МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
« Күңелебездә Тукай мәңгелек»».Сыйныфтан тыш чара.
28.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 28 нче апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатын һәм аның язган шигырьләрен искә алу, шагыйрь турында яңа мәгълүматлар туплау, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан 5 б сыйныф укучылары белән « Күңелебездә Тукай мәңгелек»» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар шулай ук өйрәнелгән шигырьләре буенча рәсемнәр ясадылар. Соңыннан Г.Тукайның « И,туган тел..» җырын искә төшереп, бергә җырладылар.
26 нчы апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак кереп кала. Ул ватан һәм дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән.
Апрельне Тукай ае дип атыйлар. Чөнки ул апрель аенда туган һәм шул ук айда вафат булган. Ул нибары 27 ел гына яшәгән, әмма бик зур иҗади мирас калдырган. 10 меңнән артык шигырь юлы: 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре рус һәм башка милли телләрендә зур тираж белән нәшер ителә.Кыска, әмма рухландыручы иҗади ут белән тулы итеп шагыйрьнең тормышы татар халкы, бөек Россия һәм төрки дөнья тарихының киң күгендә якты, омтылучан, күп гасырлык милли мәдәниятебезне яктыртып барды. -
Защита итоговых индивидуальных проектов выпускниками начальной школы 4-х классов.
28.04.2023
Школьная жизнь - это не только уроки и классные часы, но и маленькие исследования, которые расширяют детский кругозор. Ежегодно учащиеся 4-х классов в апреле защищают свои исследовательские работы и проекты. Для ученика проект - это возможность максимального раскрытия своего творческого потенциала. Это деятельность, которая позволяет проявить себя индивидуально, попробовать свои силы, приложить свои знания, принести пользу, показать публично достигнутый результат. Это деятельность, направленная на решение интересной проблемы, сформулированной самими учащимися.
В целях обеспечения реализации ФГОС НОО 28 апреля 2023 года в Шугуровской СОШ им.В.П.Чкалова прошла защита итоговых индивидуальных проектов выпускниками начальной школы 4-х классов. Учащиеся 4-х классов представляли свои проекты на разные темы. Полноту раскрытия темы, актуальность проекта, доступность и значимость проблемы оценивала комиссия. Выступления были эмоциональны и выразительны. Нужно отметить то, что ребята выбрали очень интересные и актуальные темы для своих работ. Защита прошла удачно и сопровождалась мультимедийными презентациями, стенгазетой и демонстрацией собственных работ, макетов и костюмов учащихся по выбранной теме. Во время защиты проектов выступающим были заданы
вопросы, на которые ребята дали полные ответы, что подтверждает глубину изучения темы. В целом, комиссия положительно оценила проекты учеников и пожелала им успехов в дальнейшей исследовательской деятельности. -
Пробный ЕГЭ по математике.
28.04.2023
Тренировочные экзамены помогают выпускникам 11 классов проверить свои знания, узнать тонкости процедуры ЕГЭ, а также получить объективную оценку выполнения каждого задания, что позволит им вместе с педагогом проработать дефициты и качественно подготовиться к основному периоду ЕГЭ.
-
Защита итоговых индивидуальных проектов выпускниками начальной школы 4-х классов.
28.04.2023
Школьная жизнь - это не только уроки и классные часы, но и маленькие исследования, которые расширяют детский кругозор. Ежегодно учащиеся 4-х классов в апреле защищают свои исследовательские работы и проекты. Для ученика проект - это возможность максимального раскрытия своего творческого потенциала. Это деятельность, которая позволяет проявить себя индивидуально, попробовать свои силы, приложить свои знания, принести пользу, показать публично достигнутый результат. Это деятельность, направленная на решение интересной проблемы, сформулированной самими учащимися.
В целях обеспечения реализации ФГОС НОО 28 апреля 2023 года в Шугуровской СОШ им.В.П.Чкалова прошла защита итоговых индивидуальных проектов выпускниками начальной школы 4-х классов. Учащиеся 4-х классов представляли свои проекты на разные темы. Полноту раскрытия темы, актуальность проекта, доступность и значимость проблемы оценивала комиссия. Выступления были эмоциональны и выразительны. Нужно отметить то, что ребята выбрали очень интересные и актуальные темы для своих работ. Защита прошла удачно и сопровождалась мультимедийными презентациями, стенгазетой и демонстрацией собственных работ, макетов и костюмов учащихся по выбранной теме. Во время защиты проектов выступающим были заданы
вопросы, на которые ребята дали полные ответы, что подтверждает глубину изучения темы. В целом, комиссия положительно оценила проекты учеников и пожелала им успехов в дальнейшей исследовательской деятельности. -
Әдәби кичә. Милли төбәк шагыйрәләре белән җанлы очрашу кичәсе.
