Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Җиңү көне белән! 09.05.2017

9 нчы май... Җиңү көне... Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез. Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкин. Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2017

Бүген, 9 нчы май көнне, гимназиянең укучылары, әти-әниләре, укытучылар коллективы шәһәр күләмендә уздырылган "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Ветеран укытучыларда кунакта 06.05.2017

Җиңү көне уңаеннан, гимназия укучылары ветеран укытучыларда кунакта булдылар.
-
Егетләр парады 05.05.2017

Бүген, 5 нче майда, "Тасма" стадионында, 9 май - Җиңү көненә багышланган "Егетләр парады" булды. Безнең 10 нчы сыйныф егетләре дә бу чарада теләп катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 05.05.2017

Гимназиянең "Сәйяр" бию студиясе (җитәкчесе - Н.Ә.Әхмәдуллина) Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган NEW VISION халыкара хореография конкурсында 1 нче урынны яулап кайттылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
2нче татар гимназиясенең укучылары гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар 29.04.2017

-
Гимназиябез - Грант иясе 22.04.2017

Гимназиябез "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе" грантына лаек булды.
-
Халыкара олимпиада безнең Альмира - өченче! 21.04.2017

Казанда татар теленнән уздырылган Халыкара олимпиадада гимназиябезнең 10Б сыйныфы укучысы Альмира Хәкимуллина III урынга лаек булды (укытучысы - Г.Ә.Шакирова). Альмираны, аның әти-әнисен әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Гимназиядә "Өмә" операциясе 20.04.2017

Экология елы уңаеннан, гимназиядә "Өмә" операциясе башланды. Һәр сыйныф үз кишәрлеген тәртипкә китерә, чистарта.
-
8Б лар Каюм Насыйри музеенда 19.04.2017

Гимназиянең 8Б сыйныфы укучылары, Бердәм тәрбия Программасы нигезендә, Каюм Насыйри музеена экскурсиягә бардылар









