МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миркасимова Лилия Айратовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
-
Коз, коз ,эйтэле. 16.09.2026

???? «Коз, коз, эйт эле, кэрзинендэ нилэр бар?» ????
Бу сорау белән безнең кечкенә дусларыбызга көзге табигатьне танып-белүдә зур сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттек! Балалар белән бергәләп көз билгеләрен атадык һәм тасвирладык: агачларның алтын-сары яфраклары, салкынча җил, пәрәвезләр очып йөри...
???? Максатыбыз:
- Көзге үзгәрешләрне күзәтү;
- Балаларда «көз» темасы буенча сүз байлыгын арттыру;
- Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.Балалар актив рәвештә катнашты, төрле төстәге яфракларны санады, аларның исемнәрен әйтте. Мондый аралашу сөйләм телен үстерергә, игътибарлылыкны арттырырга ярдәм итә!
❓ Ә сез балаларыгыз белән ничек көзге вакытта табигатьтә күңелле итеп вакыт уздырасыз? Безгә языгыз — уртак идеяләр бүлешик! ????✨
-
День сказки 14.09.2026

В рамках Республиканской акции «Сказочный день», приуроченной ко Дню языков народов России в МБОУ "Митряевская НОШ" в классе под руководством учителя начальных классов Гимрановой Гульнары Валеевной ученица 1 класса Заянова Амелия рассказала русскую народную сказку сказки «Репка».
Язык произведения: русский.
Название: народная сказка «Репка».
Статус спикера: учитель начальных классов
#Сказочныйдень -
Жэлил оныклары кичэсе 10.09.2026

Муса Җәлил...Бу исем һәркемгә яхшы таныш.Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы, ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.Шагыйрьнең туган көне уңаеннан авыл китапханәчесе мәктәп-балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Без Җәлил оныклары" дип исемләнгән кичә оештырды.Әлеге кичә балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматле итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. "Кызыл ромашка", "Шакир белән Гали", "Кызыма", "Әтәч" шигырьләрен бик зур кызыксыну белән тыңладылар.