27.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 27 апрель көнне милли төбәк шагыйрәләре Канзафарова Дания, Ахметова Светлана, Шайдуллина Гөлфия апалар белән җанлы очрашу кичәсе уздырылды. Шагыйрәләрнең шигырьләре — эчкерсез, игелекле — беркемне дә битараф калдырмады. Алар үзләренең шигырьләрен — җиңел, мавыктыргыч итеп укыдылар. Очрашу матур һәм онытылмаслык эз калдырды.
Мондый чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә иде дигән теләктә калдык.
-
"Давылларда сыгылмас гөлләр". Музыкаль композиция.
27.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 27 апрель көнне Наилә Фаритовна, Ләйсән Фаритовна җитәкчелегендә, театральләштерелгән "Давылларда сыгылмас гөлләр"\"У войны не женское лицо" исеме астында Бөек Ватан сугышы чорын тасфирлаган музыкаль композиция күрсәттеләр. Бу чараны күз яшьләресез карарга мөмкин түгел. Укучыларның осталыгы, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, зәвыклыгы, сөйләм осталыклары беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачы тын да алмыйча, игьтибар белән тамашаны карады. Бу чара йөрәккә үтеп керде.
Давылларда сыгылмас гөлләр
Нәфис затлар, ир- ат түгелләр.
Холык-фигылләре кырысланган
Барысы да төрле, төрлеләр.Матур киләчәкне өмет итеп,
Кызлар киткән илен сакларга.
Яшьлек гомерләрен кызганмыйча,
Дошманнардан аны якларга.Ватан- ана аваз салу белән
Гимнастёрка киеп алганнар.
Кулларында булган автоматы
Ә күпләре...ә күпләре кайтмый калганнар.Хыяллары булган җиңеп кайту,
Уттан, судан алар курыкмаган.
Танк асларына ташланганнар,
Куркак җаннар анда булмаган.Һәйкәл булып калкып тора алар
Каһарманнар безнең йөрәктә.
Онытырга һич тә хакыбыз юк
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә,Бүләк булып килгән бүгенге көн,
Кадерләрен белеп без яшик.
Безнең бурыч бүген тырышып уку,
Сынатмабыз, диеп эндәшик(Шәйдуллина Гөлфия Вәлиевна)
-
Китап күргәзмәсе.«Г.Тукай әсәрләре».
26.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле атналыгы кысаларында 26 нчы апрельдә В.П.Чкалов исемендәге Шөгер гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен – Туган тел көнен зурлап билгеләп үттек.
Көн дәвамында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Туган тел көненә багышланган “Әткәм — әнкәмнең теле” исемле Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.
Тукай зур хөрмәткә лаек. Ул шагыйрь дә, мәгърифәтче дә. Аның күп кенә сүзләренә гаҗәпләнәсең. Яшьли үлеп китсә дә, Тукай халык, телне саклау турында алга карап фикер йөрткән. Шагыйрьнең бу фикерләре бүген генә түгел, киләчәктә дә яшәячәк.
Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яши, һәркем үз телен яратып, аның белән горурланып, аны сакларга тырыша. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. -
Тукай безнең белән. Сыйныфтан тыш чара.
26.04.2023
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көне билгеләп үтелә.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле атналыгы кысаларында 26 апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер гомуми белем бирү мәктәбендә, яраткан язучыбызның 137 еллыгы уңаеннан, күп кенә чаралар уздырылды. 5 сыйныфларда, укучыларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, уен-дәрес оештырылды. Балалар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; "Тукай геройлары " дигән викторинада катнаштылар. Уен барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны” уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре күңелдә горурлык һәм якты хис уята.
-
«Моңлы Тукай теле. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.
26.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 26 апрель көнне «Моңлы Тукай теле” дип исемләнгән сәгнатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Укучылар Габдулла Тукайның, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәгнатьлеукыдылар. Бәйге шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган презентация белән үрелеп барды һәм “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
КВН «ЗНАЮ ЛИ Я МАТЕМАТИКУ?»
26.04.2023
Учитель математики Зиатдинова Г.С.. в 7 «А» классе провела КВН «Знаю ли я математику?»
Цель :1. Повторить, систематизировать знания учащихся, способствовать развитию познавательного интереса к изучаемым предметам.
2. Закрепить навыки работы в группе, умения применять прием разделения труда и оказывать взаимопомощь.
3. Формирование чувства коллективизма и здорового соперничества, умения отстаивать свои взгляды.