Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
QR-коды для оценки качества условий предоставления услуг организацией 30.12.2026

QR-коды для оценки качества условий предоставления услуг организацией
-
2026 - Год единства народов России!
12.12.2026
2026 - Год единства народов России!
2026 год в Татарстане объявлен Годом воинской и трудовой доблести!
2026-Россия халыклары бердәмлеге елы!
2026 ел- Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы !
-
Эти -энилэргэ кинэшлэр! 30.06.2026

Әти - әниләр колагына!
Гаилә безнең һәрберебез өчен бик мөһим. Гаилә балаларны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Мин яшь әти- әниләргә үз балаларын яратуларын, ешрак иркәләүләрен, эшкә, бар нәрсәгә өйрәтүләрен, үз үрнәкләре, сүзләре, эшләре белән ярдәм итүләрен телим. Балалар бик тиз үсә. Кайбер вакыт ата- ана һәм балалар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгуы үкенечле була, ә бу очракта без еш кына үзебез гаепле булабыз. Әгәр сез хаксыз икәнсез, балалардан гафу үтенергә бер дә кыенсынмагыз.
Гадәттә балалар әти -әниләр белән горурланалар. Гаиләдә өстәл артына бөтен гаилә җыелса, нинди күңелле. Тормышыбызда шундый бәхетле минутлар күбрәк булсын иде.
Зирәк акыллы булыгыз, гаиләгезне, йортыгызны саклагыз! Аны ышаныч, өмет һәм сөю сакласын!
Тәрбияле әти -әниләр тирә- юньдәге барлык кешеләр (һәм үз балалары) белән әдәпле мөгаммәләдә булалар.
- Тәрбияле әти һәм әни беркайчан да ( сүз белән дә, эш белән дә) улының яки кызының дәрәҗәсен төшерергә тырышмый. Беркайчан да балага кычкырмый. Аның янында тупас сузләр әйтми. Тәрбия чарасы итеп бервакытта да тән җәзасын кулланмый.
- Әдәпле әти- әниләр балаларына юкка- барга кисәтү ясамыйлар. Мөмкин булган һәр очракта балаларның мөстәкыйльлелеген хуплап торалар.
- Андый әти- әниләрнең балаларына куелган таләпләре дә бердәм була. Әгәр аларның кайсы да булса берәрсе шушы вакытта икенчесенең шелтәсен хаксыз дип таба икән, ризасызлыгын, аның сәбәпләрен соңрак әйтә, бала янында тугел.
- Акыллы әти - әни баласын кимсетмәс өчен, аңа кисәтү ясаган да, яисә нәрсәдән булса да тыйганда, “син әле кечкенә”, “син әле моны аңламыйсың”, “башың яшҗ әле”, кебек сүзләр белән баланың кечкенәлеген сылтау итми.
- Балагы куясы таләпләрен әти - әниләр иң элек үзләренә куеп карасыннар. Шуңа күрә үз балаларына карата алар да әдәпле, игътибарлы булырга тиеш. Улына яки кызына “хәерле иртә”, “тыныч йокы”, “рәхмәт” кебек сүзләрене ешрак әйтергә кирәк. Шулай ук баланы эшләгән эше яки игътибары һәм кайгыртуы өчен мактарга онытмаска кирәк.
- Культуралы тәрбияле әти-әнинең таләпләре даими була. Алар балаларын әдәплелеккә әлләнигә бер, исләренә төшкән дә генә түгел, кагыйдәләрне аз – азлап катлауландыра барып, даими рәвештә өйрәтәләр.






