МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Көз бәйрәме 26.10.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары көз бәйрәме үткәрделәр.Бәйрәмгә кунак булып көз кызы Сөмбелә дә килгән иде. Әти-әниләр тарафыннан ясалган, көзгә багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.
-
Буыннар очрашуы 25.10.2019

"Буыннар очрашуы" темасына тормыш дәресе 92 яшьлек Заянова Шәмселбанат Мифтах кызы, аның кызы Шайгарданова Тәслимә Баян кызы, киленнәре Гөлфинә, аларның кызы 2 сыйныф укучысы Зилинә белән укучылар өчен тәрбияви очрашу буларак узды.
-
Нәниләрнең бәйрәм бүләге 25.10.2019

Көз бәйрәменә 1-3 яшьлек нәниләребез әти - әниләренә зур бүләк әзерләделәр. Алар " Шалкан " әкиятен сәхнәләштерделәр. Үзләренең оста уйнаулары белән әти - әниләрен,тәрбиячеләрен сокландырдылар.
-
Өлкәннәр белән очрашу 15.10.2019

Башлангыч сыйныф укучылары әби-бабайларны мәктәпкә кунак итеп чакырдылар. Укучылар әби-бабайлар белән бергәләп “Тормыш эзләре” буенча сәяхәт иттеләр. Алар “Әдәплелек”, “Җитезлек”, “Бәхет”, “Шатлык” эзләрендә булдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр белән очрашу 05.10.2019

5 нче октябрь көнне мәктәбебездә ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр белән Укытучылар көненә багышланган очрашу узды. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм котлаулары җиткерделәр, кичә кызыклы уеннар һәм истәлекләр белән үрелеп барды.
-
Укытучылар көне 04.10.2019

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында районкүләм Укытучылар көне зурлап бәйрәм ителде. Бу тантанада мәктәбебездән тәрбияче Шәрифуллина Р.Ф. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтвәлиева Л.Н. зур бүләкләргә лаек булды.
-
Яңа уку елының беренче уңышы 16.09.2019

Әхлакый һәм рухи үсеш елы кысаларында игълан ителгән район грантларына йомгак ясалды. Мәктәбебез директоры Яббарова Синара Ягъфәр кызы "Туган телем - анам теле" номинациясендә 2 нче урын алуга иреште. Иҗадилыкка, яңалыкка омтылучы тынгысыз, максатчан җитәкчебезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көздә кунакта 14.09.2019

Мәктәп укучыларыбыз авыл табигатенә экскурсиягә чыктылар. Балалар көзге табигатьтәге төсләрне, үзгәрешләрне күзәттеләр. Агач яфракларыннан гербарийлар ясадылар.
-
Көзге табигатькә экскурсия 12.09.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме көзге урманга экскурсиягә бардылар. Ел фасыллары алышыну белән табигатьтә нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләштеләр, иркенләп ял иттеләр.
-
Басуларда көзге эшләр 12.09.2019

Басуларда игеннәрне урып-җыю эшләре бара. Балаларга тәмле ризыклар өстәлебезгә килгәнче күпме юл узганын, күпме кешеләрнең тырыш хезмәте кергәнен аңлату максатыннан иген кырына экскурсиягә бардык.





