Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Шәмнәр саны синең үзеңнән тора" акциясе 01.12.2017

Бүген гимназия укучылары СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган районкүләм "Шәмнәр саны синең үзеңнән тора" акциясендә катнашып, "Тормыш энергиясе" номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
"Татар кызы, Татар егете - 2017" 29.11.2017

Гимназиянең 10А сыйныфы укучылары Рамил Баһавиев һәм Мәликә Мотыйгуллина 28 нче ноябрь көнне шәһәр күләмендә уздырылган "Татар егете. Татар кызы - 2017" бәйгесендә яхшы чыгыш ясап дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар: Рамил - I урын, Мәликә - II урын! Укучыларыбызны, аларны әзерләгән мөгаллимнәребезне, әти-әниләрне котлыйбыз, алга таба да гел уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.
-
"Илһамият" халыкара конкурсында җиңүчеләребез бар! 27.11.2017

25 нче ноябрь көнне Казан дәүләт сәнгать институтында сөйләм һәм вокал сәнгате буенча "Илһамият" дип исемләнгән халыкара дәрәҗәдәге конкурс-фестиваль булып узды. Гимназия укучылары да бу бәйгедә катнашып, төрле дәрәҗәдәге номинацияләрдә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Рамил белән Мәликә - ТНВ да 23.11.2017

23 нче ноябрь көнне ТНВ каналының "Манзара" тапшыруында шәһәр күләмендә Мәскәү районы данын "Татар егете. Татар кызы - 2017" конкурсында яклаячак укучыларыбыз Рамил Баһавиев белән Мәликә Мотыйгуллина чыгыш ясады. Укучыларыбызга әлеге җаваплы бәйгедә бары тик уңышлар гына телибез!
-
"Сөембикә - 2017" 20.11.2017

Хореографик коллективларның шәһәр күләмендә уздырылган "Сөембикә" конкурс-фестивалендә гимназиянең "Сәйяр" бию төркеме (җитәкчеләре - Н.Ә.Әхмәдуллина, Н.З.Нурмөхәммәтова) өч номинациядә лауреат исеменә лаек булды! Укучыларыбызны, мөгаллимнәребезне котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз!
-
Финляндия делегациясен кабул иттек 16.11.2017

15 нче ноябрь көнне гимназиядә Финляндия делегациясе булды. Алар гимназиянең укыту-тәрбия торышы белән таныштылар.
-
Шахмат турнирында катнаштык 09.11.2017

Гимназия укучылары район күләмендә уздырылган шахмат турнирында катнаштылар.
-
Московские каникулы 07.11.2017

Во время осенних каникул учителя гимназии прошли курсы повышения квалификации в ГАОУ "Московский институт открытого образования" г.Москвы. Там они смогли познакомиться с системой образовательной деятельности школ Москвы, побывали в одной из из лучших школ города, прошли тренинги по повышению профессиональных навыков.
-
Спектакльгә сәяхәт 01.11.2017

Каникуллар башланды! 3Б сыйныфы укучылары Г.Камал театрына "Кәҗә, Сарык һәм башкалар" спектаклен карарга бардылар.
-
"Татар кызы, Татар егете - 2017" 31.10.2017

"Татар кызы, Татар егете - 2017" шәһәр бәйгесенең район турында 10А сыйныфы укучылары М.Мотыйгуллина белән Р.Баһавиев җиңү яулап, шәһәр турында Мәскәү районы исеменнән чыгыш ясау хокукы алдылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз, иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.









