Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Алишевский камертон"да яңа җиңүләр! 10.12.2021

Композитор Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багашланган "Алишевский камертон" республика бәйгесендә Зарипова Зилә - 1 дәрәҗә лауреат, Мәрданова Мәликә 1 дәрәҗә дипломант булды! Кызларны һәм җитәкчеләре Сәйфуллина Айгөл Фәннүровнаны котлыйбыз! Яңа җиңүләр сезгә!
-
"Сабантуй" журналына иң күп язылучы класс ачыкланды! 08.12.2021

7 декабрьдә республикабызның популяр балалар журналы "Сабантуй"га иң күп язылучы классны бүләкләделәр! Җиңүчеләребез - 4 Б классы! "Әлеге класста укучылар барысы да "Сабантуй"га язылды. Бүген җиңүчеләрне журнал редакциясе тәбрикләде", - дип уртаклашты китапханәчебез Ләйлә Ягудовна Гайфуллина. "Сабантуй"лы булыйк!
-
ЙОЛАФЕСТ - 2021 07.12.2021

7 декабрьдә Гимназия көне кысаларында "Кызлы йорт - нурлы йорт" җырлы-биюле Аулак өй кичәсе гөрләде! Аулак өйләр татар халкында борынгыдан үткәрелгән. Аның күбесе кызлы йортта уздырылуы да күркәм, тирән мәгънәгә ия бер гадәткә әверелә. Кызлар төрле булган кебек, гимназиябезнең һәр сыйныф гаиләсе дә кабатланмас, гаҗәеп чыгышлар белән сокландырды! "ЙолаФест - 2021" нәтиҗәләре:
Башлангыч мәктәп: Гран-При - 3 Б сыйныфы, 1 урын - 3 А сыйныфы, 2 урын - 2 А, 2 Б сыйныфлары, 3 урын - 4 А, 4 Б сыйныфлары! Афәрин!
5-10 сыйныфлар: 1 урын - 7 А, 7 Б сыйныфлар, 2 урын - 6 Б, 8 А сыйныфлар, 3 урын - 5 А, 5 Б, 6 А, 8 Б сыйныфлары, "Киләчәккә өмет" номинациясе - 10 сыйныф! Котлыйбыз!
-
Айсылу Гайнанова - Әнвәр Хәйри укулары җиңүчесе! 06.12.2021

4-5 декабрьдә республикабызның Биләр каласында VI Республикакүләм "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә 9 сыйныф укучысы Айсылу Гайнанова 1 урынга лаек булды! Тәбриклибез!
-
Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда - башлангыч мәктәп укучылары! 06.12.2021

Гимназия көненә багышланган декада кысаларында башлангыч мәктәп укучыларына Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда мавыктыргыч экскурсияләр оештырылды! 5 сыйныф укучылары Гыйльметдинова Алисә, Ашит Диләрә, Зарипова Зилә, Нигъмәтҗанова Раида укучыларны драматургның тормыш юлы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, гимназия тормышына бәйле хатирәләре белән таныштырды. Гимназистларның "Музейга тагын киләбез!" дип, куанып китүләре сөендерде. Эстафетаны гимназиябезнең калган 3 музеена тапшырабыз! Музейлар комплексына рәхим итегез, дуслар!
-
1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка багышлау бәйрәме гөрләде! 03.12.2021

Гимназия көненә багышланган декада дәвам итә, дуслар! 3 декабрьдә гимназиянең Актлар залында беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка багышлау бәйрәме узды! Чарада әкият, мультфильм геройлары - Мальвина, Тылсымчы, Фиксик Симка белән күрешү, беренчеләр башкарган шаян җыр-биюләр, Гимназист антын әйтү, "Нур" балалар оешмасы сафларына кабул ителү, гимназия директоры З.Ш. Нәгыймова, әти-әниләр, Казан федераль университеты кунаклары тәбрикләве - барысы да мәртәбәле тантананың күңелле мизгелләре! Бәйрәм ахырында һәр укучыга "Нур" балалар оешмасы значоклары тапшырылды, Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"на сәяхәт оештырылды. Бәйрәм белән, ГИМНАЗИСТЛАР!
-
ЯҢА ҖИҢҮЛӘР! 02.12.2021

Яңа җиңүләр өстәлеп тора: 9 А сыйныфы укучысы Диләрә Сәләхиева Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестиваленда - 3 урын, 11 сыйныф укучысы Айгөл Капарова Л.Н. Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең инглиз теле секциясендә 3 урын яулады! Афәрин!
-
2021 елга йомгак ясалды! 30.11.2021

Бүген гимназиябездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының йомгаклау чарасы узды! Түгәрәк өстәлдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, башкалабыз администрациясе башлыклары, экспертлар, чакырылган кунаклар катнашты. Туган телле, бердәм һәм уңышлы булыйк!
Сегодня в гимназии состоялся круглый стол, посвященный итогам Года родных языков и народного единства!
-
Гимназия көненә багышланган декадага старт бирелде! 29.11.2021

29 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Гимназия көненә багышланган декада игълан итәбез, дуслар! Гимназия гаиләсен кызыклы чаралар көтә!
-
"Хәят" театр студиясе Гран-Прилы булды! 25.11.2021

Бүген республикабызның Халыклар Дуслыгы йортында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! Бу бәйгенең 2 нче этабына 100 театр коллективы сайланып алынды. Әлеге мизгелләрдә гимназиябезнең "Хәят" театр студиясенә Гран-При иясе дипломын тапшырдылар! Кызларыбыз театрның сәнгать җитәкчесе Сабирҗанов Алмаз Реваль улы сәхнәләштергән "Беренче театр" спектакленда уйнады. Уку елы дәвамында әлеге спектакль 3 Гран-При һәм Җиңүче дипломнарына ия булды! Котлыйбыз! Афәрин!








