МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Башваткыч 23.11.2019

Әниләр көне уңаеннан, әниләр өчен, башваткыч уены оештырылды.
-
Бәхетле балачак 23.11.2019

"Бәхетле балачак" дип исемләнгән нәфис сүз конкурсының мәктәп туры булып узды. Җиңүчеләр Шайгарданова Зилинә, Соломотин Рамазан районда чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
-
Минем әнием 23.11.2019

Әниләр көненә багышлап, 1-3 нче сыйныф укучылары өчен, "Минем әнием" дип исемләнгән проект эшләре конкурсы булып узды.
-
Экологик рейд 18.11.2019

Башлангыч сыйныф укучылары чишмәләргә экологик рейд оештырдылар. Чишмә, яр буйларын чүптән арындырдылар.
-
Башлангыч белем бирү мәктәпләренең районара семинары 15.11.2019

Вәрәшбаш башлангыч мәктәбендә "Азкомплектлы авыл мәктәбендә системалы эшчәнлек юлы аша дәресләрне оештыру үзенчәлекләре" дигән районара семинарында мәктәбебез директоры Яббарова Синара Ягъфәр кызы "Башлангыч мәктәптә видеофильмнар, видеороликлар төшерү һәм куллану" дигән темага чыгыш ясады, кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Шәрифуллина Равилә Флүн кызы "Мультфильм төшерү серләре" дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте. Аларның хезмәтләрен бәяләп сертификатлар тапшырдылар.
-
Китапханәгә экскурсия 15.11.2019

Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Яңа нәшрият ителгән китаплар, вакытлы матбугат яңалыклары белән таныштылар. Уку өчен әдәби китаплар алдылар.
-
Батарейкалар кире эшкәртелергә мөмкин 14.11.2019

Кулланышта булган батарейкаларның зыяны, аларны җыеп киредән эшкәртү турында укучылар белән сөйләшү булды. Мәктәп бинасында аларны җыю урыны билгеләнде. Әти-әниләргә дә бу хакта хәбәр ителде.
-
Без-сәләтле буын 08.11.2019

1 нче сыйныф укучысы Шигаепов Рафик 8 нче ноябрь көнне Мөслим гимназиясендә "Без сәләтле буын" төбәкара фәнни-практик конференциядә "Нәрсә ул парашют?" дигән темага үзенең фәнни-тикшерү эшен тәкъдим итте һәм сертификат белән бүләкләнде.
-
Фәнгә беренче адымнар 08.11.2019

Метрәй башлангыч мәктәбенең зурлар төркемендә тәрбияләнүче Шарифуллин Рүзәл регионара фәнни-гамәли конференциясендә "Файдалы һәм күңелле уенчык-слайм" дип аталган фәннии эшен тәкъдим итте һәм 2 нче урынга лаек булды.
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2019

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфларының традицион бәйрәме-Уңыш бәйрәме булды. Бәйрәмнең бер өлешендә укучылар төркемнәрдә "Тылсымлы шакмак" уенын уйнадылар. Икмәк, иген, уңыш турында белемнәрен арттыру белән бер рәттән үзләренең белемнәрен дә сынадылар. Файдалы да, күңелле дә бәйрәмнән балалар, әти-әниләр, кунаклар канәгать калды.





