Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы 22.09.2021

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме «Везу ребенка правильно» челленджына кушылдылар. Видеолар https://instagram.com/nizhnetabyns?utm_medium=copy_link сайтында
-
Һөнәри юнәлеш бирү 22.09.2021

"Һөнәри шау" - укучыларга яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү проекты. 2020 нче елда эшли башлаган бу проектның төп максаты- кирәкле эшче һөнәрләр турында заманча, күрсәтмәлелек белән кызыклы итеп сөйләү һәм урта, югары сыйныф укучыларының "Кем булырга?", "Укырга кая барырга?" сорауларына җавап бирү.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 22.09.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; балаларның юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан "Сак йөрегез юлларда!" исеме астында әңгәмә узды.
-
Ришвәтчелеккә - юк! 18.09.2021

Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь буында ришвәтчелеккә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү; коррупция төшенчәсен аңлату; аның тарихына кыскача күзәтү ясау максатыннан күргәзмә оештырылды.
-
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 18.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 18 нче сенябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәенова Г.К. Каюм Насыйриның ”Китаб-әт- тәрбия” китабы буенча мәгълүмәти чара уздырды. Укучылар К.Насыйри музеена вертуаль сәяхәт кылдылар, ”Китаб-әт- тәрбия” китабыннан, нәсихәтләр укып, фикер алыштылар.
-
Бала хокуклары 18.09.2021

Балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру, законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарның төрлелеген күрсәтү, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәнү максатыннан “Бала хокуклары” темасына сыйныф сәгате узды.
-
Ришвәтчелеккә - юк! 18.09.2021

Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. Укучыларыбыз шушы темага булган фикерләрен рәсемнәр аша чагылдырдылар.
-
Экстремизмга - юк! 18.09.2021

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 17.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 17 нче сенябрь көнне Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Нуруллина Ә.Х. башлангыч сыйныфларда, татар халык орнаментлары кулланып, укучылар өчен китап кыстыргычлары һәм ябыштыргычлар ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
-
Татарстан Варислары Берлеге туган көне 16.09.2021

1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә. Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә шушы истәлекле датаны билгеләп үттеләр.










