Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
Телефон: | |
E-Mail: | xasanowa.lilija1577@yandex.ru / 2689000003@tatar.mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 7 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
-
Торыгыз, тор, хуҗалар! Нәүрүз җитте, беләмсез? Нәүрүзчеләр килде сезгә, Ни сөенче бирәсез? 22.03.2014
БЕЗНЕҢ МӘКТӘПТӘ – НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ!!!
Яз җитү белән авылларда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү гадәткә кереп бара. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.
Быел Нәүрүз бәйрәмен мәктәп укучылары, авыл халкы белән билгеләп үттек. Иң баштан балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына ярма, йомырка, он, май җыйдык. Авыл халкының да күңелен күреп, яз килү белән котладык.
-
Хатын-кыз көне бүген, Әнием бәйрәме! 07.03.2014
Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
өегезгә иминлек алып килсен ! -
Чана-чаңгы шуу нинди күңелле! 28.02.2014
Ә безгә, балаларга, кышын бигрәктә рәхәт. Кар йомарлап атышабыз, җепшек кардан кар бабай, кар кызы ясыйбыз. Тимер-аякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Куртка җиңнәре бозланып ката. Бияләйләреңнән су тама. Алай да урамнан керәсе килми...
-
Ата-аналар җыелышы. 14.02.2014
Ата -аналарга ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттек. Тема:Сөйләм үстерү буенча йомгаклау шөгылье. Кыш (УМК кулланып
-
Ата-аналар җыелышы. Тема:"Гайлә,бала һәм тәрбияче". 14.02.2014
Тәрбияче Равия Адгаровна "Ата-ана ,бала һәм тәрбияче" дигән темага чыгыш ясады.
-
Көрәш буенча зур уңышларга ирешкән, Республикада яшь буенча беренчелекне яулаган егетебез Хакимов Данис буген бездә кунакта! 12.02.2014
-
Олимпиада уңаеннан ,бездә балалар белән мәктәпнең спорттагы уңышларын карадык! 11.02.2014
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел! 05.02.2014
Мәктәптә традицион оборона-масса эшләре айлыгы башланды. Ул Ватанны саклаучыларга багышлана һәм февраль ае буена дәвам итә. Әлеге чаралардан бездә калышмыйбыз. ОБЖ укытучысы Вагизов Ильфат Миннәхмәт улы Ленинград блокадасы турында чыгыш ясады.!
-
Бакчабыздагы туган як музее ! 01.02.2014
Туган як тарихын, төрле чорларда яшәгән кешеләр тормышын өйрәнү юлы белән патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү хәзерге заманда зур әһәмияткә ия.
-
Килегез, кил, кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар. Җимлеккә куныгыз, Көн дә кунак булыгыз! Җимнәр сиптек, тизрәк очып килегез! 31.01.2014