Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17
-
Китап - белем чишмәсе 27.03.2015
Балалар бакчасында “Китап – белем чишмәсе” дигән дәрес узды. Анда тәрбияче балаларга китаплар килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Балалар язучыларының яңа китаплары белән танышты. Дәрес призентация, рәсемнәр карау белән үрелеп барды.
-
Кошлар килде 20.03.2015
Балалар бакчасында “Кошлар –безнең дусларыбыз” дигән чара узды. Кичәгә балаларның әти-әниләре чакырылган иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр.
-
Әнием, кадерлем! 06.03.2015
Балалар бакчасында “Әнием, кадерлем” дигән бәйрәм чарасы узды. Анда балаларның әниләре һәм әбиләре катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар газиз кешеләренә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
23 февраль - Әтиләр бәйрәме! 20.02.2015
Балалар бакчасында “Әтиләр бәйрәме” узды. Анда барлык әтиләр чакырылган иде. Балалар әтиләре хөрмәтенә матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Чара спорт уеннары белән дәвам итте.Анда балалар һәм әтиләр командалары катнашты. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Шырпы уенчык түгел! 16.02.2015
Балалар бакчасына рәсми эш визиты белән Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов килде. Ул бакча хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәргәннән соң, балаларга янгын куркынычсызлыгы, шырпы белән уйнауның ниниди аяныч хәлләр китереп чыгаруы турында сөйләде.
-
Әдәп төбе матур гадәт 06.02.2015
Балалар белән берлектә “Әдәп төбе матур гадәт” дигән чара уздырдык. Анда тәрбияче балаларга өстәл артында, кунакка баргач, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар әдәплелек турында шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чара рәсемнәр карау, сорауларга җаваплар бирү белән үрелеп барды.
-
Без спортны яратабыз 28.01.2015
Балалар бакчасында “Без спортны яратабыз” дигән спорт бәйрәме уздырдык. Анда балалар һәм әти-әниләр катнашты. “Күңелле стартлар” уенында балалар командасы җиңү яулады.
-
Качману бәйрәме белән! 19.01.2015
Яңа календарь буенча 19 гыйнварда Качману бәйрәм ителә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Качмануны икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр икән. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: “Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый”. Ә инде Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2015
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
-
Яңа ел белән! 31.12.2014
Балалар бакчасында “Яңа ел” бәйрәме узды. Балалар чыршы тирәсендә җырлап-биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.