Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Ленинградның камалыштан чыккан көне 26.01.2022

26 нчы гыйнвар көнне узган сыйныф сәгатьләренең максаты да 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр.Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ладога күлендә көзге навигация тукталгач, хәлләр тагын да кискенләшә. Башта ат олаулары (боз ныгып җитмәгән була), аннан автомашиналар белән ленинградлыларны азык-төлек, корал белән тәэмин итә башлыйлар. Бу юл тарихка “Яшәү юлы” дигән исем белән кереп кала.Ләкин алда-29 ай, 900 көн... Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. 1943 ел блокада боҗрасын өзгән ел булып тарихка кергән. 12 гыйнварда Ленинград һәм Волхов фронтлары, шәһәрнең көнчыгыш ягында (Ладога күле яклап) бергә кушылып, барлык көчләрен һөҗүмгә юнәлтәләр. 18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.Дәүләт оборона комитеты азат ителгән җир буйлап тимер юл сузарга карар итә. Нева һәм Назия елгаларыннан ике күпер чыгасы 36 километр озынлыгындагы юлны 10 көн эчендә өлгертәләр. 7 февральдә яңа юлдан беренче поезд килә.Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик кадерлиләр икән...
-
Дәрестән соң эшчәнлек 26.01.2022

"Чемпион" спорт клубы дәрестән тыш эшчәнлеге. Укучылар бадминтон уйнау кагыйдәләрен өйрәнәләр.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 26.01.2022

Муниципаль проект кысаларында 25 нче гыйнвар көнне сыйныф сәгатьләре узды.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 24.01.2022

Мәктәпнең "Чемпион" спорт клубы эшчәнлеге. Укучылар бадминтон уены серләренә төшенәләр.
-
Студентлар белән очрашу 22.01.2022

22 нче гыйнвар көнне студентлар белән очрашу узды. Алар укучыларга уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр. Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Чара мәктәпнең спорт залында күңелле эстафета чарасы белән тәмамланды. Чакыруны кабул итеп килгән һәм шундый күңелле очрашу бүләк иткән өчен студентларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шундый матур, зирәк, көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынауларына бирешмәвегезне телибез!
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 20.01.2022

Сөйләм телен үстерү. Урман җәнлекләре белән танышуны дәвам итү.
-
Татар-Милли көрәш бәйгесе 15.01.2022

15 нче гыйнвар көнне танылган көрәшче хөкемдар Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышлап яшүсмерләр арасында V Республикакүләм Татар - Милли көрәш бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары да катнашты.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 14.01.2022

Хезмәт тәрбиясе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме пешекче хөнәре үзенчәлекләре белән танышты.
-
Әхлак дәресләре 14.01.2022

14 нче гыйнвар көнне узган әхлак дәресләре башлангыч сыйныфларда "Яхшы гамәлләр", югар сыйныфларда "Үзеңне танып белү" темасына узды. Һэр укучы узендә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны барлады. Уңай сыйфатларны арттыру өстендә эшләү юлларын эзләде. Психолог киңәшләре тыннадылар.
-
Дәрестән соң эшчәнлек 13.01.2022

Шахмат буенча дәрестән соң эшчәнлек.
Һәрбер шахмат фигуралары комплектына шаһ (♔), вәзир (♕), ике түре (♖), ике фил (♗), ике ат (♘) һәм сигез пешка (♙) керә. Уен башында «аклар» беренче һәм икенче, ә «каралар» җиденче һәм сигезенче горизонталь рәтләргә, ә аларның пешкалары икенче һәм җиденче горизонтальләргә тиешенчә урнашалар.










