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлтелгән икәнен аңладылар.
-
Әхлак дәресләре 08.10.2021

8 нче октябрь көнне "Шәфкатьлелек" айлыгы кысаларында узган әхлак дәресе аралашу темасына иде. Укучылар аралашуга кагылышлы фикерләрен, алдан әзерләп килгән мәкаль, әйтем, афоризмнар белән җиткерделәр. Сыйныф җитәкчеләре китапханә булган китапларга күзәтү оештырды. Укучылар, игътибарлы, ихтирамлы булсак, яхшы сүзләрне күбрәк куллансак, һәр кешенең уңай якларын күреп, үзебезне аларның урынына куя белсәк, димәк, без аралаша беләбез дигән нәтиҗә ясадылар.










