Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 26.01.2022

Муниципаль проект кысаларында 25 нче гыйнвар көнне сыйныф сәгатьләре узды.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 24.01.2022

Мәктәпнең "Чемпион" спорт клубы эшчәнлеге. Укучылар бадминтон уены серләренә төшенәләр.
-
Студентлар белән очрашу 22.01.2022

22 нче гыйнвар көнне студентлар белән очрашу узды. Алар укучыларга уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр. Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Чара мәктәпнең спорт залында күңелле эстафета чарасы белән тәмамланды. Чакыруны кабул итеп килгән һәм шундый күңелле очрашу бүләк иткән өчен студентларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынауларына бирешмәвегезне телибез!
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 20.01.2022

Сөйләм телен үстерү. Урман җәнлекләре белән танышуны дәвам итү.
-
Татар-Милли көрәш бәйгесе 15.01.2022

15 нче гыйнвар көнне танылган көрәшче хөкемдар Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышлап яшүсмерләр арасында V Республикакүләм Татар - Милли көрәш бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары да катнашты.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 14.01.2022

Хезмәт тәрбиясе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме пешекче хөнәре үзенчәлекләре белән танышты.
-
Әхлак дәресләре 14.01.2022

14 нче гыйнвар көнне узган әхлак дәресләре башлангыч сыйныфларда "Яхшы гамәлләр", югар сыйныфларда "Үзеңне танып белү" темасына узды. Һэр укучы узендә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны барлады. Уңай сыйфатларны арттыру өстендә эшләү юлларын эзләде. Психолог киңәшләре тыннадылар.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 13.01.2022

Шахмат буенча дәрестән соң эшчәнлек.
Һәрбер шахмат фигуралары комплектына шаһ (♔), вәзир (♕), ике түре (♖), ике фил (♗), ике ат (♘) һәм сигез пешка (♙) керә. Уен башында «аклар» беренче һәм икенче, ә «каралар» җиденче һәм сигезенче горизонталь рәтләргә, ә аларның пешкалары икенче һәм җиденче горизонтальләргә тиешенчә урнашалар.
-
Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы 13.01.2022

Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында 2022 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. 13 нче гыйнвар көнне сыйныфларда шушы темага багышланган тәрбия сәгатьләре узды. Укучылар цифрлаштыру елы айдентикасы темасына видео карадылар һәм ел логотибы белән таныштылар.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 13.01.2022

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында татар халык ашлары белән танышты.










