Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хезмәт тәрбиясе 12.01.2022

7 нче сыйныф укучылары Югары Табын мемориаль комплексы янын кардан арындырдылар.
-
Бадминтон буенча район беренчелеге 06.01.2022

Бүген 6 гыйнвар көнне 2005 елгы һәм кечерәк, 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча район беренчелеге булып узды. 2005 елгы һәм кечерәк кызлар арасында 8 нче сыйныф укучысы Габдуллина З. А. 3 нче урын алды. Укытучысы Галиев З. З.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 05.01.2022

Дәрестән соң эшчәнлек мәктәпнең спорт клубы "Чемпион" эшчәнлеге. Укучылар бадминтон һәм өстәл теннисы күнекмәләрен ныгыталар.
-
Кышкы каникуллар 04.01.2022

Кышкы каникул планы һәм консультацияләр графигы нигезендә бердәм дәүләт имтиханына әзерлек дәвам итә.
-
ВПР 2022 03.01.2022

Кышкы каникуллар планы нигезендә укучылар әйләнә тирә, математика һәм рус теле фәннәреннән белемнәрен ныгыталар.
-
Яңа ел килә!!! 28.12.2021

Декабрь азагында бар да бәйрәм ыгы-зыгысында кайный. Яшел чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап, шигырь, җыр белән шаккаттырып, Кыш бабайдан бүләк алып, 28 нче декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме узды.
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә! -
Кышкы каникуллар планы 28.12.2021

-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 27.12.2021

27 нче декабрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, кыш темасына ясаган рәсемнәре, кул эшләнмәләре өчен Кар кызыннан бүләкләр алдылар. Конкурс, акцияләрдә катнашкан балаларга грамоталар, актив гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Президент елкасы 2021" 25.12.2021

25 нче декабрь көнне укуда, спорт чараларында, ижат һәм ижтимагый тормышта актив катнашкан балалар "Президент елкасы"на жыйналды. Алар арасында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Киямова Я. З.да бар.Язиләгә укуында уңышлар, зур җиңүләр, көтелмәгән сөенечләр телибез!
-
Яңа ел килә!!! 24.12.2021

Укучыларыбыз #Новогодниеокна #Новыйгодужеблизко акцияләренә катнаша.










