МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Лагерь көндәлегеннән
27.06.2014
Бүген безнең укучылар кызыклы сәфәргә чыктылар - Буа шәһәренә күңел ачырга бардылар. Иң элек "Арктика" боз сараенда шугалакта шудылар, аннан соң бассейнга су коенырга керделәр. Әлеге сәфәр укучылар күңелендә озакка сакланыр әле.
-
Лагерь көндәлегеннән
26.06.2014
Бүген безнең "Чишмәкәй"дә "Әкиятләр дөньясы" на сәяхәт оештырылды. Көн дәвамында, әкиятләр турында КВН, "Һәр рәсемдә әкият" дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Әлеге көнгә нәтиҗә ясап, ике команда "Өч кыз", "Доктор Айболит", "Кәҗә бәтиләре" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Таң атмады бүген...
22.06.2014
Бүгенге көн, Совет илендә яшәүче һәркемнең күңелендә канлы хәрефләр белән язылып сакланадыр мөгаен. 1941 елның матур җәй иртәсендә немец фашистлары туган илебез туфрагында шакшы эзләрен калдыра. Әлеге датаны без дә - бүгенге Рәсәйдә яшәүчеләр дә онытырга тиеш түгелбез. Әлеге уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар оештырыла, мәсәлән, "Чишмәкәй" лагерена йөрүче балалар сугыш ветераны Газулла абый Хәмидуллин янына очрашуга барып, ветеранның сугыш башланган көн һәм сугыш турындагы хатирәләре белән кызыксындылар. .
-
Лагерь көндәлегеннән
21.06.2014
Бүген безнең "Чишмәкәй" дә "Китап көне" булды. Тәрбияче Алинә апалары белән укучылар авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Лилия Калимуллина балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Китапханәгә даими йөреп иң күп китап укучы баланы билгеләделәр, ул - 2 нче сыйныфны тәмамлаган Сибгатуллина Язилә булып чыкты.
-
Лагерь көндәлегеннән
17.06.2014
"Шундый рәхәт, лагерь җәй буе эшләсен иде....", "Көн озынлыгы сизелми дә", "Безнең тәрбияче апалар -СУПЕР!" - бу безнең "Чишмәкәй" лагеренә йөрүче укучыларның сүзләре. Чыннан да, балаларның ихластан әйтелгән сүзләренә ышанмый мөмкин түгел, берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар үтә бит биредә. Бүген Гүзәл апалар Габидуллина балаларны "Туган як буенча" дигән географик викторинага җәлеп итсә, Лилия апалары Хәйретдинова лагерь беренчелегенә төрле төрдәге спорт ярышлары оештырды.
-
Лагерь көндәлегеннән
15.06.2014
"Чишмәкәй"дә үткәрелә торган чаралар төрледән - төрле, бик кызыклы. Бүген без "Жизнь без наркотиков" исемендәге Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Башта "Наркотиклар турында нәрсә беләбез?" дигән темага сөйләштек, аннан соң "Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр ясадык. Рәсемнәребездән күргәзмә оештырдык. Әлеге чараны тәрбияче апабыз Насретдинова А.Г. оештырды.
-
Бәрәңге чүбен утадык
14.06.2014
Кичә мәктәп бәрәңгесенең чүбен утап чыктык. Ярдәмгә исә, укучыларыбызның кадерле әниләрен чакырдык. Бик зур рәхмәт сезгә, Әниләр.
-
Лагерь көндәлегеннән
13.06.2014
Безнең "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагерендә һәркөнне төрледән-төрле, кызыклы чаралар планлаштырылган. Балалар әлеге чараларга бик теләп әзерләнәләр һәм җаваплы карыйлар. Бүген бездә "Гаҗәеп үзгәрешләр" дигән конкурс узды. Әлеге чараны тәрбияче Хәйретдинова Л.Р. оештырды. Балалар әлеге чарадан бик кәнагать калдылар.
-
Җәйге лагерь башланды
09.06.2014
Бүген, мәктәп каршындагы "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере 20 бала өчен үзенең ишекләрен ачты. Балалар беренче көнне үк 2 командага- "Хыял" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп ярыша башладылар. Укучыларның күңелен күрү өчен лагерьдә 7 мәктәп хезмәткәре эшли.
-
Сабантуй
08.06.2014
"Салават күпере" вокаль ансамбе кызлары районда - төп мәйданда һәм Куш-күл авылында уздырылган сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясадылар. Халык аларның чыгышын бик җылы кабул итте.