Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
| Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 7 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2015

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
-
Яңа ел белән! 31.12.2014

Балалар бакчасында “Яңа ел” бәйрәме узды. Балалар чыршы тирәсендә җырлап-биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе 06.12.2014

Балалар бакчасында “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән спорт бәйрәме узды. Анда балалар төрле спорт ярышларында катнаштылар.
-
Әнием, күз нурым 30.11.2014

Балалар бакчасында “Әнием, күз нурым” дигән чара узды. Анда балалар әниләр турында шиыгрьләр сөйләделәр, әниләренә бүләкләр ясадылар.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 22.10.2014

«Чулпан» балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме узды. Анда әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, көзге байлыкка багышланган табышмакларга җаваплар бирделәр.
-
Әкияттә-кунакта! 23.09.2014

«Чулпан» балалар бакчасында «Әкияттә-кунакта” дигән дәрес узды. Анда әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр, тәрбияче әзерләгән сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Барлык балалар да бердәм булып бакчага килделәр. Анда Белем көненә багышланган чара узды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 08.05.2014

Балалар бакчасында 9 май бәйрәме дигән кичә узды. Анда балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Авылның бердәнбер ветераны Николай Мортазов белән очрашу да күңелле, истә калырлык узды.
-
Тукай безнең күңелләрдә 27.04.2014

Балалар бакчасында “Тукай безнең күңелләрдә” дигән шигырь бәйрәме узды. Тәрбияче балаларга һәм аларның әти-әниләренә Тукайның балачагы, ул күргән авырлыклар, аның шигырьләр язуы турында сөйләде. Шулай ук Г.Тукайга багышланган презентация дә тәкъдим ителде. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Кәҗә һәм сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Тәгәри китте йомгагым 13.04.2014

Балалар бакчасында “Тәгәри китте йомгагым” дигән әкият бәйрәме узды. Әлеге чарага әти-әниләр дә чакырылган иде. Тәрбияче әкиятләрнең килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар белән бергәләп театральләштерелгән әкияттән өзек күрсәтелде.









