Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Батырлык дәресләре. 07.12.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авылыбыздан сугышка китеп безнең тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларыбызның исемнәрен нәни балалар күңеленә кече яшьтән үк кертеп калдыру максатыннан, без балалар бакчасында батырлык дәресләре үткәрдек. Мәктәпкә – “Туган якны өйрәнү” музеена бару безнең туган як һәм сугыш турында белемнәребезне арттырды. Музей җитәкчесе Ландыш Юсуповнаның сөйләгән һәр сүзен балалар тын да алмый, кызыксынып тыңлады. Ә үзләренең бабайларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәндә, аларда горурлану хисләре уянды. Сугыш… Бары тик биш кенә хәрефтән торган, без кинодан гына күреп белгән сугышның бик куркыныч икәнлеген аңлады балалар бу батырлык дәресләреннән.
-
Ата-аналар җыелышы 04.12.2015

4 нче декабрь көнне "Терроризмга каршы көрәш" темасына чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта участок инспекторы чыгыш ясады. Ул ата- аналарны илдәге вакыйгалар белән таныштырды һәм балаларыбызга карата нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Бакча мөдире террорга каршы көрәш - ул һәммәбезнең дә бурычы икәнен ассызыклады. Ана-аналарны бакча белән берлектә эшләргә чакырды.
-
«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» 27.11.2015

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек, Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз
Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү, балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
-
"День книги" 23.11.2015

Цели :
1. Развивать устойчивый интерес к произведениям детских русских писателей .
2. Способствовать становлению личности ребёнка через формирование его художественного вкуса, морально-нравственных качеств и развитие творческих способностей.
Задачи:
1. Развивать интерес к художественной литературе, формировать навыки устной речи.
2. Воспитывать языковое чутье, желание говорить правильно и красиво.
3. Совершенствовать умение декларировать стихи, слушать и понимать произведения, драматизировать и инсценировать.
-
«Рус милли мәдәнияте» атналыгы 23.11-28.11.2015 20.11.2015

«Рус милли мәдәнияте» атналыгы - ноябрь
-
«Халкыбызның хәзинәләре» 18.11.2015

Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле. Балалар күңелендә әби - бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту максатыннан, бакчабызда кечкенә генә музей булдырдык. Милли почмак аша балалар күңелендә зәвык, матурлыкны күрә белү сәләтен тәрбиялибез. Сөлгеләрнең сабантуй батырларына бирелгәнен, кызларның кич утырып төрле әйберләр чигеп, анда күңел серләрен төйнәгәннәрен һәм әлеге чиккән эшләнмәләр белән өйләрне бизәгәннәрен аңлатабыз. Балаларда егетләрнең чиккән кәләпүш, кызларның калфак киеп йөрүләре турында да күзаллау булдырырга тырышабыз. Шулай ук милли ризыклар турында да белемнәрен тирәнәйтәбез
-
«Мин көзләрне яратам” 03.11.2015

Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.
- Ата-аналар җыелышы 29.10.2015
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик!!! 01.10.2015

Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү. - Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбилар тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.
-
Бөтенроссия йөгерү көне !!! 27.09.2015

Бу спорт бәйрәме Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелә.
Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.






