Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
| Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
| E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
| У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Язгы профиль лагере үз эшен башлады 20.03.2017

Бүгеннән гимназиядә 9, 11 нче сыйныфлар өчен язгы профильле лагере үз эшен башлады. Укучылар математика, рус теле һәм сайлап алган предметлар буенча имтиханнарга әзерләнәчәк. Лагерь 27 нче мартка кадәр эшләячәк.
-
Милли музейга экскурсия 16.03.2017

Бүген 3А, 3В сыйныфлары Милли музейга экскурсиягә бардылар.
-
Театр фестиваленең финалы узды 11.03.2017

Бүген гимназиядә зур чара - Театр фестиваленең йомгаклау туры булып узды. Гран-прины 8Б сыйныфы укучылары яулады, ә 1 урынга 3Б, 6А; 2 урынга 4Б, 6Б, 3 урынга 3В, 5А сыйныфлары лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!
"Казан утлары" журналында http://kazanutlary.ru/?p=21189 сылтамасы аша кереп, фестиваль фотоларны карый аласыз.
-
8 нче март - Яз бәйрәме белән! 07.03.2017

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Барыгызга да күңелле мизгелләр, тынычлык, сәламәтлек һәм муллык телибез. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын! -
Гимназиядә рәссам Алсу Тимергалина күргәзмәсе ачылды 03.03.2017

Бүген гимназиянең күргәзмәләр залында рәссам Алсу Тимергалинаның яңа күргәзмәсе ачылды.
-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Район күләмендә уздырылган чаңгы ярышы Спартакиадасында безнең укучылар командасы 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 28.02.2017

Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның иҗатын һәм мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара конкурста гимназия укучылары 1 нче һәм 2 нче урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Шүрәле-Шоу 22.02.2017

Гимназиянең 4, 5 нче сыйныф укучылары Әлмәт татар Дәүләт драма театры тарафыннан Г.Камал театрында куелган "Шүрәле-Шоу спектакленә бардылар.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр, Җир йөзендәге иң матур теләкләр аша Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Алдагы көннәрегездә саулык-сәламәтлектә, шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын!
-
Күренекле шагыйрь Ренат Харис белән очрашу 21.02.2017

Бүген гимназиядә күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, М.Җәлил исемендәге, Державин премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат Харис белән очрашу булды. Укучылар шагыйрьнең "Җәлилчеләр" һәм "Сабантуй" поэмаларын сәхнәләштерделәр. Шагыйрь укучыларның күпсанлы сорауларына җавапларын бирде.









