Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Игелек декадасы башланды! 01.12.2020
1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне! Шул уңайдан, "Нур" балалар оешмасы командасы "Количество свечек зависит от тебя" акциясендә катнашты! Шулай ук гимназия укучылары 3 нче декабрьдә узачак "Игелекле чыршыкай" - "Добро под ёлкой" акциясенә әзерләнә. Әлеге чара инвалидлар декадасына багышлана! Бергәләп игелек кылыйк!
1 декабря - Всемирный день борьбы со СПИДом! В связи с этой датой, команда ДОО "Нур" приняла участие в акции "Количество свечек зависит от тебя"! 3 декабря в гимназии состоится благотворительная акция "Добро под ёлкой", посвященная декаде инвалидов! Дари ДОБРО вместе с нами!
-
Алхәбәр: ЙолаФестка 15 көн калды! 30.11.2020
15 декабрьдә онлайн форматта ЙолаФест уздырылачак! Әлеге чара татар халкының бәйрәм-йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә багышлана. Быел Фестиваль шартлары бераз үзгәрде: йолалар җирәбә буенча билгеләнә, һәр сыйныф үз йоласын параллель сыйныфка күрсәтергә һәм чыгышның видеосын яздырырга тиеш. Регламент - 3 минут. "ЙолаФест-2020" видеомизгелләре Инстаграмда @gymnasium_12tat урнаштырылачак. Күрешербез!
15 декабря ЙолаФест пройдет в онлайн формате! До встречи на страничке гимназии в Инстаграм!
-
Әниләр көне белән! С днём Матери! 27.11.2020
Сөекле Әниләребезне якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Сезгә күтәренке кәеф, куәтле рух, илһамлы иҗат, нык сәламәтлек, балаларыгызның игелегенә сөенеп яшәвегезне телибез! Бәйрәмегез гөрләп торсын!
-
"Без гимназист булдык!" 20.11.2020
20 ноябрьдә беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка багышлау бәйрәме узды! Белем юлында уңышлар сезгә, гимназистлар!
20 ноября наши первоклассницы были приняты в ряды гимназисток! Поздравляем! Успехов вам, гимназистки!
-
"РОСКВИЗ - 2020" 18.11.2020
18 ноября в КМЦ им.А.Гайдара прошла интеллектуальная игра "РосКвиз", приуроченная ко Дню народного единства! Наша команда ДОО "Нур" заняла 5 место среди 15 команд из ДОО "Дети Казани"! Поздравляем!
-
Мы - финалисты Всероссийского конкурса "Россия - 2035"! 17.11.2020
Вчера стали известны списки финалистов Всероссийского конкурса молодежных проектов стратегии социально-экономического развития "Россия - 2035"! Главной целью конкурса является формирование предложений молодых граждан РФ в стратегию социально-экономического развития Российской Федерации до 2035 года. Наши ученицы Хабибуллина Зиля и Хайруллина Алсу, педагог гимназии Державина Вероника Владимировна представят свои проекты в Москве на очном этапе конкурса! Финал конкурса ожидается в начале 2021 года! Успехов вам!
-
Көзге каникуллар файдалы узды! 09.11.2020
Көзге каникуллар чорында гимназия гөрләп торды! Югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнсә, урта сыйныфлар йөзү, волейбол белән шөгыльләнде, башлангычлар "Кояшкай" лагеренда рәхәтләнеп ял итте. Яңа чиректә уңышлар!
В период осенних каникул гимназия работала в полную силу! Старшеклассники готовились к предстоящим экзаменам, среднее звено занималась плаванием и волейболом, началка с удовольствием отдохнула в пришкольном лагере "Кояшкай". Удачи в новой четверти!
-
Ура, каникуллар! 30.10.2020
2-7 ноябрьдә гимназиядә "Кояшкай" лагере үз эшен башлап җибәрәчәк. Шулай ук, көзге каникуллар чорында "Нескучные каникулы" дистанцион лагерь сменасы да үз программасын тәкъдим итә. Ялыгыз күңелле узсын!
2-7 ноября в гимназии будет работать лагерь "Кояшкай". Во время осенних каникул для учащихся разработана увлекательная программа дистанционной лагерной смены "Нескучные каникулы". Желаем вам нескучных каникул!
-
Гимназия көне белән! 29.10.2020
Бездә бүген Гимназия көне! 1916 елның 29 октябрендә Фатиха Аитова Казанда беренче кызлар гимназиясе ача. Әлеге датаны искә алып, һәр ел 29 октябрьдә без укучыларыбыз белән Гимназия көнен билгеләп үтәбез. Истәлекле көндә "Фатиха FM" радиосыннан котлаулар яңгырады һәм "Үз сүзебез, үз җырыбыз!" музыкаль аудиодискын тәкъдир итү оештырылды, уку алдынгыларына, актив сыйныфларга Туфан Миңнуллин премиясе тапшырылды. 2019-2020 уку елында Туфан Миңнуллин премиясе ияләре: фән олимпиадаларында җиңүчеләр - Гобәйдуллина Ләйсән, Нәҗмиева Лилия, Хәйруллина Алсу, Хәйруллина Динә, "Елның иң яхшы сыйныфлары" - 4 А, 5 А сыйныфы, "Елның иң актив сыйныфы" бәйгесе җиңүчесе - 7 Б сыйныфы һәм "Нур" балалар оешмасы командасы. Гимназия көне уңаеннан, һәр сыйныфка музыкаль аудиодисклар тапшырылачак. Бәйрәмең белән, КЫЗЛАР ИЛЕ!
Сегодня у нас день Гимназии! В этот памятный день прозвучали поздравления по радио "Фатиха FM", состоялась радиопрезентация первого музыкального аудиодиска гимназии "Үз сүзебез, үз җырыбыз!", лучшим ученицам и классам были вручены премии имени Туфана Миннуллина. С праздником!
-
"Lady shop" интернет-кибетенә рәхим итегез! 22.10.2020
Гимназия бизнес-компаниясе оештырган "Lady shop" кул эшләре кибете онлайн режимда эшли башлады! Кызлар өчен бизәнү кирәк-яраклары белән кибетнең Инстаграмдагы битендә @lady_shop_kzn12 танышырга һәм заказ бирергә мөмкин. 2019 елның 28 гыйнварында "Lady shop" кибете беренче презентациясен уздырган булса, тиздән үзенең 2 еллыгын түгәрәкләргә ниятли. "Lady shop" - чын ледилар өчен менә дигән кибет! Озын толымлы кызларга - ташлама!
Магазин ручных работ "Lady shop", созданный бизнес-компанией гимназии, начинает работать в онлайн режиме! С продукцией магазина можно ознакомиться на страничке Инстаграм @lady_shop_kzn12! "Lady shop" - магазин для настоящих леди! Девушкам с длинной косой - скидка!