МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хәрби- спорт уены "Аҗаган"
28.02.2015
Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" хәрби-спорт уены оештырылды. Әлеге уенның быелгысы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. 5-9 нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп көчләрен сынадылар. Ярышларның бер өлеше- ГТО нормалары тапшыру һәм эстафета мәктәпнең спорт залында үтте, ә маршрут буенча флаг эзләү һәм погон алу ярышлары урамда оештырылды. Әлеге уен укучыларга бик ошады.
-
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы
26.02.2015
Бүген мәктәп планы нигезендә 9 нчы сыйныфта "ТДИ. Укучыларның имтиханнарга әзерлеге" дигән тема астында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта ата-аналарга имтиханнарны үткәрү тәртибе, үзенчәлеге турында сөйләнде. Шулай ук, укучыларның шушы көнгә кадәр эшләнгән имтихан эшләренә анализлар ясалды, бланк тутыру тәртибе һәм КИМнар белән таныштырылды.
-
"Солдатта булган диләр"
26.02.2015
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Әлеге айлыкка планлаштырылган чараларның чираттагысы -"Солдатта булган диләр" темасына проектлар конкурсы бүген үтте. Әлеге проект өчен укучылар үз гаиләләрендә хәрби хезмәткә барып Ватан алдында бурычын үтәп кайткан туганнары - әтиләре, бабалары, абыйлары турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
25.02.2015
Мәктәп планы буенча һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбызда яшәүче сугыш ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп кайттык. 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы белән Заһидуллин Зиннәт абый янында булдылар. Зиннәт абый укучыларга Курск дугасы янындагы сугышта катнашуын, анда үз күзе белән күргән мәхшәрләрне тасвирлап бирде. Ветераннарыбызның барысы да укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, рәхмәт әйттеләр.
-
Китапханәдә кунакта
25.02.2015
Бүген,1 һәм 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мөхетдинова Алсу Назым кызы белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Лилия Кәлимуллина укучыларга китапларның ничек урнаштырылуын күрсәтте. Яңа китаплар, рус телендә басылучы "Путешествие в сказку" журналы белән таныштырды. 1 нче сыйныф укучылары күңелләренә хуш килгән китапларны күп итеп яздырып алдылар.
-
Республиканская олимпиада по русскому языку
24.02.2015
С 21 по 23 февраля ученица 9 класса Шамсутдинова Ильзира участвовала в республиканской олимпиаде школьников по русскому языку. Всего участников из республики было 55. Ильзира на 25 месте. Мы поздравляем её и учительницу русского языка Хасанову Эльмиру Галимулловну.
-
Туган тел көне
21.02.2015
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан бүген безнең мәктәптә "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!" исеме астында туган тел көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Мәкальләрнең дәвамын әйтү ярышында катнаштылар. Барлык чаралар да туган телгә багышланган җырлар белән чиратлаштырып барылды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы һәм музыка укытучысы Габидуллина Лютция Әгъзам кызы оештырды.
-
Конкурс чтецов "Живая классика"
21.02.2015
Вчера, 20 февраля, в нашей школе прошел школьный тур Всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". В нем приняли участие 14 учащихся 6 - 7 классов. Победителю школьного тура предстоит выступить в районном туре.
-
Волейбол ярышы нәтиҗәләре
18.02.2015
Кичә, Колангы төп мәктәбе базасында 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында волейбол ярышларының финалы үтте. Әлеге ярыштан безнең мәктәпнең кызлар командасы 3 нче урын яулап кайтты. Кызларга һәм физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улына рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа уңышлар теләп калабыз!
-
Муса Җәлилнең 109 еллыгы
14.02.2015
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып..." исеме астында, бүген безнең мәктәптә, Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең 109 еллыгы билгеләп үтелде. Бу кичәдә, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрьнең балалар өчен язган, тоткынлыкта иҗат ителгән шигырьләрен укучылар укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Әлеге кичә укучылар күңелендә әле озак сакланыр.