Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
ЯҢА ҖИҢҮЛӘР! 02.12.2021

Яңа җиңүләр өстәлеп тора: 9 А сыйныфы укучысы Диләрә Сәләхиева Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестиваленда - 3 урын, 11 сыйныф укучысы Айгөл Капарова Л.Н. Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең инглиз теле секциясендә 3 урын яулады! Афәрин!
-
2021 елга йомгак ясалды! 30.11.2021

Бүген гимназиябездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының йомгаклау чарасы узды! Түгәрәк өстәлдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, башкалабыз администрациясе башлыклары, экспертлар, чакырылган кунаклар катнашты. Туган телле, бердәм һәм уңышлы булыйк!
Сегодня в гимназии состоялся круглый стол, посвященный итогам Года родных языков и народного единства!
-
Гимназия көненә багышланган декадага старт бирелде! 29.11.2021

29 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Гимназия көненә багышланган декада игълан итәбез, дуслар! Гимназия гаиләсен кызыклы чаралар көтә!
-
"Хәят" театр студиясе Гран-Прилы булды! 25.11.2021

Бүген республикабызның Халыклар Дуслыгы йортында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! Бу бәйгенең 2 нче этабына 100 театр коллективы сайланып алынды. Әлеге мизгелләрдә гимназиябезнең "Хәят" театр студиясенә Гран-При иясе дипломын тапшырдылар! Кызларыбыз театрның сәнгать җитәкчесе Сабирҗанов Алмаз Реваль улы сәхнәләштергән "Беренче театр" спектакленда уйнады. Уку елы дәвамында әлеге спектакль 3 Гран-При һәм Җиңүче дипломнарына ия булды! Котлыйбыз! Афәрин!
-
Камиләбез чемпионатта ипи пешерә! 24.11.2021

Шушы көннәрдә 9 Б сыйныфы укучысы Габдрахманова Камилә "Молодые профессионалы" төбәк чемпионатында "Ипи пешерү - хлебопечение" компетенциясе буенча катнаша! Уңышлар, Камилә!
-
Безнең юбиляр - Миңнехуҗина Рәсимә Мидхәтовна! 20.11.2021

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы, "Мактаулы Остаз" мәртәбәле билгесе иясе, гимназиянең иң иҗади, милли җанлы остазы Миңнехуҗина Рәсимә Мидхәтовнаның күркәм юбилее! Сезгә күңел сихәте, куәтле рух, дәрт-дәрман, нык сәламәтлек телибез! Илһамыгыз килеп, иҗатыгыз гөрләп, укучыларыгыз куандырып торсын! Гел АЛГА! Бәйрәмегез белән!
-
"Патриоты России" республика фестивале узды! 19.11.2021

Быел "Патриоты России" республика конкурс-фестивале олайн форматта узды. Гимназиянең "Шатлык" вокал ансамбле - 3 дәрәҗә дипломант, Розыева Эльмира (3 б сыйныфы) 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар! Афәрин, кызлар!
-
"Җәлил укулары" - 2021 17.11.2021

"Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесенең район туры җиңүчеләре билгеле: Абдрафикова Азалия (2 а), Тазиева Нәргизә (2 а), Джебрил Ранья (9 б) - 2 урын! 2 декабрьдә әлеге укучылар зона этабында катнашачак. Уңышлар!
-
Безнең юбиляр - Фәйрушина Зөлфия Җәмилевна! 16.11.2021

Бүген башлангыч мәктәпнең иң тәҗрибәле укытучысы, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, зирәк остаз Фәйрушина Зөлфия Җәмил кызының мәртәбәле юбилее! Сезгә бәрәкәтле, файдалы, рәхәт гомер, нык сәламәтлек, һәрчак шәп кәеф, рәхмәтле укучылар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Бездә сайлаулар! У нас выборы! 19.10.2021

Бүген лекцияләр залында балалар оешмасына - президент, гимназия укучылары Үзидарәсенә рәис сайлаулары узды! Яшерен тавыш бирү ярдәмендә 5 чыгыш ясаучы арасыннан иң лаеклы кызларыбызны билгеләдек. "Нур" балалар оешмасы президенты - Лина Низамутдинова (9 сыйныф), быел гына оешып килүче укучылар Үзидарәсе рәисе итеп Айгөл Шәфигуллина (9 сыйныф) сайланды! "Нур" оешмасы президенты Зилә Хәбибуллина "СДО РТ" рәисе вазифаларын башкара. Ул гимназиядәге ике балалар оешмасының киңәшчесе булачак. Уңышлар!








