МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
12.02.2015
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә план буенча төрле чаралар үткәрелә. Бүген, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Солдат шинеле җырлары" дип исемләнгән патриотик җырлар конкурсы узды. Әлеге чарага һәр сыйныф бик җитди әзерләнгән иде: җырлары да дөрес сайланган, башкару осталыгы да һәркемнең күңеленә һуш килердәй. Әлеге чараны оештыруда зур өлеш керткән музыка укытучысы Габидуллина Лютц ия Әгъзам кызына һәм сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!
-
"Россия чаңгы юллары-2015"
09.02.2015
Быелгы елда, Россиянең 71 регионында үткәрелүче "Россия чаңгы юллары -2015" Бөтенрусия акциясе Сочидагы Олимпия уеннарының 1 еллыгы уңаеннан оештырылды. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык, укучылар һәм укытучылар коллективы чаңгыга басып кышкы табигатькә экскурсиягә чыктык.
-
Әлифба бәйрәме.
06.02.2015
Бездә бүген зур бәйрәм! 1 нче сыйныф укучыларының тәүге җиңүләре- Әлифбаны тәмамлау бәйрәме. Сыйныф җитәкчеләре Мөхетдинова Алсу Назым кызы әлеге чараны укучыларга, аларның әти-әниләренә һәм килгән кунакларга күңелле булсын өчен, кызыклы итеп һәм күп көч куеп әзерләгән. Терекөмеш бөртекләредәй - 5 укучы, үзләренең аеруча актив, кызыксынучан һәм максатчан булуларын дәлилләделәр. Үзләре хисчән балалар да әле, әлифба белән хушлашасылары килмичә ахырдан елап та алдылар. Менә шундый үзенчәлекле балалар укый бездә!
-
ГТО ("Готов к труду и обороне")
05.02.2015
Мәктәптә Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы- ГТО нормаларының кышкы сессиясен тапшыру дәвам итә. Февраль аена 1,2,3 һәм 5 километрга чаңгыда йөгерү һәм пневматик винтовкадан ату нормаларын тапшыру каралган.
-
Волонтерларыбыз ярдәм итә...
04.02.2015
Бу көннәрдә буран тынмыйча дулый.Буран үзе күңелле булса да, артыннан эше күп шул. Йорт тирәләрен кардан чистартырга кирәк. Моңа бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ булган әби- бабайларыбыз борчыла. Әмма борчылырга урын юк! Безнең мәктәптә бит волонтерлар бар. Менә бүген дә алар үзләре шефлык иткән әби-бабайларына барып йорт тирәләрен кардан арындырып кайттылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
03.02.2015
Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар план буеча үткәрелеп килә.Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла. Бүген 2 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызы белән берлектә тыл ветераны Хисамова Гөлсинә апаның өенә очрашуга бардылар. Гөлсинә апа укучыларга сугыш вакытында күргән михнәтләрен күз яшьләре аша сөйләде. "Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп, рәхәтләнеп укыгыз....", дип матур теләкләр теләп озатты ул укучыларны.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе-2015"
30.01.2015
Бүген Кайбыч урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе -2015" конкурсының муниципаль зона этабы узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән, 4 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы катнашты. Ул "Тынычлыкның кадерен белик" дигән темага сыйныф сәгате уздырды, четерекле педагогик ситуациядән чыгу юлын эзләп уңышлы чыгыш ясап кайтты. .
-
Ачык дәресләр дәвам итә
29.01.2015
Мәктәп планы буенча ачык дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген шуның чираттагысы үтте. 6 нчы сыйныфта рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна рус теленнән ачык дәрес уздырды. Дәрестә сингапур методикасы структуралары һәм ФГОС элементлары кулланылды.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
28.01.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп планы буенча атна саен төрле чаралар үткәрелеп килә. Әлеге чараларда нәни укучыларыбыз да катнаша. 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары сугыш темасына төрле поделкалар ясыйлар. Мәңгелек ут, канәфер чәчәкләре, Георгий лентасы бәйрәмнең төп символлары. "Безнең поделкалар гади, ләкин үлгәннәрнең истәлегенә хөрмәт билгесе", ди укучыларның сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы.
-
Конкурстагы җиңүебез
26.01.2015
Милли төбәк компоненты юнәлешендә "Балачак адресы-Кайбыч районы" районкүләм поделкалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. "Аппликация" номинациясендә 1 нче сыйныф укучысы Гирфанова Газизә 1 нче урын яулады. Төрле төстәге салфеткаларны бөтереп ябыштырып эшләнгән әлеге эшен Газизә "Туган ягым табигате" дип атады, аңа әлеге җиңүне яуларга әти-әнисе һәм әлбәттә сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы ярдәм итте.