Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Җиңүчеләребез! Наши победители! 24.02.2021

Рус теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашучылар һәм призерлар: Нәҗмиева Лилия (икеләтә призер), Гобәйдуллина Камилә (призер), Хәйруллина Алсу (призер), Сәгъдиева Диана (призерлыкка ике балл җитмәгән), Аббязова Дания (призер)! 4 призер әзерләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шагеева Светлана Вячиславовна һәм Нурмөхәмәтова Альбина Зөфәровнаны, кызларыбызны уңышлары белән тәбрик итәбез! Афәрин! Яңа җиңүләр сезгә!
Поздравляем призеров республиканской олимпиады по русскому языку и литературе! Молодцы! Новых побед вам!
-
Рус теле атналыгы! Неделя русского языка! 20.02.2021

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алып! Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты атналыгы старт алды!
В гимназии стартовала неделя русского языка и литературы!
-
Happy ENGLISH! 17.02.2021

Инглиз теле атналыгы мавыктыргыч концерт, актив укучыларны бүләкләү белән тәмамланды! Котлыйбыз!
Неделя английского языка завершилась увлекательным концертом, награждением победителей! Поздравляем!
-
Халыклар дуслыгы Фестивале - 2021! 16.02.2021

16 февральдә гимназия тарихында 5 нче тапкыр Халыклар дуслыгы Фестивале гөрләде! 2-10 сыйныф укучылары татар, рус, мари, чуаш, әзәрбайҗан, үзбәк, чегән, төрек, гарәп, итальян, чех, һинд, шотланд, куба халыкларының милли үзенчәлекләрен - тел, кием, ризык, гореф-гадәт, җыр-биюне берләштергән музыкаль тамаша күрсәтте! Елдан-ел Фестиваль тирәнәя, камилләшә, куәтләнә бара, иң мөһиме - гимназиядә укучы төрле милләт балаларын берләштерә! Яшәсен ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ!
-
Бүген җиңүләр көне! Сегодня день побед! 15.02.2021

Бүген - герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар моңы легендасы Илһам ага Шакиров туган көн. Шул уңайдан гимназиядә истәлекле дәресләр, "Муса Җәлил гамендә" күргәзмәсе, "Тәмлетамак" салатлар бәйгесе узды! Инглиз теле атналыгына старт бирелде! Рус теленнән республика олимпиадасында Нәҗмиева Лилия, Хәйруллина Алсу (10 А сыйныфы), Гобәйдуллина Камилә (7 А сыйныфы) ПРИЗЁР булдылар! Афәрин!
-
"Кызлар иле" газетасының яңа саны дөнья күрде! 11.02.2021

"Нур" балалар оешмасы активы "Актив года.2021" республика бәйгесенең беренче этабына 7 көндә 3 биремне (газета чыгару, капитаннарга эссе язу һәм "Актив года.2022" проектын булдыру) башкарып, Оештыру комитетына Түбән Кама шәһәренә хат юллады! Бәйге шартлары буенча, һәр команда ай саен биремнәр эшләп җибәрергә тиеш. Финал этабында 6 команда көч-акыл сынашачак! Әлеге бәйгегә республикабызның 231 балалар оешмасы гариза биргән. Шуларның 98е генә, "иләк" аша узып, "Ел Активы - 2021" исеменә дәгъва кыла. "Нур" балалар оешмасы командасына уңышлар!
-
Россия фәне көне белән! С Днём российской науки! 06.02.2021

8 февраль - Россия фәне көне! 3-5 февральдә гимназиядә Фән көннәре узды! 1-11 сыйныф укучылары кызыклы проектларын һәм фәнни тикшеренүләрен яклады. Россиядә фән атналыгы кысаларында, биология һәм химия укытучылары Г.Ф. Шаһвәлиева һәм А.И. Мәүлитова 5 нче сыйныфларда "Табигатьне өйрәнүче фәннәр дөньясына сәяхәт" чарасын оештырдылар. Россия фәне көне белән, дуслар!
8 февраль - День российской науки! 3-5 февраля в гимназии прошли Дни науки! Учащиеся 1-11 классов успешно защитили свои интересные проекты и научные исследования! В рамках недели науки в России, учителя биологии и химии Г.Ф. Шагвалеева и А.И. Мавлитова организовали мероприятие "Путешествие в мир естественных наук" для пятиклассниц. С Днём российской науки, друзья!
-
Ковидны туктатыйк! Остановим Ковид!
06.02.2021
.jpeg)
-
Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясенә гаризалар кабул итәбез! 03.02.2021

Быел Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен Оештыру комитеты 3 номинация буенча фәнни-иҗади эшләр кабул итә: "Кызыл тышлы дәфтәрдән" (журналистика), "Театр яктылыкка, нурга илтә!" (драматургия - "Туфан Миңнуллин сәхнәсе" темасына сәхнәләштерелгән өзек һәм пьеса язу), "Утырып уйлар уйладым" (укытучылар һәм китапханәчеләр өчен "Тәҗрибә" проектлар, сценарийлар, остаханәләр бәйгесе)! Гаризаларны 1 мартка кадәр көтеп калабыз! Нигезләмә сайтыбызның "Туфан Миңнуллин исемендәге конференция" бүлегендә!
С 13 января по 1 марта (включительно) принимаются заявки на участие в РНПК имени Туфана Миннуллина! С положением Конференции можно ознакомиться на нашем сайте в разделе "Туфан Миңнуллин исемендәге конференция"!
-
Диләрәбез - җиңүче! Наша Диляра - победитель! 01.02.2021

8 А сыйныфы укучысы Диләрә Сәләхиева татар теленнән республика олимпиадасы җиңүчесе булды! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Мәйсәрә Насртдин кызын һәм җиңүчебезне тәбрик итәбез! Афәрин!
Ученица 8 А класса Диляра Салахиева стала победителем республиканской олимпиады по татарскому языку! Наши поздравления победителю и преподавателю татарского языка и литературы М.Н. Валиевой! Молодцы!








