Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Гимназиядә Мәрҗани атналыгы 16.01.2018

Бүген мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел. Шул уңайдан бу атна гимназиядә Мәрҗани атналыгы дип игълан ителде.
-
Яңа 2018 нче ел белән котлыйбыз! 31.12.2017

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!
-
Ел йомгакларына багышланган тантаналы линейкалар 30.12.2017

29 нчы декабрь көнне, Гимназия көне бәйрәме һәм елга йомгак ясау уңаеннан, тантаналы линейкалар булып узды. Гимназиянең уку алдынгылары, олимпиадада җиңү һәм призлы урыннар яулаучы укучылар, ел буе төрле чараларда активлык күрсәтүче сыйныфлар мактау грамоталары белән бүләкләнде. "Ел сыйныф җитәкчесе", "Һөнәргә тугрылык", "Ел укытучысы" номинацияләрендә җиңү яулаучы мөгаллимнәр дә билгеләп үтелде. Шулай ук "Гимназиянең мактаулы исемнәр китабы" ачылды.
-
Җыр фестиваленең финалы узды 29.12.2017

Каникулның беренче көнендә гимназиядә традицион татар халык җырлары фестиваленең финалы узды. Гала-концертта 13 сыйныф катнашты. Гран-прига 11Б сыйныфы лаек булды. 1 нче урынны - 9Б, 2 нче урынны - 8А, 3 нче урынны - 4Б сыйныфы укучылары яулады.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция 29.12.2017

Гимназия көне бәйрәме кысаларында гимназиядә традицион Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды. Укучылар фәнни җитәкчеләре - укытучылары белән берлектә тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Хөкемдарлар буларак КФУ галимнәре чакырылган иде.
-
Г.Камал театрына сәяхәт 16.12.2017

Һәр елны, "Гимназия көне бәйрәме" кысаларында укучылар, мөгаллимнәр, әти-әниләр белән шәһәребезнең театрларына спектакль карарга барабыз. Бу уку елында Г.Камал театрын сайладык. Кичә бөтен коллективыбыз белән берлектә И.Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен карадык.
-
Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры узды 13.12.2017

Гимназиядә традицион Татар халык җырлары фестиваленең сайлап алу туры узды. Гала-концертка 2Б, 2В, 2Г, 3Б, 4Б, 4В, 5А, 5Б, 6В, 7Б, 8А, 9Б, 11Б сыйныфлары сайланды. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Коррупциягә ЮК дип әйтик! 09.12.2017

9 нчы декабрь - коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында бердәм тәрбия сәгатьләре узды.
-
Кеше хокуклары көне 08.12.2017

5-11 нче сыйныфларда, җәмгыять белеме фәне кысаларында, Кеше хокуклары көне билгеләп үтелде. Укучыларга кешенең төп хокук һәм бурычлары буенча мәгълүмат бирелде.
-
Котлыйбыз! 06.12.2017

Республика күләмендә уздырылган "Третий звонок" дип исемләнгән мәктәп театрлары фестиваль-конкурсында гимназиянең "Яктылык" төркеме 2 нче урын яулады. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!









