Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
“Алтын көз”
01.11.2016
“Алтын көз”күңел ачу бәйрәме.
Программа эчтәлеге:
-Мәктәпкәчә кадәр яшьтәге балаларның экологик кузаллаулларын үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес итеп тоту турында тәрбия бирү.
-Көзге урманның катлаулы организм икәнен аңлату,белемнәрен тирәнәйтү.
-Аларга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында балаларның белемен туплау.
-Әхлакый тәрбия дәрәҗәсен арттыру.
Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
-
Төркемендә проект эшчәнлеге «Икмәк – яшәү терәге»
26.10.2016
Бурычлар:vИпинең ничек итеп кешенең өстәленә килүе, икмәкне үстерү процессы турында балаларда беренчел күзаллау бирү;vМәктәпкәчә яшьтәге балага аңларлык итеп бөртекле үсемлекләрне үстерү үзенчәлекләре турында элементар экологик белемнәрен формалаштыру;vТөрле шартларда һәм туфракта орлыкларның үсүен күзәтү осталыгын һәм күнекмәләрен формалаштыру;vХезмәт нәтиҗәсен бәяләү өчен аның мөһимлегенә һәм кыйммәтенә, икмәк һәм иген игүчеләр турында үзләренең уй-фикерләренә нигезләнеп сөйләм-исбатлаү осталыкларын куллануны формалаштыру;vИкмәк үстерүгә бәйле булган һөнәр ияләренә, табигать дөньясына танып белү кызыксынучанлыгын үстерү;vЭштә ашамлыкларны (он, тозлы камыр, токмач әйберләре) кулланып иҗади сәләтләрен үстерү;vИкмәккә, бөтен бер табигатькә карата эмоциональ – уңай, сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
“Халкыбызның милли бизәкләре” (“Туган як”музеена экскурсия) 17.10.2016

“Туган як”музеена экскурсия
Безнең мәктәптә "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алганнар.Менә бездә балалар белән“Туган як”музеена юл тоттык
Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә,йолаларына,тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыю;
“Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.
-
"Табигать һәм балачак" 14.10.2016

-
Төркемендә проект эшчәнлеге«Икмәк – яшәү терәге»
03.10.2016
Балага икмәк игү процессы турында бербөтен күзаллауны эзләп табарга ничек булышырга, бу процесста зурларның хезмәт эшчәнлегенең мөһимлеген аңлап төшенеп җитәргә, икмәк - ул бик күп кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе булуы турында балаларны мәҗбүр итмичә нәтиҗә чыгарырга этәрү.
Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге зурлар төркеме балаларында танып белү, тикшеренү процессында һәм иҗади-сәнгать эшчәнлегендә фәнни – экологик белемнәрен формалаштыру.
-
Төркемендә проект эшчәнлеге «Икмәк – яшәү терәге»
03.10.2016
Балага икмәк игү процессы турында бербөтен күзаллауны эзләп табарга ничек булышырга, бу процесста зурларның хезмәт эшчәнлегенең мөһимлеген аңлап төшенеп җитәргә, икмәк - ул бик күп кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе булуы турында балаларны мәҗбүр итмичә нәтиҗә чыгарырга этәрү.
Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге зурлар төркеме балаларында танып белү, тикшеренү процессында һәм иҗади-сәнгать эшчәнлегендә фәнни – экологик белемнәрен формалаштыру.
-
Бездә авылыбыз өлкәннәрен сөендердек! 03.10.2016

Югары ушмы авылында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрелде. Мәдәният йортына җыелган өлкәннәребезне бездә бәйрәм белән котладык.
-
Бакчада өлкәннәр көне
30.09.2016
МАКСАТ:
Өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;
Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, аларга ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү;
Балаларның сөйләм, сәнгатьле уку, җырлау, бию күнекмәләрен үстерү;
Туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
ПРОГРАММА
I.Оештыру өлеше.
1.Әбиләрне каршы алу.
II.”Әбием-алтыным, минем иң якыным”дип исемләнгән әдәби кичә
-котлаулар;
-уеннар;
-чыгышлар(концерт номерлары-әбиләр һәм балалар катнашында)
III.Бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам итү.
IV.Йомгаклау,
-
“Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле”
14.09.2016
Максат: 1) Балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;
2) Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.
-
Сэламәтлек – безнен дустыбыз.
13.09.2016
Максатлар: 1) Балаларга чыныгу һәм анын әһәмиятен аңлату. Шәхси – гигиена әйберләре турында сөйләү.
2) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3) Балаларда чисталык, пөхтәлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.






