Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Н.Г.Столяров исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе 17.04.2017

Гимназиянең 10А сыйныфы укучысы Диләрә Шагиева шәһәр күләмендә уздырылган Советлар Союзы Герое Н.Г.Столяров исемендәге III фәнни-эзләнү конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Укытучысы - Р.Р.Шакирова. Котлыйбыз!
-
"Россия династияләре" регионара конкурсы 15.04.2017

"Россия династияләре" дип исемләнгән регионара конкурста гимназиянең 5Б сыйныфы укучысы Азамат Зәйнуллин "Минем гаиләм Республикабыз тарихында" номинациясендә җиңү яулады. Укытучысы - Ч.И.Мәгъсүмҗанова. Котлыйбыз!
-
Гагарин белән 108 минут 12.04.2017

Бүген гимназиядә 2-3 дәресләр вакытында "Гагарин белән 108 минут" дигән акция булып узды. Беренче космонавт, Советлар Союзы Герое Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, космик очышы, Галәм турында кызыклы мәгълүматлар бирелде. Шулай ук, тәнәфесләрдә, көн дәвамында Космоска багышланган җырлар яңгырап торды.
-
Яшь пушкинчылар бездә кунакта 11.04.2017

Бүген гимназиянең Яшь пушкинчылар мәктәбенә Авиатөзелеш районының 36 нчы мәктәбеннән кунаклар килде. Алар рәссам Борис Козминның "Чемодандагы музее" белән таныштылар. Кунакларга экскурсияне 3 нче сыйныф укучысы Җәмил Кашапов уздырды.
-
"Мәгариф. Карьера - 2017" 07.04.2017

Кичә гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары "Мәгариф. Карьера - 2017" күргәзмәсендә катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 06.04.2017

17-19 нчы март көннәрендә Псков өлкәсенең Пушкин тауларында "Музей һәм балалар" дип исемләнгән Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференция булып узды. Гимназиябездән дүрт укучы (Ислам Рәхимҗанов, Фәрит Мөхәммәтов, Нәриман Мусин, Довудбәк Хәйдаров) катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүче булып кайттылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз!
-
Китапханәдә кунакта 31.03.2017

Бүген гимназия китапханәсендә "Балакай" балалар бакчасының өлкәннәр төркеме кунакта булды. Педагог-китапханәче Раушания Мөнир кызы аларны китапханәнең уку залы һәм кечкенә балалар өчен "Китап уку бүлмәсе" белән таныштырды. Нәниләр үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, башлангыч сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр тыңладылар. Раушания Мөнир кызы балаларга "Салават күпере" журналының махсус санын бүләк итте. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте.
-
Котлыйбыз! 30.03.2017

Шәһәр күләмендә уздырылган "Казан сандугачы - 2017" вокал конкурсында гимназиянең фольклор ансамбле "Фольклор композиция - Ансамбль" номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчеләре - Х.Ш.Нигъмәтҗанов, Р.Я.Салахов). Котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!
-
Котлыйбыз! 25.03.2017

24 нче мартта халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Т.Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV Республика конференциясе уздырылды. Безнең гимназия укучылары да бу чарада актив катнаштылар. "Драматургия. "Театр яктылыкка, нурга илтә!.." (сәхнәләштерү) номинациясендә театр түгәрәгенә йөрүче укучылар II дәрәҗә лауреат, 5В сыйныфы укучысы Зәлия Зәйнетдинова "Сәләт" номинациясендә лауреат, 7А сыйныфы укучылары дипломант булдылар. Шулай ук бу конкурста "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә 9А сыйныфы укучысы Чулпан Хаҗиева II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укучыларыбызны, аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Язгы каникул 24.03.2017

Язгы каникул 28 нче мартта тәмамланып, 29 нчы марттан IV чирек башланачак.









