Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17
-
Әкиятләр илендә
22.10.2015
Бакчада узган “Әкиятләр илендә” дигән чарага башлангыч сыйныф укучыларын чакырдык. Балалар әкиятләр сөйләделәр, ярыштылар, әкият геройлары булып уйнадылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Өлкәннәр көне
01.10.2015
Өлкәннәр көнен балалар бакчасында ел саен зур хәзерлек белән уздырабыз. Быел да бәйрәмгә балаларның әби-бабайларын чакырдык. Өлкәннәр хөрмәтенә бик җылы сүзләр әйтелде. Балалар әби-бабайларына үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Уңыш бәйрәме
24.09.2015
Уңыш бәйрәмнә һәр бала тырышып әзерләнде. Алдан ук шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, театральләштерелгән тамашада катнаштылар. Әти-әниләр һәм балалар арасында ярыш оештырылды. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, дуслык җиңде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәм-томнар белән сыйланып дәвам итте.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме!
01.09.2015
1 сентябрь көнне Белем бәйрәмен билгеләп үттек. Әлеге чарага бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм күңелле узды.
-
9 Май бәйрәме белән! 09.05.2015
Барыгызны да 9 май - Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез. Күкләребез аяз, дөньялар имин булсын иде.
-
Бабам – горурлыгым 08.05.2015
9 Май бәйрәме алдыннан бакчада тантаналы чара уздырдык. Анда авылның бердәнбер ветеранын чакырдык. Балалар да үзләренең сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен алып килгәннәр иде. Ветеран балаларга сугыш турында сөйләде, үзенең хатирәләрен яңартты. Яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә ясалган һәйкәлгә венок куйдык.
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2015
1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән, дуслар. Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2015
Габдулла Тукайның туган көненә багышлап шигырь бәйрәме уздырдык. Һәр бала шигырьләр өйрәнгән, рәсемнәр ясаган иде. “Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 23.04.2015
Балалар бакчасында “Сәламәтлек – зур байлык!” дигән спорт чарасы узды. Анда әти-әниләр дә катнашты. Балалар һәм өлкәннәр арасындагы ярыш бик күңелле узды.
-
Юлда булсаң, бул өлгер! 15.04.2015
Балалар белән “Юлда булсаң, бул өлгер, юл йөрү кагыйдәләрен бел” дигән чара үткәрдек. Балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Театральләштерелгән тамаша да һәркемнең күңеленә хуш килде. Сорауларга җаваплар бирү, ребуслар чишү дә балаларның күңелләрендә озак сакланыр. Иң мөһиме – балалар катнашында юл фаҗигаләре генә була күрмәсен!