Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17
-
"Май чабу" бәйрәме 01.03.2014
Егерменче февральдән Май чабу атнасына кердек. Бездә аны Масленица дип атыйлар. Май чабу атнасында керәшеннәр, өйдән-өйгә кереп, бәйрәм тәбикмәге белән сыйланганнар. Уңган киленнәр пешергән тәбикмәкләрнең чит-читләре түгәрәк булып, алар кояшны хәтерләткән. “Май чабу” бәйрәме бик борынгыдан килә.
Балалар бакчасында да “Май чабу” бәйрәмен билгеләп үттек, балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык, коймак белән сыйладык.
-
Әтиләр көне 22.02.2014
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барлык әтиләрне бакчага җыйдык. Балалар әтиләре хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Концерттан сон балалар белән әтиләр арасында ярыш оештырылды.
-
Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәләрен бел! 15.02.2014
Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәләрен бел” дигән чара узды. Әлеге чарада Кукмара районында фәнни-мәгарифне финанслау бүлекчәсе директоры Елена Яковлева, район мәгариф идарәсе белгече Фәния Муртазина катнашты. Балалар юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, җырлар башкардылар.
-
Нардуган котлы булсын! 25.01.2014
Балалар бакчасында “Нардуган котлы булсын!” дигән чара уздырдык. Анда әти-әниләр дә катнашты. Кичә барышында балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләдек, шигырьләр укыдык.
Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла. Нардуган йоласы Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм “Нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасын монголча “нар”(кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Әгәр бу шулай икән, нардуган, димәк, “кояш туган” дигән сүз булып чыга. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. “Нардуганга бармасаң, җитен булмый” кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:
Нардуган, Нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбарак булсын,
Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Игеннәрегез уңсын...
-
Чыршы, чыршы, без сине 11.01.2014
Балалар бакчасында узган Чыршы бәйрәменә балалар белән бергә аларның әти-әниләре, әбиләре дә килгән иде.
Балалар чыршы тирәсендә оештырылган әйлән-бәйлән уенында бик теләп катнаштылар, әкиятләрне сәхнәләштерделәр, Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 30.11.2013
Агымдагы елның 28 ноябрендә балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта сүз 2014 елдан бакчага ата-ана түләүләренең артуы, өстәмә компенсацияләр хакында барды. Барлык әти-әниләр дә өстәмә компенсация алу өчен тиешле документларны туплап район социаль яклау бүлегенә тапшырдылар.
-
Әнием, күз нурым! 23.11.2013
Әниләр көне уңаеннан “Чулпан” балалар бакчасында “Әнием, күз нурым” дигән бәйрәм узды. Әлеге чарага бакчага йөрүче барлык балаларның да әниләре чакырылган иде. Бәйрәмдә балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, бию буенча да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Шашка атналыгы 17.11.2013
Балалар бакчасында “Шашка атналыгы” узды. Балалар атна дәвамында шашка уйнарга өйрәнделәр, соңыннан кызлар һәм малайлар арасында ярыш оештырылды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 17.11.2013
Бакчага йөрүче балаларның сәламәтлеге һәрберебез өчен дә мөһим. Шуның өчен безнең иртәбез гимнастика ясаудан башлана. Шулай ук балалар йокыдан торгач та төрле физик күнегүләр башкаралар. Әти-әниләр белән дә сәламәтлек, көндәлек оежим, дөрес туклану турында әңгәмәләр уздырабыз.
-
Әкиятләр илендә 04.11.2013
Бакчада балалар белән “Әкиятләр илендә” дигән чара узды.