Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Рус теле фәненнән халыкара олимпиадада җинүчеләр 09.06.2017

Рус теле фәненнән халыкара олимпиадада җинүче булган Менибаева Азалияне, призер булган Хәкимуллина Әлмираны, Хәйруллина Кәринаны ихлас күңелдән котлыйбыз!
Укытучылары Гайнетдинова А. Р. рәхмәт белдерәбез!
-
Гимназия территориясе чәчәкләргә күмелде 05.06.2017

Гимназия территориясендә һәр сыйныфның үз җир кишәрлеге бар. Быел да һәр сыйныф тырышып үз территориясенә чәчәкләр утыртты. Бу чара шулай ук экология кысаларында тормышка ашырыла. Балаларга, әти-әниләргә әлеге проектны хуплап катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Территорияләргә нәтиҗә сентябрьдә ясалачак.
-
Җәйге лагерь үз эшен башлады 29.05.2017

Бүген, ягъни 29 нчы майдан, гимназиядә инглиз теле лагере эшли башлады.
-
Курайчылар ансамблен котлыйбыз! 25.05.2017

Республикабыз күләмендә уздырылган балаларның "Без бергә" фестиваль конкурсында гимназиянең курайчылар ансамбле (җитәкчесе - Хисамов Ә.Г.) "Инструменталь ансамбль" номинациясендә Гран-прига лаек булды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 23.05.2017

Бүген гимназиядә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды.
-
Драма түгәрәгенең еллык отчеты 18.05.2017

Бүген, "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, драма түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан Т.Миңнуллинның "Акбай нигә күңелсез?" спектакле күрсәтелде. Түгәрәк җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали.
-
Җәйге инглиз теле лагерена йөрергә теләүчеләр өчен 16.05.2017

29 нчы майдан 27 нче июньгә кадәр гимназиядә җәйге инглиз теле лагере эшләячәк. Лагерьга йөрергә теләүчеләр сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала.
-
15 нче май - Халыкара Гаилә көне 15.05.2017

15 нче май дөньяда Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Шул уңайдан, сыйныфларда әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре узды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы башланды 14.05.2017

15-21 май көннәре республикабызда "Мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителде. Безнең укучылар, укытучылар, әти-әниләр дә әлеге чараларда актив катнашачак.
-
8Б лар шәһәркүләм өмәдә катнаштылар 13.05.2017

Гимназиянең 8Б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Т.Ф.Камалова) шәһәр күләмендә уздырылган өмәдә катнаштылар. Алар Серов урамы янындагы күлне чистарттылар. Әлеге чарада катнашучы барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез!









